Ураза гаете мөбарәк булсын!

img_6622Бисмиллаһи Рахманир Рәхим! Хөрмәтле дин кардәшләрем! Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Региональ Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үземнән Рамазан ае тәмамлану һәм Ура­за гаете җитү белән тәбрик итәм.

Изге Рамазан аенда ураза тоту — кешелек дөньясының рухи байлыкка омтылышын күрсәтә, тән пакьлеге һәм җан камиллегенә, шәфкатьлелек һәм мәрхәмәтлелеккә өнди.

Шушы изге көннәрдә үзе­гезгә һәм якыннарыгызга сәла­мәтлек, бәхет телибез. Барчагызга да Аллаһы Тәга­ләнең ярлыкавы һәм ярдәме тисен иде.

Әй мөселманнар! Рамазан шәриф аенда Гайдел-фитыр намазына кадәр үзегез өчен һәм сабый балаларыгыз өчен фитыр садакасы  бирү важиб булыр. Фитра садакасы ярлы һәм гади кешеләргә — 100, байларга — 600 сум микъдарында билгеләнгән.

Ураза тотмаган һәм дә каза кыла алмаган сырхау кешеләргә калган уразалары өчен фидия бирү, яисә һәр көнне бер мескенне ашату важиб булыр. Бер көн өчен фидиянең микъдары — 100 сум. Мисалга, кеше 29 көн буе ураза тотмаган икән, 2900 сум фидия садакасы бирергә тиеш була.

Зәкят нисабы быел 220 000 сум. Шушы кадәр малы булган акчалы кеше бай булып санала.

Газиз дин кардәшләрем! Җәнабел Хак барчаларыбызга да тәүфыйк-һидият, күркәм әдәп-тәрбия, яхшы әхлак бирсә иде. Һәркайсыбызга Аллаһы кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә, камил иман белән дөньядан үтәргә насыйп булса иде.

Талип хәзрәт Яруллин, региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти.

 

Просмотров: 1468

Комментирование запрещено