Техник фәннәр кандидаты, космик ракеталар конструкторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дуслык” ордены, “Самар җиренә игелекле хезмәт күрсәтү өчен” күкрәк билгесе һәм күпсанлы медальләр һәм исемнәр белән зурланган Самар өлкәсенең беренче Халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВка – 80 яшь!

Ильгиз-Колючев.Автор-Аняс-Мингалеев-1Хөрмәтле Илгиз Исмәгыйль улы!

Сез озын һәм гыйбрәтле тормыш юлы үтеп, галәмгә космик кораблар очырдыгыз, Самарда “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле оештырып, гомерегезне аның эшчәнлегенә багышладыгыз, үткән гасырның туксанынчы елларында оешкан “Туган тел” җәмгыяте эшләрендә дә актив катнашып, беравык аның президенты да булып тордыгыз. Сездән башка Самар өлкәсенең милли тормышын күз алдына китерүе дә кыен. Әле дә, олы яшегезгә карамастан, мәш килеп, ансамбльнең 50 еллыгына әзерләнеп йөрисез.

Илгиз абый! Без Сезне шушы зур һәм матур юбилеегыз белән котлап, киләсе тормышыгызда да шундый ук актив, эшчән, милли җанлы, абруйлы милләттәшебез, сөекле ир, ата һәм бабай булып калуыгызны телибез! Тормышыгыз сәламәтлек һәм яшьлек дәрте белән сугарылсын, тынгысыз иҗади тормышыгыз озак елларга сузылсын, “Ялкынлы яшьлек” ялкыны күңелегезне җылытып торсын, балаларыгыз һәм онык­ларыгыз арасында пар канатлы булып, бәхеттә һәм шатлыкта әле тагын озак еллар яшәргә насыйп булсын!

“Ялкынлы яшьлек” ан­самбле коллективы, өлкә “Ту­ган тел” татар җәмгыяте, өл­кә һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләре, региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы, өлкә “Бердәмлек” татар газетасы.

* * *

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әтиебез, бабабыз, туганыбыз!

Сине юбилеең — 80 яшь тулу көнең белән котлап, хәерле гомер, гаилә бәхете белән яшәвеңне телибез. Аллаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде. Алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын.

Күңелеңә җыйган яхшылыклар

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Туар таңнар алып килсен сиңа

Сәламәтлек, бәхет, шатлыклар.

Тор­мыш иптәшең Асия, балаларың Илдар, Гүзәл гаи­лә­ләре белән, апаң Луиза һәм Оренбургта, Мәскәү­дә, Толь­яттида яшәүче туганна­рың.

 

* * *

Кадерле дустыбыз!

Чын күңелдән сине юбилейлы туган көнең белән тәбриклибез! Халкыбызга күр­сәткән олы хезмәтең белән горурланабыз, хөрмәт итәбез, алдагы гомерләребездә дә шулай бер-беребезне зурлап, кадерләп, ярдәмләшеп яшәсәк иде. Самар татарлары өчен изге эшләреңне дәвам итәргә, яшь буынга сәнгать серләрен аңлатып, остаз буларак, тагын да зур уңышларга, дәрәҗәләргә ире­шергә Ходай насыйп итсен. Гаилә бәхетенә төренеп, үткән матур тормышыңа шатланып, пар канатлы булып яшәүдән дә зуррак бәхет юктыр. Сәламәт бул, якын дустыбыз!

Управленческий бистәсен­дә яшәүче барлык милләт­тәшләрең исеменнән Рәфыйка Хисаметдинова.

Просмотров: 666

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>