Рөстәмгә күптән түгел генә җиде яшь тулды. Ул гаиләләрендә уртанчы бала. Олы апасы Айгөл зур инде. Ул быел мәктәпне тәмамлый. Ә Рөстәм әле укырга быел гына бара. Сөмбел исә бөтенләй кечкенә. Аңа бары тик дүртенче яшь китте.
Рөстәм кайвакытларда үзен кимсенгән кебек хис итә. Әнисе, улына караганда, кызларын артыграк күрә шикелле. Алай булмаса, сораган уенчыкны Рөстәмгә шундук алып бирер иде, мөгаен.
Айгөл апасының чыгарылыш кичәсенә бәйрәм күлмәге алырга барганда, әниләре аларны да иярткән иде. Улының уенчык КамАЗ машинасына күзе төште һәм шуны бик тә алдырасы килде. Тик әнисе: “Балакаем, болай да өйдә машиналарың күп. Син инде хәзер зур, тиздән мәктәпкә барасың!” — дип кырт кисте. Рөстәм елап та карады, тик файдасы булмады. Менә Сөмбел шыңшый башлау белән аңа зәңгәр күзле Барби курчагы алып бирделәр. Айгөл апасына да шундый матур, кәләшнеке сыман күлмәк алды. Рөстәмгә генә: “Улым, сиңа икенче килүебездә күп итеп әйберләр карарбыз. Өс-башыңны яңартырга, китап-дәфтәрләр дә алырга булыр”, — диде дә шоколад конфеты сузды. Улы, канәгатьсезлек белдереп: “И, әни, яраттың инде кызларыңны! Алар бит барыбер иртәме-соңмы кияүгә китәчәк, күрше тавыклары гына алар. Ә менә мин картайган көнеңдә синең караучың, яныңда кала торган малаең. Яратмыйсың син мине!” — диде.
“И-и-и, улым! Кулыңдагы өч бармагыңны тешләп кара! Өчесе дә бертигез авыртамы? Менә мин дә өчегезне дә, бертигез яратам”, — дип, турсайган улы алдында акланды әни кеше. Әмма Рөстәм, әллә әнисе әйткән сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп җитмәде, әллә аны бөтенләй тыңларга теләмәде. “Кайсы бармагыңны ничек тешлисең бит!” — дип җавап кайтарды.
Ә теге матур машина күңелен кытыклап, күз алдында басып тора һаман. Зурлар гына һич аңларга теләмиләр! Рөстәмнең кадерен белмиләр, юк-барга шелтәлиләр! Аны яратмаулары хактыр инде!
И бала, бала! Ничек инде ана үз баласын яратмасын ди?! Баласы сораган, күргән һәрбер әйберне кайдан алып бетерсен соң ул?! Аңламый шул кечкенә лачыны ана кешенең мәшәкатьләрен!!!
Кадерле улкаена шушы машинаны ала алмаганына үзәге өзгәләнмәде, дип уйлыйсызмы? Ике мең сумлык уенчыкны алырга мөмкинлеге юк шул аның. Олы кызының укып бетергәнен дә истә тотсаң, акча түгәргә урыннары болай да күп. Кечтек кызы да уенчык сорап күз яшьләре түгә башлагач, 50 сумлык кечкенә курчак алмый чарасы калмады әнисенең…
Рөстәм, зур үскәч, үзе дә ата булырга хыяллана. Әти булгач, малайлар гына алып кайтачагына чын күңелдән ышана ул. Кызлар бер дә кирәкми аңа. Үзләре елак, үзләре куркак. Апасы белән сеңелесе дә аңа бик җиткән. Рөстәмгә иптәшкә бер малай алып кайтмаганнар шунда. Энекәш сорап нихәтле ялынды әнисенә Рөстәм. Аның саен әнисе: “Мин барганда малайларны алып бетергәннәр, анда гел кызлар гына калган иде. Күр, сиңа нинди матур сеңел алып кайттым ич! Югыйсә араларыннан иң матурын сайладым”, — дип юатуын гына белде.
Аңа нәрсә? Ул бит аның белән уйнамый. Көнозын Сөмбел тирәсендә, билгеле, абый кеше кайнаша.
Их, энесе булсамы?! Рәхәтләнеп бер уйнарлар иде, ичмасам! Барлык машиналарын, пистолетларын, солдатларын бүләк итәр иде үзенә. Ә сеңел нәрсә? Аның белән кызык түгел. Иркенләп бер сугышып та, атыш-атыш та уйнап булмый. Әкрен генә төртсәң дә: “Абый миңа сукты, обижать итә”, — дип йә әбисенә, йә әнисенә әләкләргә чаба. Рөстәм әнисенең беркайчан да малай алып кайтмаячагына тәмам инангач: “Әйдә, Сөмбелне энекәшкә алыштырыйк әле. Бик матур булмаса да ярый!” — дип сорый башлады. Әнкәсе генә тыңламый, алыштырырга уенда да юк. Яратмыйдыр инде газиз улын. Югыйсә, кечкенә кызчыгына алып кайткан ак сандалие ярамагач, икенче көнне үк алыштырып, ал төслесен алып кайтты. Бәләкәй Сөмбелне бөтенесе иркәли, ярата, аңа ни теләсә, шуны эшләргә ярый. Мәсәлән, кичә ул әнисенең яраткан вазасын чәлперәмә китергән иде. Сеңелен әллә ни орышып җәфаланмадылар. Ә менә Рөстәм әбисенең чәй эчә торган бердәнбер касәсен ялгыш төшереп ваткач, гауга купты. Әй эләкте үзенә! Өйдән чыгып кач инде менә. Кайвакыт Сөмбелне “сатып” җибәрәсе килә Рөстәмнең. Күрше Гөлшат апасы аларга кергән саен: “Рөстәм, сеңелеңне сат миңа! Минем кызларым юк, сезнең Сөмбелегезне генә алып китәрмен мин. Рөхсәт итәсеңме?” — дип бәйләнә. Юк, аңа бирергә риза түгел малай. Гөлшат апасы усал ул. Сеңелкәшен гел орышып торыр, кыерсытыр төсле. Әнә, Рөстәмнең күрше Шәмси бабай бакчасына алма урларга кергәнен күргәч тә, ничек ачуланды. Кай арада әнисенә җиткергән диген?! Ә әнисе, әлбәттә, әтисенә әйткән. Әтисе Рөстәмнең колагын шундый каты итеп борды. Хәзер дә авыртып тора әле.
Юк, Сөмбелне ул Сания апасына сатыр, мөгаен. Бәлки, сатмый гына бүләк тә итәр әле. Ул менә әйбәт. Аларга конфет-прәннексез килгәне юк. Вәт аларда сеңеленә рәхәт булачак! Гел тәмле-томлы гына ашап ятар…
Уйлап карасаң, барыбер кызлар өстенлек тота гаиләдә. Әнә апасы кич утырырга, биюләргә йөри. Ә Рөстәм, имеш, кояш офыкка керүгә үк йокларга ятарга тиеш. Менә бүген дә иртә ятты Рөстәм. Көндез булган хәлләрне уйлый-уйлый, бердәнбер малай булуы белән бик тә горурлануын исенә төшерде. Әнисе: “Балакаем, син тырыш, акыллы бул! Онытма, син бит безнең нәселнең дәвамчысы!” — дип һәрвакыт әйтә килә. Әтисе дә аңа зур ышаныч белдерә, чөнки киләчәктә кызлары түгел, ә улы Фәйзуллиннар фамилиясен дәвам итәчәк! Ярар, калсын инде Сөмбел, дигән уйлар белән малай йокыга талды.
Зилә МӨДӘРРИСОВА.
КОНТЕКСТ:
Диләрә — матур кыз (Денис авылында туып-үскән Зилә Мөдәррисова хикәясе)
* * *
В Лениногорске состоялась презентация книги уроженки села Денискино
* * *
Тәүлектә егерме дүрт сәгать…
Просмотров: 1263