Рустам Минниханов поздравил татарстанцев с праздником Ураза-байрам / Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте

2184Президент Татарстана Рустам Минниханов поздравил жителей республики с наступившим праздником Ураза-байрам. Он отметил тесную связь праздника с духовными и культурными традициями татарского народа и пожелал счастья и благополучия всем татарстанцам. Об этом сообщает пресс-служба Президента РТ.

«В нашей многонациональной республике празднование Ураза-байрама имеет тысячелетние корни, самым тесным образом переплетаясь с древними культурными и семейно-бытовыми традициями татарского народа. С добрыми поздравлениями и благопожеланиями в адрес мусульман неизменно обращаются христиане и представители других религий, укрепляя нас в общем стремлении к благу и процветанию родного Татарстана», – отметил в своем обращении Рустам Минниханов.

Он добавил, что в этот праздник в мечетях по всей республике особое значение приобретают призывы к единению, благоразумию и состраданию. Напомнил Минниханов и о доброй традиции проведения многолюдных ифтаров, детских праздников, благотворительных и культурно-просветительских мероприятий. По его словам, с каждым годом все больше людей становятся участниками этих событий.

«Пусть же Ураза-байрам вновь одарит вас радостью духовного общения со Всевышним, наполняя сердца верующих светом, а дома покоем! От всей души желаю вам и вашим близким счастья, мира, добра и благополучия», – заключил Президент Татарстана.

tatar-inform.ru

* * *

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ураза бәйрәме уңаеннан республика халкына мөрәҗәгать итте. 

«Кадерле татарстанлылар! Хөрмәтле ватандашлар! 
Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм. 
Сөенечле бу көннәрдә бәйрәм намазына җыелган мөселманнар барлык нигъмәтләре өчен шөкер итеп, Аллаһы Тәгаләгә мактау сүзләре әйтә, аннан тыныч, игелекле гомер бирүен сорый.

Изге Рамазан аенда җаны һәм тәне пакъләнгән, дингә ихлас күңелдән бирелгән, яхшы уй-ният тоткан, шәфкатьле эшләр башкарган кешеләрнең, әҗер-савабы буларак, гөнаһлары ярлыканыр, аларга рухи камилләшү юллары ачылыр.

Күпмилләтле республикабызда Ураза гаетенең күпгасырлык, татар халкының мәдәни һәм гаилә-көнкүреш традицияләре белән бик тыгыз үрелгән борынгы тарихы бар. Мөселманнарны елдан-елга бу олы бәйрәм уңаеннан христианнар һәм башка дин вәкилләре тәбрикли, изге теләкләрен җиткерә, шулай итеп, Татарстаныбыз алгарышы һәм үсеше өчен уңышларга ирешү омтылышыбыз тагын да көчәя.

Казан, Борынгы Болгар, республиканың башка шәһәрләре һәм авыллары мәчетләрендә бүген берләшергә, акыллы, мәрхәмәтле гамәлләр кылырга чакырган вәгазьләр аеруча ышандыру көче белән, тантаналы яңгырый. Зур ифтарлар, балалар бәйрәмнәре, мәдәни-мәгърифәти чаралар уздыру матур гадәткә әйләнде. Шунысы куанычлы: аларда катнашучылар саны ел саен арта бара.

Ураза бәйрәмендә Хак Тәгалә һәрберебезнең күңелендәге күтәренке рухны, шатлык хисләрен тагын да көчәйтсен, иман нуры өстәсен, гаиләләрдә иминлек булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, бәрәкәт һәм муллык телим», — диелгән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавында. 

tatar-inform.tatar

Просмотров: 893

Комментирование запрещено