Юксыну

DSC_0199Җәйләрнең беренче көне,
Тик моңсу күңелләрем.
Әниебезнең юклыгына
Дүрт ел да тулды бүген.

Көн дә бүген матур түгел,
Күктә кара болытлар.
Күз яшьләремә кушылып,
Яңгыр ява шыбырдап.

Күпме вакытлар узса да,
Һич төзәлми яралар.
Еллар узып барган саен
Сагындыра шулкадәр.

Тиздән авылга кайтырбыз,
Яннарыңа барырбыз.
Яраткан күршеләреңне җыеп,
Бергә дога кылырбыз.

DSC_0199

Бакай авылында туган, 7 сыйныфтан башлап Камышлыда үскән, 1980 елдан алып Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Нәсимә  Фаләхетдин кызы ГАЯНОВА (ГЫЙЛӘҖЕВА).

Просмотров: 1078

Один комментарий

  1. Рәхмәт сезгә минем шиьгри юлларын язып чыгарган өчен. 1 июньдә кадерле Әниебезнең якты дөньядан китүенә 4 ел булды. Бик тә авыр, бик тә кыен… Бүген Ураза Гаете бәйрәме. Барлык мөселман халкын Ураза бәйрәмнәре белән.. .Якты дөньядан киткәннәргә, минем шигри юлларым дога булып барсын, аларның барысының да авыр туфраклары җиңел, каберләре якты, урыннары оҗмахта булсын, амин…