«Бердәмлек» газетасыннан, 8 июнь, 2019 ел

i

Самара шәһәре,

Съездовский урамы

Әлфия Кашшаф кызы Ибәтуллинага!

Кадерле тормыш иптәшем, яраткан әнием, туганыбыз! Сине чын књңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Туар таңнарың өмет­ле, киләчәк һәм бњгенге көннәрең тыныч, гомер юлың якты булсын. Һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт!

Син бит, әни, безнең өчен

                                         кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, әни, мәңге яшь бул,

Иң кадерле якын кешебез.

Кайчан барсак, йөзең кояш

                                         кебек,

Кайчан барсак, сыең безнең

                                  өчен әзер.

Игелегең меңе белән кайтсын,

Куанычлы гына таңнар атсын.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Расих, кызың Гүзәл һәм туганнарың Мәү­летовлар, Такташевлар, Иб­раһимовлар гаиләләре.

* * *

Похвистнево районы,

Подбельск авылы

Фәнүзә Зәки кызы

Абушмановага – 60 яшь!

Кадерлебез! Без сине ихлас књңелдән туган көнең — юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә тормыш књгең һәрчак аяз, ә гомерең озын булсын, Аллаһы Тәгалә сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Зур бәхетләр юлдаш булсын,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек — ярты бәхет,

                                       диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Изге теләкләр белән абыең Минзөфәр, Разия, се­ңелкәшләрең Венера, Лилия, Галия, Юлия гаиләләре белән, энекәшең Марат.

* * *

Елховка районы,

Мулла авылы

Наил Шәһит улы 

Мәҗитовка — 75 яшь!

Кадерлебез! Без сине их­лас күңелдән юбилеең бе­лән котлыйбыз һәм иң изге те­ләкләребезне юллыйбыз. Ал­лаһы Тәгалә сиңа нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез көннәр, гаилә бәхете, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен иде.

Изге теләк, җылы сүздән

                                       башка

Таба алмыйбыз олы бүләкне.

Безнең өчен бик тә кадерле

                                           син,

Бик тә якын, бик тә кирәкле.

Рәхмәт, әти, син булганга

Тормышыбыз күгендә. 

Терәк булдың син hәрвакыт,

Кирәклесең бүген дә.

Әтиебез, йөзгә җиткәндә дә

Дәртле булсын йөрәк

                                 тибешең.

Матурлардан матуррак

                                   булсын

Гомереңнең калган өлеше!

Иң изге теләкләр белән бала­ларың Ирек, Илшат, Наилә, Лилия, киленнәрең, кияүләрең, оныкларың Илфат, Илмира, Алсу, Линар, Нияз, Илзия.

* * *

Большая Черниговка районы,

Красный Октябрь авылы

Тәскирә Нәгыйм кызы Шәйдуллинага – 80 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбиебез! Без сине юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрми, һаман шулай безгә терәк булып яшә. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен зур рәхмәт.

Туган көнең, әни, алып килсен

Бары сәламәтлек, шатлыклар,

Безгә биргән йөрәк җылыларың

Изгелекләр булып кайтсыннар.

Изге теләкләр белән кыз­ларың, кияүләрең, онык­ларың, оныкчыкларың.

Просмотров: 594

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>