Илгиз Колючевка багышлау

Ильгиз-Колючев.Автор-Аняс-Мингалеев-14 июньдә техник фәннәр кандидаты, космик ракеталар конструкторы, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дуслык” ордены, “Самар җиренә игелекле хезмәт күрсәтү өчен” күкрәк билгесе һәм күпсанлы медальләр һәм исемнәр белән зурланган Самар өлкәсенең беренче Халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВ үзенең  80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 

Улы Илгиз тугач, ата
Юрау юрый: балигъ булгач,
Уйнарсың, ди, гармунда,
Милләт моңын зурларга.
 

Юрау хуш килә: Илгизе
Үстереп милли сәнгатьне,
Гомер буе сөйрәп бара
Ике арба җигелгән тәртәне.
 
Эштә булды абруйлы галим,
Тотып кулына гади каләмен,
Яулау өчен галәм киңлекләрен,
Сыза иде ракета сызымын.
 
Тәкъдиренә язылган тормышны да
Матур итеп төзи, тырыша.
Гаилә кора, ул һәм кызына
Үрнәк булыр дип, дан казана.
 
Ансамбльдә дә ул остаз, хаким,
Тынгысыз җан, үҗәтле ир,шагыйрь!
Киртәләрне җиңә һәрдаим -
Тиздән була моңа илле ел.
 
“Ялкынлы яшьлеге”, шөһрәт яулап,
Күп җирләрне йөрде урап,
Казан, Мәскәү, күп калалар
Аның сәләтенә таң калалар.

Сиксән яшен бәйрәм итә тынгысыз җан,
Сандыгында алтын да юк, акча да тузган.
Күңелендә — шигырь, җыр һәм бию,
Йөрәгендә — улы, кызы, оныклар.
 
Дус-ишләре күп аның,
Казанышлар капламый аңын.
Ике гомергә җитә хезмәте -
Илгиз Колючевка җырлыйк без дан!
 

 
Наил ВАХИТОВ.
Самара шәһәре.

«Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВка – 80 яшь!

Просмотров: 581

Один комментарий

  1. Кадерле Ильгиз абый! Юбилеен котлы булсын. Сина озын гомер, сэлэмэтлек, жан тынычлыгы телибез. Сине яратабыз, горурланабыз. Оренбургтагы туганнарын Раиса, Флюра.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>