Сызранның “Фәйзулла” мәчетендә Ураза гаете

20190604_053722Сызранның Көньяк-Көн­ба­тыш районындагы “Фәйзулла” мәчетендә  үткән Ураза гаетенә 150ләп мөселман  җыелды. Башта Тәүфыйк хәзрәт Бикбаев мөселманнарны  изге Рамазан ае тәмамлану уңаеннан котлады,  һәммәбезгә сәламәтлек, гаиләләребезгә иминлек,  дөньяларга тынычлык теләде,  халыкара дуслыкны ныгыту гамәлен изге эш дип белдерде. Хәзрәттән соң чыгыш ясаучылар да ислам динен саклау һәм үстерү, төрле милләт халыклары арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдыру, ярдәмләшеп яшәү турында сөйләделәр. Гает намазыннан соң мөселманнар гает садакалары тараттылар.

Намазга килүчеләр арасында 10 — 12 яшьлек балалар да күп  иде. Күрәсең, Ураза гаете алар өчен дә зур бәйрәм. Яшьтән дин юлына басу, намаз уку, ураза  тоту балаларны үз гомерләрендә күп игелек­ле эшләр эшләргә этәрәчәк. Шушы мәчеткә намазга  йөрүче  ата-бабалары аларга үрнәк күрсәтеп, үз көчләре белән, беркайдан ярдәм сорамыйча, шушы мәчетне төзеп яталар. Бу эш белән Эльдар һәм Илдус Камалетдинов җитәкчелек итәләр. Минем: “Мәчет төзү эшендә нинди авырлыклар оч­ратасыз?” дигән соравыма Илдус: “Бернинди авырлыклар да юк. Төзү материаллары  кирәк булганда без телефоннан гына шалтыратабыз һәм бер-ике сәгать тә үтми, материаллар килеп җитә”. Хакы турында сорасаң: “Бу безнең ярдәмебез, савап булсын”, — дип  кенә әйтәләр.

20190604_053722

Бу кешеләргә Сызран татарларыннан зур рәхмәт, Ходай да аларны ярдәменнән калдырмасын иде. Якын киләчәктә Сызранның  “Фәйзулла” мәчете иң матур гыйбадәт йорты булып танылуына ышанычыбыз зур.

Рәис  БИГЛОВ.

Сызран шәһәре.

«Бердәмлек».

Просмотров: 766

Комментирование запрещено