“Илаһи, ният кылдым, фәлән намазның фәлән рәкәгать сөннәтен (фарызын) укымакка, йөземне юнәлдердем кыйбла тарафына, хәлисән лилләһи Тәгалә”. Намазлыкка баскач, ошбу сүзләрне әйтәбез. Имам булганда, намаз укучылар аның артыннан намаз уку шартларын, кагыйдәләрен кабатлый, кыямга, сәҗдәгә иелә, Коръән аятьләрен укый.
Кем соң ул имам, мулла? Нинди сыйфатлар иясе?
Ул, әлбәттә, дин әһеле. Беренчедән, аның дини белеме булырга тиеш. Хәзерге заман имамнары, кимендә, мәдрәсәләрдә укыганнар. Коръән-хафиз дәрәҗәсенә җитешмәсәләр дә, күп кенә Коръән сүрәләрен яттан беләләр, ислам динендәге гореф-гадәтләрне, йолаларны үтиләр. Икенчедән, имам — абруйлы кеше булырга тиеш. Ул — мәхәллә башлыгы, дини җитәкче дә. Руслар әйтмешли, “каков поп, таков и приход”. Имамның дәрәҗәсе — мәхәлләдә, ә мәхәллә дәрәҗәсе — имамда. Өченчедән, имам (мулла) дин вазифаларын башкару белән генә чикләнми. Ул — җәмәгать кешесе, төрле темаларга вәгазьләр сөйли, сорауларга җавап бирә, дөньяви вакыйгаларның мәгънәләрен аңлата белә торган шәхес. Имам, замана сулышын аңлый белгән кеше буларак, сәяси хәлләргә дә тиешле бәя бирә белергә тиеш.
Мәҗлестә, мәчетләрдә имамнар, муллалар, Коръән аятьләрен укыганнан соң, үгет-нәсыйхәт, вәгазь сөйлиләр. Кызганыч, аларның кайберләре дөнья вакыйгаларын ничектер берьяклы күрсәтергә тырышып, бик ялгышалар. Соңгы елларда мәчетләр ачу, яңартып төзү киң колач алды. Ләкин мәчеткә йөрүчеләр саны канәгатьләнерлек дәрәҗәдә түгел. Бер имам моны болай аңлатырга тырышты: имеш, хәзер халык, бигрәк тә яшьләр, интернет, смартфон, ютуб кебек сайтларда утыралар, мәчеткә йөрүне хуп күрмиләр (ә уйлап карасаң, хәзерге заманда имамнар да интернеттан башка яшәүне күз алдына китерә алмыйдыр, мөгаен). Дөньяның кайбер төбәкләрендә җир төтрәү, су басу, шартлау кебек фаҗигалар булганда, кемгәдер зыян килсә, сәбәбен “Аллаһ җәзасы” дип, бәлага дучар булучыларны акчаларын, малларын мәчеткә жәлләделәр дип гаепләп, мәҗлес халкын хәйран калдыралар.
Соңгы елларда ислам дөньясында фетнәчелек, Россиядә һәм башка илләрдә тыелган ИГИЛ дәҗҗалы хөкем сөрә. Андый хәрәкәтнең кыйпылчыклары безнең илебездә дә юк түгел. Бу хәлләрнең сәбәпләрен дин нигезендә дә, сәяси нигездә дә ачыклап аңлату – имам вазифаларының берсе. Моның өчен имам дини-агарту эшләре алып барырга, замана сулышын тоеп, аңламаганнарга аңлатып яшәргә тиеш. Мәдрәсәләрдә, югары дини уку йортларында бу проблемаларга тиешле бәя бирү дә – замана таләбе.
Мин шундый абруйлы имамнар нәселе белән инде утыз еллар чамасы аралашып яшим. Алар – Татарстандагы Аксубай районының Иске Ибрай авылыннан чыккан Яруллиннар нәселе. Лотфулла улы Вагыйз, имам булып хезмәт иткән әтисеннән дин дәресләрен өйрәнеп, үз тырышлыгы, зирәклеге белән Коръәнне үзләштерә. Советлар чорында Куйбышев (хәзерге Самара) шәһәренә килеп, тәвәккәллеге белән Малый Тупик урамындагы беренче мәхәллә имамы булып сайлана, озак еллар Диния нәзарәтенең мөфтие булып хезмәт итә. Хәзер ул Россия Федерациясе Үзәк диния нәзарәтенең баш казые вазифаларын башкара. Аның уллары һәм кызы да – дин әһелләре. Талип хәзрәт Яруллин – югары белемле имам. Үзәк Диния нәзарәте тәкъдиме белән Самара өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти итеп сайланды. Ул йөздән артык мәхәлләләр белән җитәкчелек итә, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Мөфтиебез өлкәнең, шәһәрнең күпсанлы җәмгыятьләре әгъзасы да. Әтисенең күп уңай сыйфатларын үзләштергән Талип хәзрәт мөфтилек вазифаларын да югары дәрәҗәдә башкара. Шуңадыр да Самара өлкәсендәге күпмилләтле мөселманнар арасында татулык, тынычлык хөкем сөрә. Төрле мәзһәбләргә караган үзбәк, татар, башкорт, дагыстан, чечен, казах кебек күпсанлы милләт мөселманнары мөфтинең сүзләренә, үгет-нәсыйхәтләренә колак салалар. Дин һәм җәмгыять өлкәсендәге эшләренә тиешле бәя бирелеп, Талип хәзрәт Яруллин дәүләт, Бөтендөнья татар конгрессы, губернатор тарафыннан хөрмәт һәм абруй казанган кеше буларак танылды. Ул балаларын да ата-бабалары юлына бастырды: уллары Ислам һәм Ильяс, дини белем алып, имам вазифаларын башкаралар.
Яруллиннар кебек имамнарыбыз булганда: “Инандым мин ошбу имамга”, — дип әйтерлегебез бар.
Идеал ГАЛӘВЕТДИНОВ,
Мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен үстерү институты укытучысы.
Самара шәһәре.
Просмотров: 1064