Рәссам иҗаты мәңгелек

nurkhatim-bikulov-e128221440889821 майда Са­мараның та­нылган рәссамы, Россия рәс­самнары берлеге әгъзасы Нур­хәтим Зариф улы Бик­куловның вафатына бер ел тулды.

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында туып-үскән Нурхәтим Биккулов, Харь­ковның сәнгать институтын тәмамлап Куйбышевка кайткач,  монументаль стиль рәссамы буларак таныла. Ул өлкә һәм регион, Мәскәү һәм Ленинград, хәтта Болгария күргәзмәләрендә катнашып, үзенә генә хас рәсем ясау стиле эшләп чыгара һәм 1975 елда аны СССР рәссамнар берлегенә кабул итәләр. Шул арада ул Куйбышевның яңа Никахлашу сараен һәм медуниверситет залларын монументаль панно-картиналар белән бизи, Япония, Югославия, Фран­ция, Болгария һәм Америка илләре аның иҗаты белән таныша.

Нурхәтим Зариф улының таланты нечкә һәм шул ук вакытта тормышчан иде.  Гади генә күренешләрне тасвирлаганда да ул гармониягә һәм гүзәллеккә омтыла, гасырлар узгач та, кыйммәте югалмаслык  сюжетлар таба белә, фәлсәфи юнәлештә фикер йөртә, әкияти, шигъри метафора, символ, монументальлек ягына авыша.

Биккулов үзенең картиналарында бик теләп татар мифологиясенә, татар тормышына да мөрәҗәгать итә иде. Туган авылында җиләк җыйган, печән чапкан, ваемсыз шәрә кызлар су кергән, ә әбиләр аларның кыланмышына кырыс карап утырган мизгелләрне ул бик дөрес күреп алган һәм үзенең иҗаты нигезенә салган.

Нурхәтимнең төсләр палитрасы да башкаларныкына охшамаган. Күләгә һәм кояш нурлары аша картиналарда сихри җанварлар, зифа кызлар, беләкләрендә көч уйнап торган ирләр тасвирлана.

Аның шушы картиналары өлкәбезнең татар милли-мәдәни оешма­лары үткәр­гән төрле чараларда, “Бердәм­лек”нең 20 еллык юбилеенда да күргәзмәгә куелган иде.

Нурхәтим Биккулов, 82 яшенә җитеп вафат булгач, аны туган авылы зиратына илтеп күмделәр. Хәзер инде аның эзләнүчән рухы үзе ясаган картиналардай сихри дөньяда яшидер. Ә авылдашлары һәм туганнары танылган якташларын хөрмәт итеп, аның елын зурлап уздырганда, Яңа Мансур сәхрәләрендә йөреп, картиналар язган мизгелләрен сагынып искә алдылар.

Шулай, кешеләр бакыйлыкка күчә тора, ә эшләгән эшләре җир йөзендә кала. Нурхәтим Биккулов безнең тормышка матурлык кертте, үлмәс картиналарын төрле коллекцияләрдә калдырды. Мәсәлән, Молодо­гвардейский урамындагы Никахлашу сараенда ясалган капиталь ремонттан соң да аның зур форматтагы панносы, яңартылып, кабат үз урынын алган. Димәк, иҗат – мәңгелек. Шушы сихри образларны тудырган рәссамның да исеме — мәңгелек.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 815

Комментирование запрещено