“Милли тәрбия һәм дин” Бөтендөнья дин әһелләре форумы программасы билгеле булды

tat1Казанда 13-14 июньдә үтәчәк “Милли тормыш һәм дин” Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы программасында 4 төрле юнәлештә секцияләр оештырылачак. Секцияләргә йомгак Татарстан Президенты катнашында форумның пленар утырышында ясалачак. Бу хакта форумга багышланган матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Марс Тукаев сөйләде.

Быел 13 июньдә Бөтендөнья дин әһелләре форумында катнашучыларга фикер алышу өчен 4 төрле юнәлештә секцияләр оештырылачак. Болар: мәгариф системасында дини белем бирү мәсьәләләре; дини оешмаларда татар теленең кулланышы; татар дөньясында ислам белән бәйле урыннарны саклау һәм торгызу; халыкның көндәлек тормышында татар дин әһелләренең тоткан урыны.

Бу көнне дин әһелләренә «Татар халкының үсеш стратегиясе» проекты тәкъдим ителәчәк. Марс Тукаев әйтүенчә, Россия төбәкләрен дин әһелләре стратегиянең эскизын тәкъдим итү чараларында актив катнашканнар. «Бу соңгы документ түгел, форумнан соң да үзләренең теләкләрен, тәкъдимнәрен яңгыратырлар», — диде ул.
14 июнь көнне сәгать 9.00дә “Kazan Expo” халыкара күргәзмә үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге концерт залында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 4 секция эшчәнлегенә йомгак ясалып, дин әһелләрен борчыган мәсьәләләрне исәпкә алып, гомуми резолюция кабул ителәчәк.

15 июнь көнне делегатлар Татарстанның Спас районы Болгар шәһәрендә “Изге Болгар җыены”нда катнашачаклар. Форумга Татарстаннан һәм Россиянең 70 төбәгеннән 1100 кунак чакырылган.

Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы беренче тапкыр 2010 елның сентябрендә уздырылган. Ул вакытта Казанга Россиянең 40 төбәгеннән 700 дин әһеле җыелган.

tatar-congress.org

Просмотров: 836

Комментирование запрещено