Яңа Ярмәк авылында балалар өчен Сабан туй бәйрәме үткәрү  матур гадәткә әверелде

20190603_104222Ел саен, мәктәпләрдә укулар тәмамлангач, Камышлы районының Яңа Ярмәк авылы мәктәбендә (Иске Ярмәк урта мәктәбе филиалы) балалар өчен Сабан туе уздырыла. Быел да бу традиция үзгәрмәде.

Сабантуй — чын мәгнәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенең бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы һәм талантларны ачу, җитезлектә, тапкырлыкта көч сынашу өчен бик яхшы мөмкинлек.

Булсын, әйдә, булсын, әйдә,
Шаулап-гөрләп торсын, әйдә.
Һаман бәйрәм, һаман туй,
Күңелле туй, шаян туй -
Ул бит безнең Сабантуй!

Яңа Ярмәк авылында балалар өчен Сабан туй бәйрәме үткәрү  матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды.

Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Алып баручылар уеннар башлануын игълан итүгә үк, шуны гына көткәндәй, бала-чага уйнарга ашкынды. Бәйрәмнең төп бәй­гесе булган көрәш малайларда аеруча зур кызыксыну уятты, көрәшергә теләүчеләр бик күп булды. Күз бәйләп кисү, йомырка салынган кашык кабып яисә капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, күз бәйләп кыңгырау эзләү, аркан тартышу, катыктан кәнфит табу һәм башка күңелле уеннар уйнатылды. Хаттә ки, ат чабышына кадәр уздырылды, балалар ат урынына таякка атланып чаптылар. 

Уеннарда балалар бик актив катнаштылар. Җиңүчеләргә дә, җиңелүчеләргә дә бүләкләр булды.

Бәйрәм барысына да ошады, балалар рәхәтләнеп күңелле ял иттеләр.

20190603_10422220190603_104554 20190603_105723 20190603_110433 20190603_111129 20190603_112415

Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Камышлы районы.

Просмотров: 872

Комментирование запрещено