Иске Усман авылы мәдәният йортында да ифтар мәҗлесе уздырылды

17df93492df1f4e2c28474e84c65fcd7Изге Рамазан аенда мөселман дөньясы изгелекле эш-гамәлләр кылып яшәргә тырыша: ураза тотып, намаз укып, Раббыбыздан шәфкать соpan, догалар кыла. Бу айда халык ифтар мәҗлесләре үткәрә. Иске Усман авылы мәдәният йортында да иф­тар мәҗлесе уздырылды. Аны үткәрергә авыл мечете акчалата ярдәм итсә, мәдәният йортында эшләүче кызлар табынга аш-суны әзерләде.

Бары тик хәләл ризыклардан гына әзерләнгән сый-нигъмәтле табын артына алтмышка якын кеше җыелды. Авыз ачканнан соң бирегә килүчеләр ахшам намазына басты. Ашап эчкәннән соң Әнвәр хәзрәт вәгазь укыды, аннан Коръән укылды. Мәҗлес тәмамлануга халык мечеткә тәрәвих намазына ашыкты.

Ифтар мәҗлесен үткәрергә акчалата ярдәм күрсәткән өчен авыл мечетенә, Әнвәр хәзрәткә, авыл хакимияте эшчеләренә, социаль ярдәм кулы сузучы апа-абыйларга бик зур рәхмәтебезне белдеребез.

Клуб мөдире Г.А.АБДУЛОВА, китапханәче Г.Д.ВӘЛИУЛЛИНА.

Иске Усман авылы, Камышлы районы.

 

Просмотров: 923

Комментирование запрещено