Яңа Ярмәк авылы клубында “Аулак өй” кичәсе үтте

20190612_153339Элгәре кышның озын төннәрендә кызлар кул эшләре алып, утырмаларга җыела торган булганнар. Кич утырганнар, бер-берсеннән эшкә, җырга өйрәнгәннәр, күңел ачканнар. Татар хатын-кызларының кулларыннан һичбервакыт эш төшмәгән: орчыгын алып җебен өрләгән, паласын тукыган. Бу утырмалар – иң элек матур итеп үз-үзеңне күрсәтү чарасы, көлке, җыр-бию, такмаклар әйтешү урыны. Менә без дә халкыбызның матур гореф-гадәтләрен дәвам итеп, Яңа Ярмәк авылы клубында “Аулак өй” күренешен оештырырга булдык.

Әби-бабайларның онытылып барган гореф-гадәтләрен саклап калу максатыннан, киләчәк буыннарга тапшырырга тырышабыз. Элеккечә өйләрдә җыелмасак та, мәдәният йортында бик матур кичә үткәрдек.

«Аулак өй” куренеше халкыбызның йолаларын барлауга, аны яңартуга, аңа яңа бизәкләр өстәүгә һәм әлегедәй бай мәдәни мирасны яшьләребез күңеленә сеңдерүгә корылган. Йолаларның күбесен өлкән һәм урта буын үзешчәннәр башкарса да, тамашачылар арасында балалар һәм яшьләр булуы — күңелгә өмет чаткылары өсти.

Кичәне әби (Асия Җәләева) белән оныгы (Аделина Хәмидуллина) башлап җибәрделәр. Әби яшь чакларын искә төшереп утырганда оныгы килеп керә. Әбисенең хәлләрен белешкәч, оныгы әбисеннән кызлар белән җыелып кич утырырга рөхсәт сорый. Әби күршеләргә кереп китә, «Аулак өй»гә кызлар җыела…

Кичәне дәвам итеп, апалар белән “Аулак өйдә” уйнала торган “Йөзек салыш” уенын уйнап алдык. Җәза алган кешегә җырларга да, биергә дә, шигырь сөйләп, әтәч кебек кычкырырга да туры килде. Табышмакларга җаваплар тавып, мәкальләр, әйтемнәр әйтеп тә үттек. Җирле шагыйрә Гөлсинур апабыз Гафурова “Синең биш асылың” мөнәҗәтен укып та китте.

20190612_15321420190612_153339 20190612_154251 20190612_154310 20190612_154416

Кичә чәй табыны артында дәвам итте. Өйдәге кебек атмосфера, апалар матур итеп җыр сузалар, шул арада такмаклар әйтешәләр. Үзләре белән булган кызык-мәзәк хәлләр сөйләп, көлешеп алалар…

Кичәбез бик күңелле үтте. Чарага килгән кунаклар: «Бакча эшләре тәмамлангач, тагын шулай “Аулак өйгә” җыелырбыз», — дип таралыштылар.

Клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА, китапханәче Асия ҖӘЛӘЕВА.

Яңа Ярмәк авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 1025

Комментирование запрещено