Кеше гомере — табиб кулында

Кичә Медицина хезмәткәрләре көнен билгеләп үттек

Амир Аюпов2

Әмир Әюпов.

Йөрәк чире – гасыр чире, диләр. Ә беләсезме, йөрәк авыруы кан тамырларыннан башлана икән бит! Нәселдән килгән югары кан басымын дәваламаган, спорт белән шөгыльләнмәгән, начар гадәтләре, ашавы витаминнарга ярлы булган кешеләр беренче чиратта йөрәк авыруы белән авырый һәм, йөрәген тотып, табибларга йөри башлый. Ә сәламәтлек артыннан больнисларга йөри башласаң, башың чыкмый: бу анализыңны тегендә илтеп бир, бусы – түләүле медицина, бусын чит илдә генә үтеп була…

Әйе, элек шулай иде. Соңгы елларда хөкүмәт йөрәк авыруларына игътибарны күбрәк бирә башлады. Яшьләргә өч елга бер, 40тан узганнарга ел саен үткәрелә торган диспансеризация дә бу авыруларны кисәтүнең бер чарасы.

Билгеле булганча, өлкә районнарыннан авыру ке­шеләрне Самараның Середавин исемендәге өлкә клиник хастаханәсенә китерәләр. Бу учреждение күптән түгел “Сәламәтлек саклау” дип аталган милли проектка кушылып киткән һәм моның уңайлыгын авырулар да сизеп алган инде.

- Хастаханәгә йөрәк авыруы белән килеп эләккән кеше, беренче диагностиканы үткәннән соң, кирәк булса, шунда ук коронография, стентирование һәм реабилитация кебек катлаулы дәва чаралары уза ала, — дип сөйли баш табиб урынбасары Ольга Мищенко. — Йөрәк авырулары буенча клиникада элек тә зур тәҗрибә тупланган иде. Ә хәзер, милли проектка кергәч, безнең өчен яңа мөмкинлекләр ачылды. Хастаханәнең күп­профильле булуы бигрәк тә мөһим. Гадәттә, кешенең авыруы бер генә булмый. Ә без аңа 52 профиль буенча хезмәт күрсәтә алабыз. Милли проект кысаларында коронография үтүчеләр саны дә күпкә артты, кан тамырларына операция ясау мөмкинлекләре дә киңәя бара.

Ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәте клиниканың Кан тамыры үзәге белән гел элемтәдә тора. Авыруны алып килгәндә үк аның авыруы нинди, ашыгыч рәвештә нишләргә кирәк булачагы турында ашыгыч ярдәм табиблары алдан ук кисәтеп куялар. Кабул итү бүлмәсендә авыруны табиблар бригадасы каршы ала – шәфкать туташы шундук кан ала, кардиограмма ясый, аннан авыруны ангиография кабинетына алып кереп китәләр, коронография уздыралар. Артерияләр тыгылган очракта, авыруга кичекмәстән стент куела һәм ул реабилитация бүлегенә күчерелә. Анда инде башка авыруларын да табып, тиешле дәва бирә башлыйлар.

Табибларның халыкка тик бер генә үтенече бар: тиз арада терелергә телисез икән, хәлегез начарлану белән ашыгыч ярдәм чакыртырга, дәвалануны озакка сузмаска кирәк. “Алтын сәгать” дип аталган мөһим вакыт эчендә хастаханәгә килеп җитмәсәң, терелү озак елларга сузылырга мөмкин.

Кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире Әмир Әюпов:

- Элек без йокы артериясенә елына 50 генә операция ясаган булсак, былтыр – 300, ә быел хәтта 400 операция ясарга ниятлибез. 2014 елдан башлап йөрәккә шунт кую операцияләрен дә уңышлы башкарып киләбез. Гомумән, быел алга ыргылыш булып, операцияләр санын сигез тапкырга арттыру мөмкинлеге ачылды. Димәк, быел 400ләп кеше үлем чиреннән котыла алачак. Чөнки безнең бүлектә медицина ярдәме күрсәтүче төрле белгечләр эшли, һәм алар барысы да төгәл диагностика һәм күпфункцияле ярдәм күрсәтүгә әзер торалар, — дип тәҗрибә уртаклаша Әмир Минәхмәт улы.

Ә шулай да табиблар бер булып профилактика үткәрү яклы. “Йокы артериясе әле ябылып бетмәгән чакта ясалган операция күпкә нәтиҗәлерәк. Бу инсультка каршы тору чараларының иң мөһиме. Андый авыруларны поликлиникаларда ачыклап, план буенча операция ясалса, авыруга да, табибларга да яхшырак. Ә инде инсульт булгач, операция ясаудан әллә ни зур файда юк. Ми күзәнәкләре үлгән була инде”, — дип үз-үзебезне саклау кирәклеген белдерде милләттәшебез.

Эльвира РӘФЫЙКОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 906

Комментирование запрещено