Онытмагыз әтиләрне

getImageӘтиләр көне — июньнең өчен­че якшәмбесендә бәйрәм ителүче халыкара бәйрәм. Россиядә Әтиләр көнен 2014 елдан бәйрәм итә башладылар. Бу көнне балалары әтиләренә хөрмәт һәм рәхмәт белдереп, бүләкләр бирәләр.

Әтиләр көне — июньнең өчен­че якшәмбесендә бәйрәм ителүче халыкара бәйрәм. Россиядә Әтиләр көнен 2014 елдан бәйрәм итә башладылар. Бу көнне балалары әтиләренә хөрмәт һәм рәхмәт белдереп, бүләкләр бирәләр.

Хәзер татар җырчылары һәр яңа җыр­га клип төшерергә остардылар. Арада ниндиләре генә юк! Яшьләр клибында мәхәббәт, аны югалту, сагыну — төп тема. Гаепләп тә булмый, яратып, яратылып яшәр чаклары. Япь-яшь кеше тормыш авырлыклары, ялгышулар, яшәү мәгънәсе, үлем турында җырламас бит инде. Татарча клиплар арасында бик мәгънәле, уйландыра торганнары да шактый. Бу арада радиодан да, татар телевидениесеннән дә Виталий Агапов башкаруында “Онытмагыз ялгыз әтиләрне” дигән җыр­ны еш тапшыралар. Вакыт үзенекен итәме, дулкынланып тыңлыйм мин бу җырны. Үзеннән-үзе күз­ләрем яшь бе­лән томалана. Клипның сценарие да бик уйлап язылган, эчтәлеге тәрбияви. Әйе шул, дөнья, мал артыннан куып, иң якын кешеләребез — әти-әни­ләр­нең хәлен белергә, сөйләшергә, ике-өч авыз сүз әйтеп, кү­ңеллә­рен тынычландырырга да вакыт тапмыйбыз. Эш, эш, эш… Эшнең, проблемаларның мәң­ге бетәсе юк инде аның. Соңрак, вакытлар узгач, аңлыйбыз моны…

Ялгыз калган әти­ләр биг­­рәк кызганыч. Ха­тын-кыз, ялгыз калса да, биреш­мәскә тырыша: аш-суын да әзерли, өен дә карый, өстен-башын да юып кия. Сәламәтлеге әллә ни булмаса да, яшәр­гә тырыша. Ничек ке­нә чиста, пөхтә булмасын, ялгыз яшәүче ирнең өендә барыбер ятимлек хөкем итә. И-и, юкка гына хатын-кызны йортның ну­ры ди­мә­гәннәр инде! Безнең әти әнигә: “Синнән алда китсәм иде. Син балаларга бишек бавы тотып булса да ярарсың, ә мин­нән ни файда?! Җәфа гына, йөк кенә ул ялгыз ата”, — дип гел әйтә булган. Теләге фә­реш­тә­ләрнең “амин” дигән чагына туры килгәндер — әнидән алда китте. Урыны оҗмахта булсын!

Ир кеше малае бу­луын тели. Бу табигый хәл, дәвамын кал­дырасы килә. Клиптагы абзый да рәттән өч малае тугач, малайлар атасы булуы бе­лән чиксез горурлангандыр. “Отец — молодец!” инде, ни дисәң дә! Их, шунда бер кызың да булса иде дим, эчемнән генә. Кайтып өең­не җыештырып, өс-башыңны юып, тәмле ризык­лар пешереп китәр иде. Кыз бала, тәүфыйгын югалтмаса, ата-анасын ташламаска тырыша ул.

Әнә, малайларының бер­се әтисе шалтыратканда “культуралы ял” итә: бассейнда коена, матур ханымнардан массаж ясата. Әти кайгысы юк анда. Икенчесенең киңәшмә үткәрәсе бар, өченчесе кафе-барда күңел ача. Кәттә егет телефонга әтисенең исемен дә “Батя” дип кенә язып куйган. Ә бит әти-әниләре аларны җил-яң­гыр тидермичә үстергән, авыр вакытларында аларга терәк булганнар, укытканнар, кеше иткәннәр. Картайгач, караучылары булыр дип ышан­ган­нар­… Ә аларның, телефоннан гына булса да, ялгыз әтиләренең хәлен беләселәре дә килми.

Бик гыйбрәтле җыр клибы бу. Уйланырлык. Картлык бөтен кешегә дә килә ул. Ялгыз картлыктан Ходай сакласын иде. Юкка гына тигез-бәхетле картлык насыйп итсен дип теләми­ләрдер!

Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 864

Комментирование запрещено