«Бик күп ярдәм тойдым», — дип шөкер итә янгында зыян күргән Сәлахова Мөхтәрәмә әби

i (1)Кышын «Самар татарлары» сайты Камышлы районындагы Бозбаш авылында зур янгын чыгып, 83 яшьлек Сәлахова Мөхтәрәмә  апаның өйсез калуы турында язган иде инде. Аллаһыга шөкер, үзе исән-сау: эчке күлмәктән, ялан аяк, көч-хәл белән урамга чыгып йөгергән ул… 

Әби бик кайгырды инде. 60 ел буена җыйган мал-мөлкәте күз ачып йомганчы ут эчендә дөрләп янып беткән бит!.. Шушы котычкыч хәлдән соң сайтыбыз аша ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән идек.

- Өлкәбездә, районыбызда яшәүче изге күңелле бик күп кешеләрдән, Самар шәһәре һәм районыбыз мәчетләреннән акчалата ярдәм килде. Байтак кеше миңа фитыр садакаларын да тапшырдылар. Авылдашларым да зур булышлык күрсәттеләр, — дип шөкер итә бүген әби.

Яз җиткәч, юллар төшкәч Мөхтәрәмә апаның улы Булат дуслары белән (Каримов Рамил бригадасы) янган өйнең урынын чистарталар һәм  яңаны салырга керешәләр.

Бүгенге көндә өй матур гына төзелеп килә. Апага да җәен яшәрлек итеп, абзарның бер почмагында урын җайлаганнар.  Сәламәт әби тавыклар асрый, бакчасында җиләк-җимешен, бәрәңгесен үстерә. 

i (1)i (2) i (3)

Карчык бик рәхмәтле, үзенең килен булып төшкән, балаларын-оныкларын үстергән нигезе кабат яңартыла бит!.. Ул һәркөнне догаларын кылып, барлык ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтләрен әйтеп тора. «Мондый ачы хәсрәтләрне, янгыннарны берсе дә күрмәсен иде», — дип елый-елый, Аллаһыга ялвара. Шөкер, аның үзенең балалары да бик ихтирамлылар, ярдәмлеләр.

Мин дә Мөхтәрәмә апаның барлык рәхмәт сүзләренә кушылам.  Кайгы-хәсрәтләр күрмичә, матур һәм тыныч, бер-беребезгә ярдәм кулы сузып яшик.

Җәмилә МИНГАЛИМОВА.

Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Бозбашта зур янгын, 83 яшьлек авылдашыма ярдәм кирәк! (БАНК РЕКВИЗИТЛАРЫ)

Просмотров: 1086

Комментирование запрещено