Бөтенроссия  авыл Сабан туенда өлкәбезнең милли-мәдәни татар оешмалары чатыры эшләячәк

IMG_0677X Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена санаулы көннәр калып бара. Ул 29 июньдә Камышлыда узачак.

Әле майда ук, өлкә Сабан туен оештыру комитеты утырышларының  берсендә,   өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров  һәм оешма директоры Фәрхәт Мәхмүтов (урыны оҗмахта булсын) Самар шәһәре һәм өлкә милли-мәдәни татар оешмаларына Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашырга тәкъдим иткәннәр иде. “Бәйрәмгә Россиянең 32  төбәгеннән кунаклар киләчәк. Аларны милли оешмаларыбыз, башкарган эшләребез белән таныштырсак бик яхшы  булыр”, — диде алар. Бу фикерне оештыру комитеты әгъзалары хуплады.

Кичә, 19 июньдә, Самарның Халыклар дуслыгы йортында өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе Әнвәр Горланов, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров,  өлкә милли-мәдәни татар автономиясе рәисе урынбасары Шамил Галимов һәм милли оешмалар активистлары  очрашып, X Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашу турында сөйләштеләр. Чарада “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева, Самар өлкәсенең халык кәсепләре һәм кул эшләре буенча декоратив-кулланма сәнгать остасы Гөлнара Насыйрова да катнаштылар.

Нәтиҗәдә, Сабан туенда өлкәбезнең милли-мәдәни татар оешмалары чатырын куярга киңәш ителде. Ул милли стильдә бизәләчәк, ә кунакларны милли киемнәрдән киенгән егетләр-кызлар гармун уйнап, җыр-бию белән каршы алып торачаклар. Анда Самар татарлары тарихын яктырткан китаплар,  вакытлы матбугат (“Самар татарлары” журналы, “Бердәмлек” өлкә татар газетасы), җирле язучылар һәм шагыйрьләрнең җыентыклары, каһарман якташыбыз Гакыйль Сәгыйров тормышына һәм иҗатына  багышланган  күргәзмә, “Яктылык” татар мәктәбе укучыларының һәм җирле кул эшләре осталарының кул эшләре тәкъдим ителәчәк. Кунакларны милли-мәдәни татар оешмаларының Самар өлкәсендә милли гореф-гадәтләрне, йолаларны, ана телен саклап калу юнәлешендә башкарган эшләре белән дә таныштырачаклар.

Өлкәбезнең милли-мәдәни татар оешмалары чатырына рәхим итегез!

Алия АРСЛАНОВА.

Самар шәһәре.

 

 

 

Просмотров: 1470

Комментирование запрещено