Сызран шәһәренән Галиулла ГАБДРӘШИТОВ: Рәхмәт түгел, «Рәхмәтуллаһы»

Галиулла-Габдрашитов-254x300Безнең татар халкында кешеләр арасындагы уңай мөнәсәбәтләрне белдерүче бик матур сүзләр бар. Төрле сәбәпләр аркасында кайберәүләре кыскартылган һәм үзенең асылын югалткан.

Дәһричелек заманында (атеизм чоры) «изм»нар чәчәк аткан чорда «Аллаһы» сүзеннән уттан курыккандай курыктылар. Гыйбадәтханәләрне җимерделәр. Дин әһелләрен аттылар, зинданнарда череттеләр. Буыннар арасындагы әхлакый чылбырны өздерергә зур көчләр сарыф ителде.

Аллаһыга шөкер, барчасы да Раббыбызның соңгы Китабы — Коръәни-Кәрим тәгълиматы кешеләр яшәешендә үзенең дәрәҗәсен торгызып килә. 

Безнең татар бер-берсенә куанычын-шатлыгын белдереп җиңел генә: рәхмәт» сүзен әйтеп куя. Ә асылы, дөресе башкачарак. Төрле бәла-казадан, авыру-чирләрдән, дошманнардан котылу максатыннан мөселман бәндәсе Аллаһка мөрәҗәгать итә! Безнең өчен төп канун(закон) — ул Коръән. Коръәндә язылган: «Рахмәтуллаһ». Бу инде фәкать тик Аллаһы Тәгалә генә сораганыңны, бәрәкәт, байлык бирә ала дигән сүз.

Безләргә Аллаһының рәхмәтен сорарга гына кала. Шөкран — яхшылыкка каршы яхшылык, рәхмәт белдерү, сөенү күрсәтү. Тәшәккер — шул ук мәгънәдә. Хаҗ кылганда гарәпкә рәхмәт дип әйткән идем, ул аптырап карап торды.Тиз генә үземне төзәттем. «Рәхмәтуллаһы» дип әйттем. 

Тагын бер тирән эчтәлекле сүз бар. Иншә Аллаһ. Бу Аллаһы теләсә, Аллаһы бирсә, Аллаһы кушса — ул эш була, дигәнне аңлата. Без ният кылабыз, Аллаһ булдыра.

Сөйләшкәндә: «Рәхмәтуллаһ» дип сөйләшүне гадәткә кертик. Акыллы булырбыз. Вәгъдә — Иман.
Вәгъдә иткәнне үтәмәсәң - Иманны югалтасың,имансыз буласың. Хәдистәге фикерне борын астыгызга сызып куегыз: «Кто не благодарит людей ( в ответ за добро), не благодарит Аллаха».

Сызран шәһәренең беренче хаҗие, шәһәр мәдәният Үзәгендә өстәмә белем бирүче мөгаллим-укытучы, хәрби очучы, полковник, Сызран хәрби боралаклар(вертолет) училищесында өлкән укытучы булып хезмәт иткән, бүгенге көндә халыкка Ислам дәресләрен төшендерүче Галиулла  ГАБДРӘШИТОВ.

«Сәлам» газетасы.

Просмотров: 880

Комментирование запрещено