Туган ягыбызның үсеше, яңарышы өчен

Bagautdinov29 июндә татар халкының гореф-гадәтләре, теле, традицияләре сакланып килгән Камышлы районында Х Бөтенроссия авыл Сабан туе уздырыла. Бу искиткеч зур бәйрәмгә камышлылылар ничек әзер­ләнә? Сабан туе авыл үсешенә нинди перспективалар ача, камышлылылар кунакларны нәрсә белән гаҗәпләндерергә җые­налар? Бәйрәмгә санаулы көннәр калып барган көн­нәрдә Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы БАҺАУТДИНОВ белән әңгамә корып утырдык.

- Рафаэль Камилович, алды­гызда бик зур эш, олы вакыйга тора. Нинди киче­решләр белән яшисез?

- Сабан туе, беренче чи­ратта, җир-анабызны, иген­челәрне данлау, дуслар, ту­ганнар белән очрашу, кунакка йөрешү бәйрәме. Быелгы Бө­тенроссия авыл Сабан туе да шулай ук узачак, тик матур­лыгы, колачлылыгы гына башка күләмдә булачак.

Гомер бик тиз үтә. Мин дә Камышлы районында 11нче Сабан туен үткәрәм икән инде. Камышлы районы башлыгы булып торган чорга, эшләнгән эшләребезгә йомгак ясау, киләчәккә планнар кору өчен бу бик яхшы сәбәп булды. Чыннан да, Сабан туен яңарыш вакыты итеп тә күз алдына китерергә була. Җиргә орлык салып, аның шытуын, үсеп китүен күрү, җитлегеп, икмәк буласына ышанып яшәүдән дә күңеллерәк нәрсә бар? 

- Ничек уйлыйсыз, Бөтен­россия авыл Сабан туе нинди мәгънәгә ия?

- Ике көнгә генә булса да, Камышлы төбәге төрле ре­гион­нарда яшәүче татар­лар­ны берләштерү үзәгенә әвереләчәк. Шулай ук ул икътисади, социаль хезмәт­тәшлеккә дә юл ачачак. Быел без үзебезнең милли гореф-гадәтләребезне югарырак дә­рәҗәдә күрсәтә алачакбыз. Камышлы төбәгендә борын-борыннан күпмилләтле ха­лыклар үз гореф-гадәтләрен саклап, дуслыкта яшиләр, алар да безнең Сабан туена килергә, милли ашларын, киемнәрен, кул эшләрен, җыр-биюләрен күрсәтергә җыеналар.

- Рафаэль Камилович, гадәттә, район Сабан туенда кеше күп була. Ә Бөтенроссия авыл Сабан туена күпме ку­наклар көтәсез?

- Биш йөзләп мәртәбәле кунаклар килүе көтелә. Әлбәттә, зур бәйрәм буласын ишетеп кайткан якташлар да, аларның туганнары да күп булыр дип уйлыйбыз. Барысы да килсеннәр, җырласын-биесеннәр, көч-куәт­ләрен күрсәтсеннәр. Барысын да куанып каршы алачакбыз.

- Илебез картасында кеч­кенә генә нокта булып кү­ренгән Камышлы төбәге ни сәбәпле Бөтенроссия авыл Сабан туен үткәрү өчен сайлан­ган?

- 2018 елда Бөтенроссия авыл­ Сабан туе Курган өл­кәсендә уздырылган иде. Бәйрәм ахырында Бөтенроссия авыл Сабан туе билгесе Камышлы районына тапшырылды. Бу Самара өлкәсе губенаторы Дмит­рий Азаровның, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма коми­теты рәисе Ринат Закиров һәм Милли шура рәисе Васил Шәйх­разиевларның уртак карары.

Камышлы районында яшә­гән бөтен халыкның 81 процентын татарлар тәшкил итә. Күләмле бу чара район өчен генә түгел, гомумән губерния һәм илебез өчен дә истәлекле вакыйга булачак. Шушы инициативаны хуп­лаган өчен губернаторыбыз Дмитрий Азаровка һәм оештыру эшләре белән шөгыльләнгән өлкә хөкүмәте хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсе килә. Камышлы районына шундый ышаныч баг­лануы юкка гына түгелдер.

Төбәгебез дин, тел, мә­дәният ягыннан да бик үзен­чәлекле. Өлкә җитәкчелеге һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә торабыз, алар оештырган күп чараларда катнашабыз. Шушы Бөтенроссия авыл Сабан туе аркылы Татарстан, Россия киңлекләрендә яшәүчеләр дә Камышлыны белсеннәр, кунакчыллыгыбызны истә калдырсыннар, уңай хисләр белән генә өйләренә кайтсыннар өчен тырышабыз.

- Мондый күләмле чара­лар бик зур чыгымнар таләп итә. Финанс якны кем тәэмин итә?

- Әлбәттә, шулай. Самара өлкә хөкүмәте, министр­лыклар, ведомстволар, татар эшмәкәрләре һәм Камышлы районы администрациясе бәйрәм узачак мәйданны киңәйтү, электр уты, чиста су белән тәэмин итү, пычрак суны түгү урыннары булдыру, Камышлинка елгасы аша сигез күперчек салу, район үзәгендәге объектларны һәм юлларны яңарту эшләре белән шөгыльләнәләр. Шулай ук Татарстан Республикасы да бик зур ярдәм күрсәтә. Алар артистларны, спорт судьяларын китерәчәкләр, батырга бүләк әзерлиләр. Сабан туе мәйданының төп бизәлеше — Кукмара районы китереп салган татар йорты, өлкә хөкүмәте төзегән Самара кирмәне һәм Башкортостан хөкүмәте китереп куйган тирмәләр булачак.

- Рафаэль Камилович, бәй­рәмгә әзерләнү акча гына тү­гел, бик күп көч тә таләп итә бит. Нинди эшләр баш­каруыгыз турында сөйләп үте­гезче.

- “Формирование комфортной городской среды” федераль программасы буенча, мә­сәлән, элеккеге казначейство бинасы, тулай торак, “Кара төп” чишмәсе төзекләндерелде,  район Мәдәният йорты мәй­даны бик матур итеп эшләнде. Шунда сәхнә комплексы да булдырылачак, Бөек Ватан сугышында катнашкан якташыбыз шагыйрь Әнвәр Давыдовка бюст куелачак.  Район үзәге яшелләндерелә, Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәл, Җиңү паркы территориясе төзекләндерелә. Северная, Победа, Коммуна, Советская, Красноармейская, Клявлинская урамнарындагы 4,5 километр юлларга һәм 4,3 километр тротуарга яңа асфальт җәелә.

- Килгән кунакларны ни­ләр белән гаҗәпләндерергә уйлыйсыз?

- Сабан туе җыр һәм бию, спорт ярышлары бәйрәме генә булып калырга тиеш түгел, әлбәттә. Ул җирле тарих, идеология, тренинглар һәм оста куллар мәйданы да булачак. Сабан туе алдыннан кунаклар районның истәлекле урыннары белән танышачак­лар: Байтуганда — Сәләй Вагыйзов, Камышлыда — “Кабат СССРга” музейларын, Советская урамында — Иске мәчетне күрсәтәчәкбез.

Шулай ук чишмәләр, кичке Камышлы буйлап сәяхәт, семинарлар һәм мастер-класслар каралган. 28 июньдә район Мәдәният сарае каршында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булачак.

Сабан туен ачу тантанасы да бик шәп булырга ошаган.

Уйлавымча, тәгаенләнгән эшләребез барып чыгар, Бөтенроссия авыл Сабан туе матур узар дип уйлыйм. Аны оештыруга Камышлының һәр кешесенең һәм хезмәт кол­лективларының, районда­гы оешма җитәкчеләрнең, эш­куарларның, ига­нәчеләрнең көче керде. Туган ягыбыз тагын да матурланыр, яңа сулыш алып үсеп китәр, яңарып яшәр дип тырышкан якташларыбызның хезмәте буш­ка китмәс.

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1608

Комментирование запрещено