Рәшитемә

They-Placed-Their-Hopes-OriginalWithCut-774x1376-90-CardBannerКабереңә барам, дога кылам,
Исемә төшә бергә торулар.
55 ел гомерем синең белән үтте,
Синең белән күрдем шатлыклар.

Алыштырмыйм сине берәүгә дә,
Рәсемеңә карап елыймын.
Рәхәт тормышлардан никләр киттең?!
Яшәргә дә, яшәргә идең.

Кырыгың да үтеп китте,
Илле берең дә үтте.
Яннарымда син булмагач,
Йөрәк әрнешеп типте.

Дөрес әйткән борынгылар:
Пар канатлы булсын кеше.
Никләр мине ташлап киттең?
Син булмагач ямьнәр бетте.

Көтмәгәндә, кинәт кенә
81 яшеңдә кердең гүрләргә.
Синнән башка дөнья ямьсез,
Ялгызлыкка ничек түзәргә?

Дус-туганнар, авылдашлар белән
Тату яшәдең гомер-гомеpгә.
Балаларың олы кайгыда,
«Әти» диеп кемгә дәшәргә?

Йөрәгемдә яши олы сөю,
Давылларга каршы барырлык.
Балаларым бирә көч миңа
Хәсрәтләргә каршы торырлык.

Рәшиткәем, тыныч йокла,
Каберең нурлы булсын.
Рәхмәт фәрештәләре
Яныңда очып торсын.

Мәрьям СӘГЫЙДУЛЛИНА.

Дәүләткол авылы, Камышлы районы.

Просмотров: 962

Комментирование запрещено