Авыл уңганнарны ярата

Глава сельского поселения Старое Усманово Мидехат Шайдуллин

Мидехәт Шәйдуллин.

Камышлы районы гаҗәеп матур табигать почма­гын­да урнашкан. Урал тау­лары калкулыклары, куе ур­ман­нары, иртә яздан хәтфә чирәм белән капланган болын­нары, бормаланып аккан елга­лары бу якларга бер генә тап­кыр килгән кешенең дә күңе­лендә искиткеч матур тәэсир калдыра. Районның көнчыгыш “капкасы” — Иске Усман авылы да  әнә шундый матур бер урында җәелгән.

- Иске Усман җирлеге  Никиткино, Хмелевка, Неклюдово, Дурасово, Иске Чаговка һәм Иске Усман авылларын берләштерә. Һәркайсында диярлек аерым милләт кешеләре яши. Мәсәлән, Никиткинода элек-электән чувашлар, ә Хмелевкада украинлылар яшә­сә, Иске Усман — чын татар авылы. Аллаһыга шөкер, халык тату, милләтара ыгы-зыгылар килеп чыкканы  юк, — дип сөйләде җирлек башлыгы Мидехәт Шәйдуллин.

Җирлек халкы уңганлыгы, тырышлыгы белән аерылып тора. Югыйсә, һәр авылда да эшкуарлар, крестьян-фермер хуҗалыклары булмас иде. Җирнең күп өлешен Бозаулыкта яшәүче Александр Столяров эшкәртеп, бөртекле культуралар, көнбагыш үстерә. Ә җирле халыктан иң беренче булып фермерчылык белән искеусманлы Марат Шәйдуллин (урыны оҗмахта булсын) шөгыль­ләнә башлаган булган. Бүген аның эшен улы Илдар дәвам итеп,  шулай ук бөртекле культуралар һәм көнбагыш үстерә.

Фермерлар арасында хөкүмәт гранты отучылар да бар. Сөт җитештерү бе­­лән шөгыльләнүче Рамил Шәй­дул­лин һәм игенче Ринат Хәй­ретдинов, мәсәлән, шул акчага хуҗалыкларына яңа тракторлар сатып алганнар. Шәйдуллиннар гаиләсе грант­ның бер өлешен терлек сарае төзүгә тоткан. Бу мал башын күбәйтүгә, продукцияне үсте­рүгә ярдәм итә.

Иске Усман авылында яшәү­че Илдус Шәйдуллинның крестьян-фермер хуҗалыгы да ныклап аякка басып килә. Ул 400ләп гектар җир эшкәртә, үзе үстергән көнбагыштан май сыгып сата. Унбиш яшьлек улы Равил кыр эшләрендә дә, техника ремонтлаганда да әтисенең беренче ярдәмчесе.

Шәйдуллиннарның шәхси хуҗалыклары да зур. 60 баш сарык, 13 баш мөгезле эре терлек тоталар, үз печәнлекләре бар. Илдусның тормыш ип­тәше Гүзәлия дәүләт эшенә дә өлгерә, йорт-бакчаны да тәртиптә тота, төшке аш әзер­ләп, кырдагы эшчеләргә җи­бәрергә дә онытмый. “Кызыбыз Регина Самараның педагогия университетында укый. Ул җәйге ялга кайтканда миңа да бераз җиңелрәк була”, — дип елмая хуҗабикә.

Никиткино авылында яшәү­че Гавриловлар гаиләсен дә Мидехәт Шәйдуллин мактап туя алмый. “Бик уңганнар. Мал да асрыйлар, умартачылык белән дә шөгыльләнәләр. Үзләренең тракторлары, комбайннары бар. Гаилә башлыгы Сергей кышын үзенең техникасы белән юлларны чистартып тора. Соңгы елларда аңа искеусманлы Илнар Гыйләҗев ярдәм итә”, — дип сөйли ул.

Иске Усман авылының гади бер йортында урнашкан социаль реабилитация бүлеге тыштан җыйнак кына күренә. Ә өенә керсәң, хәйран каласың. Тәрәзә төпләрендә гөлләр үсеп утыра, ә ди­варлар, шкаф киштәләре чиккән, табигый материаллардан ясалган кул эшләре, картиналар белән бизәлгән. “Барысы да реабилитация үткән өлкәннәребез кулы белән эшләнгән”, — дип елмая бүлекнең хезмәт буенча инструкторы Гүзә­лия Нуретдинова. Биредә әби-бабайларга файдалы һәм нәтиҗәле ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Аларның теләкләрен һәм мөмкинлекләрен исәпкә алып, кызыклы программалар, төрле бәйрәмнәр уздыралар, мастер-класслар оештыралар. “Күп чаралар халкыбызның гореф-гадәтләрен, милли йолаларын саклап калуга юнәлтелгән. Мәсәлән, ел саен “Карга боткасы”, “Нәүрүз” бәйрәмнәрен, Ифтар мәҗлесе уздырабыз. Өлкәннәр бик канәгать”, — дип төрле бәйрәмнәрдә төшерелгән фотосурәтләрне күрсәтә мә­дәни чаралар оештыручы Зөл­фия Хисамет­динова.

Ә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре 83 әби-бабайга көндәлек проблемаларын хәл итәргә, йорт-өй эш­ләрен алып барырга ярдәм итә.

- Хезмәткәрләребез арасында оешма барлыкка кил­гән­нән бирле эшләүчеләр дә бар. Мәсәлән, Антонина Арте­мо­ваның хезмәт стажы 35 елдан артык инде, — дип сөйли бүлек җитәкчесе Гүзәлия Шәй­дул­лина. Ул үзе дә лаеклы хез­мәте өчен күптөрле Мактау ка­гәзь­лә­ренә, бүләкләргә ия булган.

с инетаСт УСм Ст УСм1 Ст Усм2 Ст УСм3 Ст Усм4

Авыл җирлеге буйлап йөр­гәндә төзек, чиста урамнарга, чәчәкләргә күмелеп утырган йортларга игътибар итми булмый. “Урамнарны, зиратларны, чишмәләрне чистартып торабыз.  Багана саен лампочкалар эленгән, төнлә дә көндезге кебек яп-якты. Төзекләндерү буенча районда ун ел буе беренчелекне тоттык. Соңгы елларда  гына Яңа Усман һәм Иске Ярмәк авыл җирлекләренә бирешә башладык. Анда халык күбрәк шул”, — дип куя Мидехәт Исламетдин улы.

Ә менә мәдәният өлкәсендә Иске Усман авылы җирлеге ярмәклеләрдән бер дә калышмый, “Ак каен” ансамбле кебек үк халык исеменә лаек булган “Шевле” (Никиткино авылы) чуваш ансамбле белән дан тота. Ул район, өлкә күләмендә уздырылган чараларда, милли фестивальләрдә катнашып, күптөрле бүләкләргә ия булган. Сәнгать җитәкчесе  Светлана Афанасьева һәр хореограф Наталья Вострякова өл­кән яшьтәге сәхнә осталары­на алмашка яшьләрне әзер­лиләр, чуваш халкының мә­дәниятен, милли йолаларын сак­лап калуга зур өлеш кер­тә­ләр.

- Гомумән, Камышлы районында яшәүчеләр бер-бер­сенең ана теленә,  гореф-гадәтләренә, ата-бабалар мирасына хөрмәт белән карыйлар, аларны саклап калуга зур әһәмият бирәләр. Мәсәлән, Иске Усман җирлегендә чу­вашларның Акатуен да, та­тар­ларның Сабан туен да уздырабыз, район админист­рациясе җитәкчелеге дә без­нең бәй­рәмнәрдән калмый, — дип сөйләде Мидехәт Шәй­дуллин.

Акатуй Никиткино авылында узса, татарларның милли бәйрәменә халык, әлбәттә, Иске Усманга җыела. 

Җирлекнең советы да шунда урнашкан. 160 йортлы авылда ки­тапханә, балалар бакчасы бар, фельдшер-акушер пунк­ты эшләп тора. Өлкә һәм район хөкүмәте ярдәме белән футбол һәм балалар мәйданчыгы ясалган. Анда авыл балалары да, җәйге ялга кайткан оныклар да рәхәтләнеп ял итәләр. 

Тирә-якка нур сибеп авыл уртасында манаралы мәчет балкый.

- Мәчетебезгә 274 ел тулды инде. Ул Самара өлкәсендә иң борынгы гыйбадәтханәләрнең берсе. Советлар заманында да ул ябылмаган, буш тормаган.  Моның өчен авыл халкы  шул елларда имамлык иткән мулла бабай  Минетдин ага Садриевка (урыны оҗмахта булсын) бик рәхмәтле. Бүген биредә Әнвәр хәзрәт Рамазанов имамлык итә. Ул бик белемле, ихлас күңелле кеше, — дип сөйли Мидехәт Шәйдуллин.

Кызганычка,  ун еллар элек, авылда бала саны әз булу сәбәпле, җирле мәктәпне япканнар. Югалткан әйберне кире кайтаруы бик кыен шул. Шуңа бүген 35ләп бала, көн саен, автобуска утырып, Яңа Усман авылына укырга йөри.

- Иске Усманда яшьләр күп булуы куандыра. Башка җир­ләрдәге кебек: “Эш юк”, — дип аптырап ятмыйлар, җиң сызганып җирдә эшлиләр, кы­шын ирләр вахта белән Се­бергә йөри, — дип горурланып сөйли Мидехәт әфәнде. — Шу­ңа авыл бетү куркынычы янамый. Авыл бит ул уңганнарны ярата…

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1008

Комментирование запрещено