Зыя Ярмәки, Гали Гәрәев яшәгән монда

Минсәгыйт

Минсәгыйть Шәйхетдинов.

Ярмәк җирлеге башлыгы булып Минсәгыйть Низамет­дин улы Шәйхет­динов әле ел ярым гына эшли. Моңа кадәр ул туган авылы Иске Ярмәктә — укытучы, соңрак район администрациясе баш­лыгы урынбасары булып хезмәт иткән иде. Эшләгән һәр урында Минсәгыйть Низа­метдин улы үзен уңай яктан күрсәтеп килде. Авыл җирлеге башлыгы буларак та нәтиҗәле эшләячәгенә шик юк. Үз карамагындагы авыллар ту­рында ул болай сөйләде:

- Ярмәк  җирлегенә өч авыл керә — Иске Ярмәк, Чулпан һәм Яңа Ярмәк. Чулпан да, Яңа Ярмәк авылы да Иске Ярмәктән аерылып чыкканнар.

Бу авылларда уңган һәм булган ләкин бик үзенчәлекле халык яши. Уңганлыгы өстенә җырга-моңга, биюгә, иҗатка оста. Иске Ярмәктә “Ак каен” җыры авторы, шагыйрь Зыя Ярмәки, язучы, революционер, уйлап табучы Халик Садри, халык артисты Рәшит Шамкай, тальян гармуннар ясау остасы Гали Гәрәев һәм һәм тагын бик күп талантлы шәхесләр туган. Авылда 50 елга якын “Ак каен” татар халык фольклор ансамбле эшләп килә. Һәвәскәр артистларыбыз бик күп Татарстан, Бөтенроссия конкурсларында җиңеп, “Ярмәк вагы” биюен бөтен дөньяга тараттылар.

Шулай ук биредә үткән гасырның 60 — 70нче елларында физкультура укытучысы булып эшләгән Мөхәммәтнур Шириязданов истәлегенә — чаңгы ярышлары, математика укытучысы, шахматчы Салих Шәрәфетдинов истәлегенә — шахмат турнирлары, олылар һәм балалар өчен аерым Сабан туйлары, Урам концертлары бәйгеләре уздырылып килә, мәктәп балалары өлкә “Зарница” уеннарында катнашып, ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнәләр.

Авыл мәчете имамы Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәрим олыларны һәм балаларны мәчет тирәсенә җыя алды. Дин дәресләренә йөрүче балалар Татарстанда, өлкә Җәмигъ мәчетендә уздырылучы Коръән уку бәйгеләрендә катнашалар, призлы урыннар яулап кайталар. Шулай ук хәзрәт авыл тарихы белән дә бик нык кызыксына, эзләнүләр алып бара. Мәсәлән, аның тырышлыгы белән Зыя Ярмәкинең дүрт шигырьләр җыентыгы архивлардан табып алынды. Мәктәп укучылары, шагыйрьнең 130 еллык юбилеена әзерләнү нияте белән, татар теле укытучысы Әлфия Баһаутдинованың әдәби түгәрәгенә йөрделәр, катлаулы төзелештәге ши­гырьләрне сәнгатьле итеп  укырга өйрәнделәр һәм шуның белән өлкә конкурсларында, татар теле олимпиадаларында катнашып, призлы урыннар яуладылар.

Авыл җирлеге администрациясе мәктәп, балалар бакчасы, социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, дини оешма, ветераннар оешмасы белән берлектә эшли. Авыл елдан-ел матурая, төзекләндерелә. Соңгы елларда гына Чулпан авылы клубына,  Иске Ярмәк авылы Мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды, ”Комфортная городская среда” өлкә программасы буенча Халикъ Садри исемендәге Мәдәният йорты каршындагы мәйдан төзекләндерелеп, фонтан, эскәмияләр куелды, ял итү урыны булдырылды.

Минсәгыйть Шәйхетдинов.

Минсәгыйть Шәйхетдинов.

Мәктәп йортында исә спорт мәйданчыклары үсеп чыкты, спортзалга капиталь ремонт ясалды, асфальт юллар җәел­де. Балалар бакчасына капиталь ремонт ясалуы да авыл өчен зур  вакыйга. Суүткәргеч торбалары алыштырылып, тау өстендәге чишмәдән авылга саф су агып төшә. 

Бу уңышлар барысы да авылдашларның бердәм, дус булуын дәлилли.

Ярмәк авыл җирлегендә берничә крестьян-фермер ху­­җалыклары эшләп килә. Алар­ның берничәсе грантлар отып, тракторлар, сыерлар сатып алдылар, фермаларын төзек­ләндерделәр. Мәсәлән, шәхси эшкуар Илшат Каюмов сөтчелек бизнесы, игенчелек белән шөгыльләнә. Илдар Ганиев хуҗалыгы да соңгы елларда күтәрелеп китте. Ул да, грант отып, техникасын яңартты, 1000 гектар җирне эшкәртеп төрле культуралар чәчте, мөгезле эре терлекләр асрый. Камышлы районында  фермер,  эшкуарлар булу өчен бернинди дә киртәләр юк. Без иң беренче чиратта аларга ярдәм итәргә тырышабыз.

Барлык авыл җирлек­лә­рендә проблемалар булган кебек, бездә дә эшлисе эшләр күп әле. Мәсәлән, мәктәбебезгә капиталь ремонт ясау өчен әле 2013 елда ук өлкә программасына кергән идек. Әлегә кадәр моңа акча бирелмәде. Берничә ел эчендә бу мәсьәлә дә чишелеш табар, дигән өметтә яшибез. Иске Ярмәк авылында искергән суүткәргечләрне, колонкаларны алыштырасы, юлларны тигезлисе бар әле. Чәчелмичә калган иген җирләребез дә хуҗаларын көтә. Аларны эшкәртергә теләк белдергән фермерлар документлар юнә­теп йөриләр. Киләсе елда бу проблеманы да чишәрбез, дип уйлыйм.

 «Бердәмлек».

Просмотров: 914

Комментирование запрещено