Әниемә

5985663_xlargeБасуларда һәм кырларда,
Җиләкле аланнарда
Насыйп булмады йөрергә,
Әнием, синең белән.

Йөрәк әрни, йөрәк сыкрый,
Күзләремнән яшьләр тама.
Әнием, мине ташлап киттең
Җәйге матур айларда. 

Җиләкләр дә бик күп иде,
Сине юксына микән?
Безнең турыда әйтәсе юк,
Син генә кирәк икән. 

Синнән башка, әнием, моңсу,
Күңелем бер ямь тапмый.
Бакчадагы кошлар никтер
Гел моңсуланып сайрый. 

Әнием, бәгърем, сизәмен мин,
Син бит гел безнең янда.
Исән чагыңдагы кебек
Булышасын hәpкайда. 

Бер Ходаемнан сорыймын:
Урының оҗмахта булсын.
Тынычлап ят, әнекәем,
Борчылма безнең өчен.

Галимә ӘХМӘТШИНА.

Камышлы авылы.

 

 

Просмотров: 607

3 комментариев

  1. Хәерле иртәләр. Беренче укыганда ике шигъри юлларым кушылган кебек иде. Юк бу минем , яраткан Әниебез, Гыйләҗева Мөхтәрәмә Ибатулла кызы, якты дөньядан киткәч, өзгәләнеп,2015 елны язган юлларым. Бу шигырем атала, Яраткан Әниемә багышлап, дип. Мин 2018 елны кечкенә булса да китап бастырып чыгардым, ул анда бар, 70 биттә. Китабымны, Камышлы библиотекасына, мәктәбенә һәм дә мәдәният йортына бүләк иттем.Бу бит полный плагиат. Просто до глубины души обидно (татарча таба алмадым, ничек миңа авыр икәнен күрсәтергә, ул бит минем йөрәк түреннән чыккан юллар). Ярар инде берәр частушка юллары булса… Нәсимә Гаянова(Гыйләҗева)

  2. Гафу итегез , укый башлагач та үземнең шигъри юллар дип белдем, тик азак вакытта мин сезгә җибәрмәгән идем. минем стиль

  3. Хәерле көннәр. Бу бит минем шигъри юллар, бер -ике төше генә төзәтелгән. Һәм дә икминем ике шигыр не берләштергәннәр.
    Насыйп булмады йөрергә
    Әнием синең белән,
    Җәй көнендә басуларда
    Җиләкле аланнарда.

    Йөрәк әрни, йөрәк сокрый
    Йөрәкләрдән кан тама…
    Әнием безне ташлап киттең
    Җәйге матур айларда.

    Җиләкләр дә бик вак быел
    Сине юксына алар.
    Безнең турда әйтәсе юк
    Гел синең янда уйлар.

    Синнән башка, Әнием, моңсу
    Күңелебез ямь тапмый.
    Бакчалардагы кошлар да
    Гел моңсуланып сайрый.

    Әнием, бәгърем, сизәмен мин
    Син гел безнең арада.
    Исән чагындагы кебек
    Булышасың һәр чакта.

    Бер, Ходаем, сорыйм синнән
    Урының оҗмаһта булсын.
    Тыныч кына ят, Әнием,
    Борчылма безнең өчен.

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>