Кырларда игеннәр шаулый

салахов бмБулат әфәнде Сәлаховны гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган белгеч буларак та, соңгы ун елда яхшы гына уңыш алып эшләүче фермер хуҗалыгы җитәкчесе буларак та Камышлы районында гына түгел, тирә-як өлкәләрдә дә яхшы беләләр.

Ул үзенең хезмәт юлын Камышлының “Мир” колхозы кырларында баш­лаган иде. Ә хуҗалык тар­кал­гач, элеккеге колхоз җир­ләрен арендага алып, фермер булып эшли башлады. Уңыш көттермәде, чөнки Булат Сәлахов кырлардагы туф­рак­ның нинди булуын да, нинди ашлама кертергә кирәк­леген дә, ул җирдә нинди культуралар үстереп булуын да яхшы белә.

Фермер иген кырларына хөрмәт белән карый. Чәчү вакыты җиткәнче техниканы ремонтлап куя,  язгы кыр эшләренә соңга калмыйча керешә, сортлы орлыклар чәчкәндә минераль ашламаларны кирәгенчә кертә. Ул һәр культураны чәчү технологиясен үтәп, эшне белеп эшли. Шуңа нәтиҗәсе дә бар — елның елында бөртекле культуралардан югары уңыш алып килә. Мәсәлән, корылыкка карамастан, үткән көзне гектарыннан 13,9 центнер уңыш җыеп алды. Ә кайбер кырлардан 40 центнердан артык уңыш алган чаклары да булды.

Быел “Б.М.Сәлахов” хуҗа­лыгы язгы бөртекле культураларны — 570, көнбагышны – 250, карабодайны — 90, күп­­еллык үләннәрне — 80 гек­тарда чәчкән. Язгы кыр эшләрендә трактористлар Раил Габдрахманов, Әсфир Шәй­мәрданов, Айрат Шәкүров, машина йөр­түче Радмил Гайсин тыры­шып эшләделәр. Авыл хуҗа­лыгы ветераннары Исламнур Шәй­мәрданов, Халит Кәш­фәров, Мәҗит Фәттахов, Равил Якупов та язгы һәм көзге кыр эшләре вакытында ярдәмгә киләләр.

- Аларның ярдәме, киңәше бик кирәк, — ди Булат әфәнде.

Коллектив кечкенә генә булуга карамастан, фермер хуҗа­лыгы чәчү эшләрен вакытында тәмамлаган, пар җирләрен эшкәртеп куйган. Быел аның 270 гектар җирләре ял итә. Чәчүлекләрне корткычлардан, чирләрдән, чүп үләннәреннән арындыру кебек эшләр дә үз вакытында һәм сыйфатлы итеп эшләнә.

Фәния КӘРИМОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1370

Комментирование запрещено