Казанның Мәрҗани исемендәге татар гимназиясе укучысы БДИда 399 балл җыйган

054Рамил Баһавиев рус телен, информатика һәм физиканы 100 баллга, ә математиканы 99 баллга тапшырган.

Казан (Идел буе) федераль университеты каршындагы Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә укучы Рамил Баһавиев БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыйган. Ул рус телен, информатиканы һәм физиканы 100 баллга, ә математиканы 99 баллга тапшырган. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу уникаль очрак, 1-11 сыйныфларда татар телендә белем алучы бала чыгарылыш имтиханнарын иң югары баллга тапшыра», — диде Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы урынбасары Алия Заһидуллина.

Рамил сүзләренә караганда, имтиханнарга әзерләнгәндә ул ял турында да онытмаган. «Барысы да чама белән булырга тиеш, ял һәм әзерлек арасындагы йөкләмәне дөрес бүләргә кирәк. Һәм иң мөһиме үз көчләренә ышану», — диде ул.

Киләчәктә ул фәнни өлкәдә эшләргә җыена, чөнки математика һәм физика фәннәренә өстенлек бирә.

Бүген Казанда «Казан Арена» стадионы каршындагы мәйданда беренче тапкыр гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе узачак. Анда Казан мәктәпләренең 5 мең 766 укучысы катнашачак. Бүгенге бәйрәмдә мәктәп укучылары исеменнән җавап сүзе белән Рамил Баһавиев чыгыш ясаячак, диелгән КФУ матбугат хезмәте хәбәрендә.

tatinform.ru

Просмотров: 933

Комментирование запрещено