Кичә Камышлы авылына көн дәвамында кунаклар килде. Алар биредәге музейлар белән танышты. Музейларда йөргәннән соң, кунаклар кич белән Камышлы авылы үзәгендә төзелгән зур сәхнә янына җыелды.
Биредә чын мәгүнәсендә алма төшәрлек тә урын юк иде. Татарстан артистлары чыгышын карарга төрле милләт вәкилләре җыелды. Тамашачыга үз җырларын Резидә Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Рөстәм Асаев, Искәндәр Биктаһиров, Фердинанд Сәлахов, Гөлназ Гафурова, Казан бию ансамбле һәм башка сәнгать әһелләре бүләк итте.
Просмотров: 1531