Җир бәйрәме, җыр бәйрәме, җан бәйрәме – САБАНТУЙ

APuwVAl9I1cЕл саен Тольятти Сабан туенда йә яшенле яңгыр ява, йә тын алмаслык кызу була иде. Ә быел кояш, матур елмаеп, җылы һава белән иркәләде. Толь­ятти Сабан туе елның елында Идел буендагы иң гүзәл урында — Прибрежный паркында үтә. Быел да ул Тольятти башлыгы Сергей Анташев һәм Автозаводский районы башлыгы Юрий Хвостов ярдәме белән, чын мәгънәсендә, гөрләп узды.

Табигатьнең, яңа күлмәк киеп,

 Чәчәкләргә күмелгән көннәре.

                                  Җир шарында Сабантуйлар    гөрли -

                                   Халкыбызның күркәм  бәйрәме.

“Өч атың булса, ат чабышлары оештыр”, — дигәннәр борынгылар. Ә ат чабышлары Тольятти Сабан туеның йөзек кашы. Быел әле татар кызлары ат өстендә джигитовка күрсәтеп тә бәйрәмгә килүчеләрне таң калдырдылар. Сабан туе бәйрәменең яме булган ат чабышларын үткәрү — Рифкать Низамовның иң яраткан шөгыле. Ул — ат чабышларын үткәрүнең башлап йөрүчесе дә, баш хөкемдары да. Рифкать Әхмәт улы, гомере буе туган Выселки авылында яшәп, җитәкче урыннарда эшләгән, ә соңгы елларда фермер хуҗалыгы оештырып җибәргән, халыкның көнкүрешен яхшыртуга зур өлеш керткән егетебез. Ул, Тольятти тирәсендәге атларны барлап, ел саен чабышлар үткәрә.

Сабан туеның үзәге, әл­бәттә, көрәш мәйданында. Монда инде аталы-уллы Шамил  һәм  Рәис Гайнулловларга тиңнәр юк. Алар да көрәшне оештыручылар да, хөкемдарлар да. Быел Тольятти Сабан туенда танылган көрәшче, дзюдо буенча СССР һәм Европа чемпионы, СССРның атказанган спортчысы Хәбил Бикташев кунак булды. 101 килограммлы Тольятти егете Джумахом Меликов (рәсемдә)көрәш батыры исеменә лаек булды. Икенче урынга 95 килограмм авырлыктагы Татарстан егете Рәсүл Гыйззәтуллин чыкты. Балалар һәм олылар өчен кашыкка йомырка салып йөгерү, су ташу, чүлмәк вату, баганага менү, капчык киеп йөгерү, күз бәйләп уенчык кисү кебек күпсанлы уеннар да оештырылган иде.

Иртәдән кичкә кадәр мәйдан шау-гөр килде. Зур һәм кече сәхнәләрдә үзешчән сәнгать коллективлары, Татарстан Рес­публикасың Балык бистәсе артистлары чыгыш ясадылар. Махсус чакырылган Татарстан артистлары Нияз Җәләлов һәм Рәфис Кәлимуллин матур җырлары белән сәхнә яныннан халыкны озак җибәрмәделәр.

Бәйрәмнең тантаналы өле­шендә Тольятти татар милли-мәдәни мохтарияте рәи­се Ислам Гомәров мөхтәрәм кунак­ларны, тамашачыларны бәй­рәм белән котлады. Ә Балык бис­тәсенең Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Исланов, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен җиткереп, милләтебезне, гореф-гадәт­ләребезне саклап калу, мәдә­ния­тебезне үстерү өчен күп көч куйган Тольятти татарларына Рәхмәт хаты тапшырды.

Дәүләт Думасы депутаты Владимир Бокк, Губерна Думасы рәисенең беренче урынбасары Екатерина Кузьмичова, Губерна Думасы депутаты Владимир Дуцев, Тольятти шәһәр Думасы рәисе, депутат Николай Остудин, Автозаводский районы башлыгы Юрий Хвостов, Ставрополь районы башлыгы Владимир Медведев, Сызран татарларының милли-мәдәни автономиясе рәи­се Ринад Шәрәфетдинов, Толь­ятти шәһәре милли-мәдәни автономиясенең Бердәм шурасы рәисе Юрий Дёмкин һәм Выселки авылы башлыгы Замир Мәрдиев, халыкны тәбрикләп, бәйрәм дәртен тагын да күтәреп җибәрделәр. Татарстанның Балык бистәсеннән килгән ярдәм­челәребез һәм иганә­челәр тарафыннан әзерләнгән сый-хөрмәттән дә кунаклар канәгать калдылар бугай.

Бәйрәмнең төп иганәчеләре санында, һәрвакыттагыча, «АМ Компани», ООО «Сфера С» (директоры Сергей Ковалюк), «Урал Лада» фирмасы (директоры Геннадий Огуречников), Сөләйман Утюшев, «Юнис групп» җитәкчесе Әнисә Насыйрова, «Деревенька» компаниясе җитәкчесе Ирек Галимов, ”Чемпион” спорт товарлары сату йорты җитәкчесе Рәшит Сәгъдиев, “Зерно-экспорт” компаниясе җитәкчесе Азат Мәкъсутов, «Көрәш» Федерациясе президенты Марат Аксянов, “Альмакс — КИА” сәүдә йорты башлыгы Альберт Ильязов, «РасАБ авто» сәүдә йорты башлыгы Рәмис Әхмәтов һәм Рөстәм Якупов, Рәшит Багдалов, Хөсәен Рәхмәтуллин, Рәсим Ибраев, «Ихлас» хәләл ашамлык кибетләре хуҗасы  Рәшит Бәхтиев, «Спартак» спорт товарлары сәүдә йорты, “ВТБ-банк” директоры Максим Попков, «Фабрика качества», «Ак Барс» банктан Әлфидә Гыйлаҗетдинова һәм Фават Шәһвәлиев, “ГАЛЛ-плюс”  директоры Самир Исрафилов, “Тесто” челтәре директоры Тимур Гафуров, «Акробат» рек­лама компаниясе, “Радио Ваня” радиостанциясе һәм башкалар.

Ә 2020 елда Сабан туе бәй­рәме шәһәр көнендә — июнь­нең беренче ялында узачак. Исәнлектә очрашырга насыйп булсын!

39eI0j7GVV0s-SeLTTnyR4APuwVAl9I1c

Зөлфия ГАЛИХАНОВА

Тольятти шәһәре.

«Бердәмлек».

 

                                

Просмотров: 964

Комментирование запрещено