1989 елның июнендә Куйбышев ипподромында беренче мәртәбә өлкә Сабан туе үткәрелде. Иртән-иртүк Куйбышев ипподромына халык агыла башлады. Арада җирле халык та, өлкәнең шәһәр-авылларыннан, күрше төбәкләрдән һәм республикалардан килгән кунаклар да бар иде. Аларны барысын да Куйбышевта беренче тапкыр үткәреләчәк Сабан туе — татар халык бәйрәме чакырып китерде. Ул әле генә оештырылган “Туган тел” оешмасы тарафыннан үткәрелде.
Нинди күңел ачулар гына булмады бу бәйрәмдә! РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Колючев җитәкчелегендәге “Ялкынлы яшьлек” татар халык ансамбле концерты да, авыл үзешчәннәре чыгышы да, гармун көенә күмәк биюләр дә… Ә күпләр юан баганага менү бәйгесен көтеп алдылар. Иң җитезне югарыда әтәч көтә иде бит! Бу бүләккә куйбышевлы Рәҗгать Галимов ия булды. Гер күтәрү, көянтә-чиләк белән йөгерү бәйгеләрендә дә халык күп катнашты.
Ә бәйрәмнең йөзек кашы ул, әлбәттә, милли көрәш иде. Анда Куйбышевтан, Тольяттидан, Татарстанның Әлмәт шәһәреннән, Азнакай районыннан, Куйбышев өлкәсенең Шенталы һәм Челно-Вершины районнарыннан утызлап батыр (бу әле малайларны, яшүсмерләрне һәм бабайларны санамыйча) бил алышты.
Көрәш 75 килограммга кадәр һәм аннан өстә авырлыкларда барды. Өч сәгатьлек киеренке көрәштән соң, абсолют батыр исеме билгеле булды - Азнакайдан килгән “Татнефтегаз” идарәсе мастеры, көрәш буенча спорт мастеры, Бөтенроссия ярышлары призеры Әсләм Шакиров иде ул. Көрәшнең төп хөкемдары, самбо буенча Европа чемпионы Хәбил Бикташев аның иңенә төп бүләкне — сарык тәкәсен китереп салды. Әсләм, сарыкны җилкәсенә салып, мәйданны әйләнгәндә, халык батырны кайнар алкышларга күмде. Көрәшнең бөтен бүләкләрен дә әлмәтлеләр – милли көрәш буенча спорт мастерлары Ильяс Билалов, Салават Йосыпов һәм беренче разрядлы Алмаз Билалов алып китүләрен дә билгеләп үтмичә булмас. Татарстанлылар Куйбышев батырларына көрәш буенча яхшы “дәрес” биреп киттеләр.
…Көрәш тәмамлануга ипподромда атлар чабышы башланды. Беренчеләрдән булып Кләүле районының “Мир” колхозыннан Равил Баһаутдинов, Айрат Мәхмүтов һәм ипподромның тәҗрибәле җайдагы Николай Сатвалдыев катнаштылар. Соңгысы Акробат (Куйбышевның Дәүләт конюшнясыннан) кушаматлы атында иң җитезе булып, беренче урынны яулады.
Аннан соң ипподромда бер-бер артлы төрле ат заводларыннан, колхозлар һәм совхозлардан килгән атлар узышты.
Кемнән генә сорама, барысы да Сабан туеның уңышлы узуын белдерделәр. Ә бәйрәм башлануга бер сәгать калганда, “Туган тел” оешмасы активистларының бәйге уздыру өчен чокыр казып, багана утыртып йөргәннәрен (кирәк материалларны соңгы минутка кадәр табып булмады) күпләр белми иде шул. Красный Яр районының “Сезон” кооперативы, районның партия һәм башкарма комитетлары җитәкчелеге ярдәме генә авыр хәлдән коткарды. Сабан туеның төп бүләкләре — әтәч белән сарыкны да нәкъ алар бирделәр.
- Красный Яр татарларына зур рәхмәт, алар булмаса, кыен хәлгә калган булыр идек, — дип сөйләде “Туган тел” оешмасы советы әгъзасы Рәшид Абдуллов. — Куйбышев татарларының милли бәйрәмнәргә сусавын күреп, Сабан туен уздырырга булдык. Тик бер яклап та ярдәм кулы сузучылар табылмады. Барысын да үз өстебезгә алырга туры килде. Соңгы минутта диярлек оешманың исәп-хисап счетына Масленников исемендәге завод, 4нче ГПЗ, авиация һәм “Металлург” заводлары һәм башка оешмалардан акча килеп төште. Тик, вакыт кыска калу сәбәпле, без ул акчалардан тиешенчә куллана алмадык.
Бәйрәмгә шәһәр башкарма комитеты һәм Промышленность районы администрациясенең җаваплы хезмәткәрләре килерләр, дип өметләнгәннәр иде оештыручылар. Кызганычка, килүчеләр булмады…
Куйбышевның беренче Сабан туе төрле күзлектән төрлечә күренә шул. Халык өчен ул күңелле, онытылмаслык бәйрәм булды һәм аның кабат уздырылуын теләп калдылар. Сәхнә артында да дустанә мөнәсәбәт, ярдәмләшү булса, Сабан туе барысы өчен дә бәйрәм булыр иде.
Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.
(«Волжская коммуна» газетасыннан)
Просмотров: 877