Күп хатынлы гаиләдә икенче хатын булып яшәү… ул ничек? Бәхетле икенче хатын белән әңгәмә

2 женаАчыктан-ачык үзләре турында сөйләмәсәләр дә, Татарстанда күп хатынлы гаиләләр арта бара. Исемен әйтергә теләмәгән бер ханым «Интертат»ка үзенең икенче хатын статусындагы тормышы хакында сөйләде. Аның ике баласы бар, беренчесенә ун, икенчесенә бер яшь.

- Сез кайдан, нинди гаиләдән?

- Мин үзем Казанныкы, этник мөселманнар гаиләсеннән. Монда тудым, монда үстем, укыдым, хәзер эшлим. Дәү әниләр-әтиләр намазда. Әти-әнием Аллаһны бар дип белүчеләр, ләкин намазны кечкенәдән укымыйлар. Мин 4 ел элек намазга басып, яулыктан йөри башладым. Мин үзем 2014-2015 елларда яулык бәйләдем. Икенче кызым белән декретка киткәнче — 2011 елдан 2018 елга кадәр стационарда терапевт булып эшләдем.

Беренче ир белән тормыш

- Беренче ирегез белән күпме тордыгыз?

- Беренче ирем, беренче кызымның әтисе белән исламга кадәр, институт бетергәч, 22 яшьтә өйләнештек. Кызганычка, аның белән озак тормадык. Аны начар кеше дип әйтә алмыйм, шулай килеп чыкты, бергә була алмадык. Якынча 2-3 ел тордык. Миңа 24 яшь тирәсе булганда аерылыштык.

Икенче иргә китергән юллар

- Икенче ирегез белән ничек таныштыгыз?

- Танышулар сайтында таныштык. Беренче иремнән соң озак вакыт берүзем булдым. Дөресен генә әйткәндә, яңадан кияүгә чыгармын дип уйламаган да идем. Аннары инде исламга килгәч, потенциаль ирне мөселманнар арасыннан сайларга булдым. Ләкин икенче хатын булырмын дип беркайчан да уйламаган идем.

- Танышулар сайтында үзегезгә ир эзләргә сезне нәрсә этәрде?

- Аерылышканнан соң беренче вакытларда рәхәт кебек иде. Нәрсәсе бар инде, миңа ир кирәкми, үзем акча эшлим дип уйладым. Финанс яктан ярдәм кирәк булганга түгел, бары тик иптәш, дус, ир кирәк булганга теркәлдем. Мөселманнар арасыннан сайладым, мөселман булмаганнар да танышырга теләк белдерде.

Үземне табиб кеше дип язгач, әлбәттә, танышырга теләүчеләр күп булды. Мактанып әйтүем түгел, табиб статусы булгач, интеллигент хатын-кыз булырга тиеш дип, шунда ук кызыксыналар. Кемгәдер моңа кадәр кияүдә булганым ошамады, кемгәдер — бала булуы. Дөресен генә әйткәндә, бу сайтта теркәлгәндә, дөньяда гомумән нинди кешеләр бар дигән “спортивный интерес” бар иде.

- Сез әйткән сайтта теркәлгәндә моногамный брак/полигамный брак дигән пунктны сайларга кирәк бит, сез кайсысын сайладыгыз?

- Шул пунктта мин шаярып кына күпхатынлылыкка уңай карыйм дигән билге куйдым. Ничегрәк булыр икән дидем. Нәкъ тә икенче хатын булып чыгарга тәкъдимнәр күп булды. Ә минем ир-атлар ничек икенче, өченче хатын алу ниятенә барып җитәләр, нәрсә тәкъдим итә алалар икән дигән кызыксыну бар иде. Баштарак бу бераз кыргый булып тоелды. Юк, ничек инде, бу ирләр бик сәер дип уйладым. Ирләрнең ни өчен күп хатынлы гаилә төзергә теләвен, нәрсә эзләгәннәрен аңлар өчен алар белән аралашырга кирәк. 

Ислам динендә булмаганнарның кайберләре, үзенә гөнаһ алып, икенче хатын сөяркә бит ул дип әйтә. Бу — бик зур ялгышлык. Чөнки сөяркә белән ир-ат мөнәсәбәте ул аларның икесе арасында гына. Ә күпхатынлы гаилә ул тулы бер система. Монда син ирең, аның әти-әнисе, беренче хатыны, аларның балалары, туганнары белән мөнәсәбәтләр төзисең. Ир-ат та хатынының аңа кадәр балалары булса, балалары белән, әти-әнисе, туганнары белән мөнәсәбәтләр төзи. Моңа психологик яктан әзер булырга кирәк. 

Читтән караганда гына ир-атлар импульслар, эмоцияләр белән эш итә. “Менә мин бер хатын-кызны күрдем, мин аны икенче хатын итеп алам”, дип уйлыйлар, имеш. Бәлки андыйлар бардыр, мин юк дип әйтә алмыйм. Ләкин андый гаиләләр тиз таркала. Ә менә икенче хатын алып, аның белән еллар буе торып, ике гаиләне дә яхшы итеп алып барырга әзер булырга кирәк. Аның чыннан да ихтыяҗы булырга тиеш. Ни өчен? Аллаһ Тәгалә аларны шулай яралткан бит, ирләр хатын-кызларны ярата. Алар үзләрен солтан кебек хис итәргә ярата, аларга гел игътибар кирәк. “Минем канатым астында гаиләләр булырга мөмкин” дип уйлый. Үзләрен әтәч шикелле хис итәләр: менә мин шундый молодец. 

Алар белән никах сайтында аралаша-аралаша, ир-атларга ни өчен икенче хатын кирәк булын аңлый башладым.

- Ни өчен икенче хатын кирәк дип уйлыйсыз?

- Ирләр хайваннарга хас инстинктлар, төрле эмоцияләр белән генә җитәкчелек итсәләр, хатын-кызга әйтерләр иде: әйдә бир миңа фотографияңне, син миңа ошыйсың икән, очрашабыз, ошамыйсың икән, очрашмыйбыз. Ә шушы сорауга җитди килгән төпле ирләр иң беренче сорый: син нәрсә көтәсең бу гаиләдән, синең нинди шартларың бар? Менә минем шундый шартлар бар, син аларны кабул итәсеңме? Ягъни төпле ир-ат ул башта шушы системаны төзергә адым ясый. Шушы системаны төзү өчен ышанычлы ир дә кирәк, ышанычлы хатын да кирәк. 

Алар белән аралашканда, мин инде сизә идем — кем төпле сораулар бирә, алардан инде икенче этапта сезне нәрсә этәрде соң дип сорарга була. Аллаһ Тәгалә ирләрне полигам итеп яраткан. Алар күз белән ярата. Аларны моның өчен бер дә гаепләп булмый. 

Аллаһ Тагәлә ни өчен ике, өч, дүрт хатын алырга рөхсәт иткән? Моның ике төп сәбәбе бар. Беренчесе: ирләр дә, хатыннар да зина кылмасын өчен. Икенчесе: Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи вә сәлам вакытында, сугышлар булганда, күп ирләр үлгән, күп хатыннар балалар белән ялгыз калган. Мәсәлән, чүлдә нәрсә үстерсеннән алар? Ул вакытта бит хәзерге кебек идән юучы булып эшлим дә, балаларны үстерәм дигән әйбер булмаган. Тол хатыннарны ничектер опекага алырга кирәк була. Ә ничек? Бары тик законлы рәвештә никах белән генә. Шуңа күрә, ул вакытта икенче, өченче, дүртенче хатыннар бик күп була. Ирләрнең кабат хатын алуы нәкъ тә менә социаль мәсьәләләрне чишү ысулы булган. Шул заманнан ул сөннәт булып шундый формада килгән. 

Әгәр дә ир кешенең үзе ошаткан хатын-кызы, аның тагын бер хатын алырга теләге бар икән, шулай ук, ул хатынны бәхетле итәргә, матди яктан тәэмин итәргә, мөмкинлеге бар икән, рәхим итеп алсын.

- Сайттан аның хатыны бар икәнлеген сез белә идегез?

- Әйе. Ул миңа барысын да сөйләде, хатыны, дүрт баласы барын… Аны аңлар өчен, гел сораулар бирдем. Балалары, хатыны турында белештем. Әйтәм бит, миндә башта “спортивный интерес” иде. Башта бу кешегә икенче хатын булып кияүгә чыгам дигән уй булмады. Сөйләгез әле, бәлки берәр проблемагыз бардыр, мин әйтәм. Кеше белән аралаша башлагач, аңлашыла бит, ни өчен аның шундый нияте бар.

- Аның нияте нинди иде? Беренче гаиләсендә нәрсә җитми иде дип уйлыйсыз? Сезнең белән ничә яшендә танышты?

- Аңа 36 хәзер, миңа 33. Ул вакытта аңа 33, миңа 30 яшь иде. Дөресен генә әйткәндә, ул бик дөрес эшли: өйдә беренче гаиләдә булган барлык хәлләрне аманәт итеп саклый. Бу дөрес. Беркайчан да зарланмый. Гаилә эчендә булган проблемалар гаилә эчендә кала. Аның балалар өчен мин җаваплы, мин аларны ташламыйм дигән төгәл позициясе бар. Ул яхшы әти. 

Сине хатыныңда нәрсә канәгәтьләндерми дип сораганым юк. Андый сораулар бирү акылсызлык. Нормаль ир кеше дөресен беркайчан әйтми дә. Алар бергә 16 ел торган, без танышканда 14 ел иде. 14 ел эчендә аларның гаиләләре формалашкан, көнкүреш проблемалары булган. 

Шул вакытта ул миңа әйтә иде: миңа ниндидер тынычлык кирәк. Проблемаларны хәл итеп аргач, барып утырып чәй эчеп, паркка чыгып, яңа кешене белеп, сөйләшеп утырасым килә дип әйтә иде. Гаиләдә тынычсызлык, менә синең янда тынычлык эзлим дип әйтәсе килми аның, бары тик: “Азрак арыдым”. Дүрт бала, гаилә, монда, тегендә, эштә, чабасың… Проблема һәрбер кешедә бар. Ул ялгыз кешедә дә, гаиләледә, миндә дә, синдә дә бар. Көн саен акча каян алырга, балаларны киендерергә, квартплата түләргә кирәк, машина ватыла, баланы мәктәпкә җыясы бар… Хәтта балалары булмаган кешеләрдә дә проблема бар ул. Эштән куалар, эштә проблема. 

Башта өйләнешкәндә кешеләр бер-берсен яратам дип әйтә, бер-берсенә терәк булырга вәгъдә бирешәләр. Ә еллар үткән саен, әзрәк кенә онытылалар. Романтика үтә һәм проблемалар барлыкка килгән саен, кешеләр бер-берсен талый башлый. Хатын-кызлар менә шулай ялгыша, алар ирләрен шантажлый, шелтә белдерәләр. Проблеманы бергәләп хәл итәргә кирәк. Түгәрәк өстәлгә утырып “Әйдәле, яратканым, менә болай итик”, “Әйдә, менә шушындый проблема барлыкка килде, әйдәле менә болай иттерик әле” дип. 

Ир эштән арып кайта, болай да аңа эштә начальник акырды, зарплатаны әзәйтте, машинасы ватылды, менә хәзер машинага 20 мең чыгарып салырга кирәк. Август ае, балаларны мәктәпкә җыясы бар, аның баш мие бит инде кайный. Шул вакытта тагын хатыны да: “Менә акча юк, менә тегеләй, болай” дип әйтә. Шул вакытта ир-ат уйлана башлый да инде: ә кайда соң тынычлык? 

Исламда булмаганнар ни өчен сөяркәләр белән йөри башлый? Чөнки сөяркә берни дә сорамый, аңа кирәкми. Ул аның янына айга бер килеп китә. Алар белән чагыштырырга ярамый, ләкин аларның позицияләре башка, алар өчен ир кеше — солтан.

Әти-әниләрнең мөнәсәбәте

- Әти-әниегез икенче хатын булуыгызны ничек кабул итте?

- Мин икенче хатын булып кияүгә чыкканда мөстәкыйль идем. Үзем акча эшләп, баламны үзем үстерә идем. Күптән әти-әнинең канаты астыннан чыктым, шуңа күрә алар үзләренең позицияләрен нык бәреп әйтә алмады. Әлбәттә, алар ошатып бетермәде, ләкин миңа катгый рәвештә әйтмәделәр. “Кызым, уйлап кара инде, бәлки кирәкмидер, бәлки булыр әле” дип әйттеләр. 

Ул вакытка без инде ирем белән озак вакыт аралашкан идек. Мин аларны үзара таныштырырга тәкъдим иттем. Аннары ошыймы ул сезгә, ошамыймы — әйтерсез дидем. Әти бит әти кеше буларак, турыдан туры сораулар бирә ала: мин сиңа кызымны икенче хатын итеп бирәм, син аны кайда яшәтәчәксең, аны ничек тәэмин итәчәксең. Әгәр дә әти кешене булачак кияүнең җаваплары канәгәтьләндерә икән, ризалаша. Минем әти-әни әйтте: “Ярар. Безгә ошады. Торып карагыз”, — диделәр. Әлбәттә, күңел түрендә алар минем өчен башканы теләде. Кабат-кабат уйлап бетер дип әйттеләр.

- Ирегезнең әти-әнисе улларының икенче хатын алуын ничек кабул итте?

- Аның әти-әнисе шулай ук индә, алар моңа әзер иде. Алар бәлки беренче хатынныннан алданрак та белгәннәрдер. Ул әнисе белән киңәшләшкән булган, бу — яхшы күрсәткеч.

- Гаиләләрендә күпхатынлы гаилә бармы?

- Дәү әтисенең шундый гаиләсе булган, ягъни иремнең әнисе шундый гаиләдә үскән. Ул иремә әйткән: улым, балалы хатын алсаң, әйбәтрәк булыр, чөнки ул синең балаларыңа яхшы мөнәсәбәттә булачак.

Яңа гаиләдәге тормыш

- Ирегезнең беренче хатыны белән ничек күрештегез?

- Алдан куелган шарт буенча без аның хатыны белән шәхси таныштык. Башта алар өйдә утырып сөйләшкәннәр. “Хатыным, мин икенче хатын алырга телим, ярыймы”. Ул инде аңа 10 ел элек әйтә башлаган, мин шулай теләр идем дип әзерләгән. Хәзер инде хатыны әйткән: “Ярар, әйдә, ал”. “Менә мин тапкан идем, таныштырыйм әле сине?” Таныштырды. 

Әлбәттә, һәрбер хатын-кыздагы шикелле үк, көнчелек бар. Ул миндә дә, анда да, башка хатын-кызда да бар. Ә менә икенче сорау: син ул көнчелекне эчеңдә калдырасыңмы, яки син тавыш чыгарып, истерика белән ир-атны тагын да басасыңмы? Аны беркая да куеп булмый, көнчелек бар ул. Хатын-кызны Аллаһ Тагалә шулай яраткан. Тик Аллаһ Тагалә безгә аны яшерергә кушкан. Ирләргә хатын-кызның көнчелегенә игътибар итмәгез дигән. Аллаһ Тагалә болай гына әйтмәгән шулай дип.

- Беренче хатыныңа ничә яшь?

- Ул иренннән 2 яшькә кечерәк, 34.

- Беренче хатыны сезне ничек кабул итте?

- Беренче тапкыр танышкач, әлхәмдүлилләһ, якты чырай белән бергәләшеп кафеда сөйләшеп утырдык. Шәхси темаларга түгел, гомуми темаларга сөйләштек, бер-беребезне белешер өчен… Ләкин ул күңелгә ятышлы әйберләрдән түгел, күренә иде инде… Ул ирен хөрмәт итә, ул аны ярата. Ул аның өчен тырыша.

- Сезгә карата нинди мөнәсәбәте күренә иде, сез нәрсә сиздегез?

- Русча әйткәндә, “между строк читались уговоры”. Кирәкми дигән сыман. Ул зарланмый да кебек. Әмма аның әйткән сүзләре: гаиләләре турында сөйләнгән пунктлар буенча — “кирәкми…кирәкми ул сиңа”. Ул турыдан-туры әйтә дә алмый. Мин ул вакытта аңладым инде, аңлыйм мин аны, әлбәттә… Монда аңларга кирәк — хатын-кыз килми бит алыгыз әле мине икенче хатын итеп дип, ир кеше мөнәсәбәтләрне төзи. Шуңа күрә ул миңа менә син килдең, безнең гаиләне боздың дип ачуын да актив күрсәтә алмый.

- Сез аерым торасызмы?

- Әйе, без аерым торабыз. Хәзер бит таш гасыр түгел, бер фатирда, бер өйдә торырга. Мөмкинлекләр бар. Ул беренче хатыны белән аерым йортта тора. Мин әниләр калдырган фатирда яшим.

Ике хатынлы гаиләдә гаделлек

- Ислам буенча, ир ике хатынына да гадел булырга тиеш. Берсенә беләзек бүләк итсә, икенчесенә дә бүләк итәргә тиеш. Сез ничек бүлешәсез?

- Ислам буенча андый гадел булырга тиеш дигән пункт бар. Ләкин хәзрәтләр, белгечләр әйтүенчә, бу пункт катгый түгел. Әйтик, миңа кышкы аяк киеме кирәк, миңа аны алып бирде. Ләкин беренче хатынының кышкы аяк киеме бар бит, аңа кирәкми. Ул очракта ул аңа алып бирергә тиеш түгел. Ягъни ихтыяҗ буенча. Кием, ашау, яшәү — иң төп өч пункт буенча нәрсә кирәк, менә шулар белән ул гаделлек белән тәэмин итәргә тиеш. Берсе кыш көне кышкы аяк киеме, икенчесе көзге аяк киеме белән йөрми. 

Әгәр дә ул аерым бүләкләр бирергә тели икән — мәсәлән, эшендә утырганда, беренче хатыныма бүген чәчәк бүләк итим әле дип уйлады ди. Ул бит хатынына уңай эмоцияләр бүләк итә. Икенчесенә дә бүләк итәргә тиеш. Ул чәчәк түгел, башка әйбер дә булырга мөмкин. Мәсәлән, берсе чәчәк ярата, икенчесе — туңдырма. Бәлки анысы чәчәкләрне жәллидер. Аңа бер кило туңдырма алып бирә. Берсенең күңелен күрә икән, икенчесенең дә күңелен күрергә тиеш.

- Сезнең шулай буламы?

- Без бит аны күзәтә алмыйбыз. Ул безгә кичә беренче хатыныма чәчәк бүләк иттем, әйдә мин сиңа да бүген чәчәк бүләк итим әле дип әйтми. Иманлы кеше үзенең Аллаһ Тәгалә алдында җавап бирәчәген белә. Ул аны үзе контрольдә тота. 

Ә без нәрсәне белә алабыз? Әйтик, хәзерге вакытта минем ирем беренче хатыны белән чит илдә ял итә. Анда китәр алдыннан ул миңа әйтә, рөхсәт сорый: мин беренче хатыным белән ун көнгә чит илгә барып кайтыйм әле, яратканым ди. Моның өчен аннары сине алып барып кайтырмын, ди. Шундамы, башка җиргәме, шулай ук ял итәргә. Шулай сөйләшәбез. 

Әгәр дә минем белән сөйләшмичә китсә, рәнҗисең андый нәрсәгә, анысы инде гаделсезлек. Ягъни, ул берьюлы ике путевка алып кайтып та бирмәскә мөмкин, ләкин тәгаен сөйләшергә тиеш. Әгәр без беләзек, чәчәк кебек вак-төяккә игътибар итә башласак, бу система бозыла. Аллаһ Тагәлә бит Коръәндә әйткән, сез беркайчан да ике хатыныгызны да бертөрле яратмаячаксыз дип. Сезнең максатыгыз шул — аларның берсе дә моны сизмәсен. Әлбәттә син кайсыдыр хатынга күбрәк тартылырга мөмкин. Ләкин алар аны сизмәскә тиеш.

- Беренче хатыны белән аралашасызмы?

- Дөресен генә әйткәндә, бер ирнең ике хатыны берничек тә дуслар, сердәшләр була алмый. Чөнки аларның мөнәсәбәтләре — аманәт, безнең мөнәсәбәт тә аманәт. Безнең арада туганнар арасындагы кебек мөнәсәбәт, бәйрәмнәр белән котлашабыз, бер-беребезгә кунакка барабыз, күчтәнәчләр җибәрәбез, хәлләрне белешәбез, менә шундый модель. 

Безнең балалар аралашырга тиеш, без балаларга шундый үрнәк күрсәтергә тиеш. Кайвакыт аларны кунакка алып киләбез, кайвакыт без аларга кунакка барабыз.

- Савыт-сабаларны бергә юасыз, өстәлне бергә әзерлисезме?

- Без бөтенебез бергә очрашканда — әйтик, беренче хатыны, балалар булганда бу җайлырак. Чөнки без күбрәк балаларның күңелен ачабыз. Каядыр барабыз, ашатабыз, эчертәбез, барысы да күңелле. Көлешәбез һәм шунда ук таралышабыз. Ул вакытта безнең беренче хатыны белән шәхси мөнәсәбәтләр юк. 

Әйтик, шундый ситуация булды, аның олы кызы авырып китте. Мин әйттем, әйдә алып кил кызыңны, мин сиңа нинди табиблар кирәк, табам, күрсәтәм. Туганнарың шулай ярдәм сорый бит, мәсәлән. Мин аның кызын табибларга күрсәтәм, дәвалангач, кире үзем алып кайтып куям. Ике хатын арасында шулай булырга тиеш. Без бер-беребезгә дошман түгел. Чөнки без моны дошманлык итеп кабул итсәк, бу Аллаһ Тәгаләнең тәкъдире белән риза булмау. Шуңа күрә мондый гаиләгә керер алдыннан, монда көчле иман, гыйлем булырга тиеш. Син кичә генә исламга килдең һәм менә мин монда икенче хатын булып чыгам дисең икән, моннан бернинди нормаль әйбер килеп чыкмаячак. 

Мондый гаиләгә керүнең кагыйдәләре бар, юлда йөрү кагыйдәләре кебек. Шәригатьтә фикх бар — бу ничек булырга тиеш. Иман, гыйлем, өченчесе — психологик яктан әзер булу. Кеше башта риза булырга мөмкин, ә аннары — тавыш-гауга, истерика, дошманлык… Ул дөрес түгел.

- Беренче хатыны эшлиме?

-Беренче хатыны эшләми, ул — хуҗабикә. Балалары рәттән туган бит, 15, 12, 10, 4 яшь. Ул кияүгә чыккач беркайчан да эшләмәгән. Ләкин аларга шулай уңайлы, балаларны карарга кирәк бит.

- Атнадагы сәгатьләрне, вакытны ничек бүлешәсез?

- Минем рөхсәт буенча ул беренче гаиләсе янында күбрәк тора. Атна буе анда эшли, анда тора, ә миңа җомга көнне килә, якшәмбе кайтып китә. Бу сораулар өйләнешкәнчегә кадәр сөйләшенде. «Мин әлегә шунда торам, Казанга күченәсем килә, эш эзлим, син ризамы?» — «Риза». «Мин Казанда атнага 3-4 көн генә була алсам, син ризамы?» — «Риза». «Кайбер атналарда эш буенча, балалар соравы буенча килә алмасам, син ир-ат белән күрешмәскә ризамы?» — «Риза».Шулай сөйләштек.  Менә шул вакытта ул гадел. 

Ләкин мин «юк, мин риза түгел» дип әйтәм икән, ул «гафу ит, мин килә алмыйм» дисә, анысы инде гаделсезлек. Бу — система, анда һәр кеше үз функциясен алып бара. Юрганны мин үз ягыма, ул үз ягына тартып түгел. Без алай ир-атны инфарктка алып барып җиткерәбез. Күпме шундый күпхатынлы гаиләләрдә ирләренә инфаркт булып, ир гарип калды! Ике хатыны башта ир бүлешә алмыйча, аннары инвалид бүлешә башладылар. “Син кара да, мин кара”. Әгәр ике хатын да аңа ярдәм итеп, аны аңлап торса, ул ир-атны илһамландыра бит. Бер-беребезгә ярдәм итсәк, ул да тырыша, аның эшләре дә яхшырак бара, һәрберебезгә дә уңайлы.

- Балалар ничек кабул итте?

- Иманы, гыйлеме булган кеше ул балаларын да шулай тәрбияли. Улым, кызым, шундый гаилә булырга мөмкин икәнен аңлатып үстерелгән балалар, моны аңлый. Без, олы кешеләр буларак, алардан шәхси әйберләрне яшерәбез. Без аларга моны туганнар арасындагы мөнәсәбәт буларак күрсәтәбез. Балалар алдында көнчелек сорауларын күтәрмибез. Ә «минем көндә» болай булды, ә «сезнең көндә» болай, ә әтиең безгә моны алды дип сөйләшмибез. Ягъни бу мөнәсәбәт балаларга кагылмый. Алар өчен әниләр — дуслар, ә алар — туганнар. Әле алар бәлки аңлап та бетермиләрдер. Бәлки, үсә-бара аларның сораулары да барлыкка килер. Бәлки, көнчелек тә булыр, әлегә сизелми.

Әгәр кабат сайлау мөмкинлеге булса…

-Яшь кызларга икенче хатын булырга киңәш итәр идегезме?

- Әгәр дә мин вакытны кирегә кайтара алсам, миңа 18-20 яшь булса, мин бу гаиләдә күпхатынлылыкка әзер булмас идем. Шул ук иман, гыйлем, психологик яктан өлгерү өчен тәҗрибә, вакыт кирәк.

- Егерме яшегездә сезгә ике тәкъдим булса, берсе — бердәнбер хатын булу, икенчесе — икенче хатын булу, кайсын сайлар идегез?

- Яшь вакытта, әле бер тапкыр да кияүгә чыкмаган кыз булсам, әлбәттә, 99,9 процент ихтималлык белән беренче һәм бердәнбер булуны сайлар идем. 

Әгәр дә ир кеше чыннан да булдыра алмый икән бер хатын белән генә, аңа ике, өч хатын кирәк. Ул финанс яктан аягында нык басып торган ир булырга тиеш, ике гаиләне тәэмин итәр өчен. Әгәр дә ир әйтә икән, берьюлы ике хатын алам дип, паралель рәвештә ике хатын белән мөнәсәбәтләр төзергә, өйләнергә була. Ул вакытта мөнәсәбәтләр тигез барачак дигән шанс бар. Ләкин безнең җәмгыятьтә бу авыр вариант.

- Күп кешедә сорау туарга мөмкин — сезнең ирегез миллионермы, магнатмы, гади кешеме?

- Ул менеджер булып эшли. Гадәти бер эшче. Һәркемнең ихтыяҗлары төрле бит. Мин үзем эшлим, мәсәлән. Без бит гаилә, төрле вакытлар була инде. Кайбер вакытта монда җитми, кайбер вакытта ял итәргә дә бара алабыз. Ике хатын булсын өчен миллионер, түрә булу зарур түгел. Ләкин эшсез дә булмый. Эшсез утырып, ике хатын үрчетеп ятып булмый.

- Ике хатын булсын өчен, нинди шартлар булырга тиеш?

- Беренче хатының аерым йортта тора икән, икенче хатыныңа да йорт кирәк дип әйтү генә җиңел. Бу әйберләр индивидуаль. 

Минем бит әле торыр җирем бар. Ул минем квартплатаны түли, кирәкле җиһазларны, әйберләрне ала. Аның планда нияте бар, минем аерым йортым булсын өчен тырыша. Ләкин син бит ул хатын белән анда унбиш ел торгансың, аның йорты бар, ә менә без өчәү торабыз, нишләп минем һаман да йортым юк дигән сорау кискен түгел. Алар бит аны гомер буе бергәләшеп төзегән, акча җыйган. Шуңа күрә, мәсәлән, мине үзе торган шәһәргә күчәргә чакыра икән, әлбәттә, ул анда миңа фатир сатып ала яки арендага ала. Ул мәсьәләне ир буларак үзе хәл итә, мин анда күчермен дә кайда яшәрмен дип баш катырмыйм. 

Миңа да йорт кирәк дип кәҗәләнеп торып булмый. Күп гаиләләр шул сорау аркасында таркала. Чөнки кешедә нәфес бар, ул төрле була.

- Ирегез белән талашкач, беренче хатыны янына чыгып китәргә мөмкинме?

-Шәригать буенча алай эшләргә тиеш түгел. Аның алай эшләргә хакы юк, бу — мыскыл итү, рәнҗетү була. Аллаһ Тагалә әйткән — әгәр дә син хатыныңа ачуланасың икән, дәшмә. Шәригать буенча, ирне тынычландыруның шарты бар. Иманлы кеше алай эшләмиячәк. 

Безнең алай талашкан юк. Бәлки, күпхатынлы гаиләләрдә мөнәсәбәтләр ныграктыр, чөнки без бит аны сагынып торабыз. Ул беренчесе янында булганда икенчесе сагына, икенчесе янында булганда — беренчесе, очрашкач, талашырга вакытлары юк.

- Сез бердәнбер хатын булып та яшәгәнсез, хәзер икенче хатын. Кайсы тормышта бәхетлерәк? Беренче ирегез белән аерылу сәбәбе?

- Минем очракта, хәзерге гаиләдә мин бәхетлерәк. Хәзер еллар үткәннән соң, шундый нәтиҗәгә килдем — без беренче ирем белән бик төрле идек. Теләкләр, планнар, карашлар, дини карашлар төрле иде.

- Мөнәсәбәтләрегезне саклап калып була идеме?

- Юктыр, ул бераз бер көнлек. Аңа бүген яхшы булса, иртәгәсен ул уйламый. Ә менә мөселман ирләре иманлы булуга басым ясый. Шуңа күрә алар иртәгәсен уйлый, җавап бирәсе көнне уйлый. Мин ул вакытта яшьрәк идем, аның бер көнлек булуын күреп бетермәгәнмен. Кайбер кеше бит шулай бер көн белән яшәргә мөмкин, мәсәлән, бара да актык акчасына ял итеп кайта, 3-4 миллионлык машинаны кредитка ала, ничек түлисен уйламый.

- Татарстанда күп хатынлы гаиләләр күпме? Алар белән аралашасызмы?

- Аралашабыз, андый гаиләләр мөселманнар арасында күп. Хәзерге вакытта якын дусларым барысы да диярлек икенче хатын. Бу ниндидер кызыксынулар буенча туры килү. Безнең танышлыр, дуслар арасында ике хатын белән 15 ел торучылар да бар. Өч хатын булган гаилә дә бар. Алар инде бергә якынча 10 ел торалар. Статистика буенча, 90 процентлары ныклы гаилә.

- Алар үкенмиләрме?

- Ул бит һәрберебезгә хас, ачу килгәндә, авырлыклар булганда шайтан безне котырта. Беренче хатын да, икенче хатын да, хәтта ир дә уйларга мөмкин: “Эх, ник алдым, икесеннән дә котылыр идем”, — дип. Ачу, депрессия вакытында шундый уйга киләсең ул. Андый уйлар мизгел бит. Аларга игътибар да итмисең. 

Авырлыклар бөтен кешедә дә була, бер гаилә дә 100 процент идеаль түгел. Күбрәк балалар өчен тырышабыз. Балалар булмаган күп хатынлы гаиләләрдә проблемалар ешрак очрый, чөнки эгоистрак буласың.

- Ирегез өченче хатын алырга булса, сезнең мөнәсәбетегез нинди булыр иде?

- Ирем тагын хатын алу турында килеп әйтсә, мин аңа хәзер дә әйтәм “ярар” дип. Мин аның андый уйлары барлыкка килмәсен өчен тырышам. Аның андый уйлары барлыкка килсә, ул аны миңа әйтми. Мин аңа нәрсә җитмәгәнен, нәрсә ошамаганын аңларга, шуны төзәтергә тырышам.

- Иң яхшы, яраткан хатын булыр өчен сезнең киңәшләрегез?

- Син аңа, иң беренче чиратта, дус булырга тиеш. Аның теләкләрен, хоббиларын, кызыксынуларын аңларга кирәк. Аның фикере синеке белән тәңгәл килмәсә дә, аның фикерен куәтләргә тиеш. 

Дуслары, туганнары, әти-әниләре алдында үз позициясен яклаганда син аны хаклы дияргә кирәк. Ирең менә бу шикәр кара төстә дип әйтсә, синең өчен шикәр кара булырга тиеш. Юк, ул бит ак дип аның белән бәхәсләшеп утырасы түгел. 

Аның дусларына карата көнчелек булмаска тиеш. Аның үзенең аерым бер дөньясы: дуслары, яраткан шөгыле, хоббилары булырга тиеш. Алардан көнләшеп, алар белән көрәшергә кирәкми. Мәсәлән, бу шимбәдә ул дуслары белән балыкка барырга тели икән, барсын. Икенче шимбәдә синең белән, балалар белән булыр. Аның өчен тавыш чыгарудан файда юк. Ул балыктан сине яратып әйләнеп кайтачак. Чөнки син аны җибәрдең, әле термос белән чәй салып бирдең, йокы капчыгы, рюкзак, палаткада йокларга йон оекбаш бирдең. Ул сине дуслары янында, менә минем шундый хатын, мине җыеп җибәрде дип мактаячак. Кара, миңа монда чынаяк та, бутерброд та тыккан. Ул сине мактый-мактый, мактый-мактый, бөтен балык буе дусларына белән балык турында түгел, синең турында сөйләячәк. Синең яныңа шундый яратып әйләнеп кайтачак.

Финанс мәсьәләләрен хәл иткәндә, син аңа партнер булырга тиеш. Кулланучы — донор түгел. Проблеманы хәл итәр алдыннан, җирлек әзерләргә кирәк: тәмле чәй, тәмле торт пешереп куй. Әйдәле, мин сине свиданиега чакырам дип әйт. Кайда? -Кухняга! -дип әйт. Утырасың, торт белән, чәй белән, майлап — җайлап, тәмле сүзләр табып, шушы проблеманы түгәрәк өстәлгә чыгарабыз. Сорауны бергәләшеп партнерлар буларак чишәбез. Финанс якта без партнерлар.

Һәрбер ир-ат, бигрәк тә мөселманнар өчен, синең аның әти-әнисе белән мөнәсәбәтләрегез мөһим. Бу алар өчен бик мөһим сорау. Аның әнисе бу дөньяда иң яхшы, иң хаклы, иң матур хатын булырга тиеш. Чөнки ул аның әнисе, аның иң яраткан хатыны, син аны яратырга тиеш. Син аның әнисен хөрмәт итсәң, яратсаң, ул синнән канәгәть булачак. 

Татарстан мөфтиенең шәригать мәсьәләләре буенча киңәшчесеБулат хәзрәт Мөбәрәковкакүпхатынлылык белән бәйле, бу интервьюда күтәрелгән сорауларны бирдек.

- Дин ни өчен күп хатынлылыкны хуплый?

- Хуплый түгел, Аллаһ Тәгалә рөхсәт иткән.

- Аллаһ Тәгалә хатыннарыгызның көнләшүенә игътибар итмәгез дип әйткәнме?

- Коръәндә ул юк.

-Сез беркайчан да ике хатыныгызны да бертигез ярата алмаячаксыз, ләкин аларның берсен ныграк яратуыгызны сиздермәскә тиешсез, дип әйткәнме?

- Якынча шулай дип әйткән. Бертигез яратмасаң да, син аларга аны сиздермәскә тиеш. Ирнең мөнәсәбәте хатыннарына карата бертигез булырга тиеш. Беренче хатынына берәр нәрсә алса, икенчесенә дә шундый ук әйбер алырга тиеш. Яисә беренче хатын белән күпме вакыт уздырсаң, икенчесе белән дә шуның кадәр вакыт уздырырга тиеш. Ул — аның хакы, ирдән таләп итә ала.

- Диндәге кешенең күпхатынлылыкка каршы булуы гөнаһ буламы?

- Әгәр дә күпхатынлылык турында «диндә андый нәрсә юк» дип әйтәсез икән, яисә «ул начар нәрсә» дип әйтәсез икән, ул вакытта андый кеше исламнан чыга, имансыз була. Әгәр дә ире гадел була алмаячак дип уйлаганга хупламаса, яисә көнчелек булса, ул инде һәрбер хатын-кызда бар.

- Безнең менталитетка, безнең гаиләгә туры килми дип әйтергә ярыймы?

- Гаиләгә туры килмәгәнен шулай дигән кеше исбатларга тиеш була. Менталитетка туры килмәү — ул бик тә субъектив караш. Нинди нияттә әйтелгәненә карап. Аллаһ Тәгалә аны бөтен мөселманнарга рөхсәт иткән. 

Хәзерге вакытта ир кешеләр күпхатынлылыкны күтәрә алмаслар дигәнне күз уңында тотып әйтсәләр, андый нәрсә чынлап та бар. Ягъни, ир кешеләрдә инфантильлек бар, хатын-кызларда ирлеккә омтылу. Ягъни ир кеше кебек мөстәкыйль булу. Хатын-кыз мөстәкыйль булган саен, ир кеше дә ул шулкадәр инфантильрәк була.

intertat.tatar

                                                                                                                                               

Просмотров: 850

Комментирование запрещено