Җырчы Закир Шаһбан үзен Федераль Сабан туена чакырмауга дәгъва белдерде

певец шахбанТатарстанның атказанган артисты, җырчы Закир Шаһбан 8-9 июньдә үзенең туган ягы — Новосибирскида узган Федераль Сабан туена чакырылмавына “Фейсбук” битендә үпкә белдереп язган. Ул “Татар-информ” хәбәрчесенә үзенең дәгъвасына аңлатма бирде.

“Шушы төбәктән чыккан, Татарстанның атказанган артисты, 27 ел иҗатымны Татарстанга багышлаган кеше буларак, туган ягым Сабан туенда һичшиксез катнашырга тиеш идем. Бу зыялылылар, җәмәгатьчелек, журналистлар фикере дә. Күп кеше бәйрәмдә катнашмаганыма гәҗәпләнде. Үз туган ягымда чыгыш ясарга лаек түгел дигән сүз”, — дип сөйләде җырчы.

Закир Шаһбан Сабантуй турында ярты ел элек билгеле булгач, анда катнашырга теләген белдергән. “Концерт оештырырга Түбән Камадан 500 артык кеше китте. Шул 10 плацкартлы вагонның икенче киштәсендә булса да миңа урын булмады микән? Бәйрәмне уздырырга ике субъекттан да 30 млн шар акча бирелгән. Сабантуйга кайта алмаганым өчен, иҗатыма битараф булмаган кешеләр алдында хурланып гафу үтенәм”, — диде ул.

Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева бу дәгъвага карата үз фикерен белдерде. “Комментарийны миннән алмагыз. Федераль Сабантуйга мәдәният министрлыгы алып барды. Программаны мәдәният министрлыгы төзеде. Алардан сорагыз”, — диде Гөлназ Шәйхиева.

“Мәдәният министрлыгы һәрчак артистка булышты. Мөмкинлекләре чикләнгән бердәнбер татар җырчысы буларак, ул Татарстанга якын Россия төбәкләрендәге Сабан туйларга чакырыла. Моннан тыш, аның теләге буенча, ул башка төбәкләргә үзен озатып йөргән хатыны белән һәм бары тик поездда гына, күчеп утыруларсыз гына бара”, — диелә министрлык җавабында.

Министрлык җавабында җырчы федераль сабантуйга чакырылмаса да, июньдә Свердловск өлкәсенә чакырулы булуы, июльдә Башкортстан, Тверьдә чыгыш ясаячагы әйтелә. “Сабан туйларына катнашу өчен Татарстанның халык артистлары, атказанган артистлар чакырыла. Яңа яшь, талантлы артистларны да даими эзлибез. Сайлау кабул итүче якның теләген исәпкә алып та уздырыла”, — диелә министрлык җавабында.

Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов фикеренчә, бу мәсьәләне оештыручылар хәл итә алыр иде. “Бик кызганыч, әлбәттә. Оештырган кешеләр барыбер аңларга тиеш иде инде. Закир Шаһбан татар эстрадасында Новосибирскидан булган бердәнбер җырчы. Кызганыч сүзләре генә әйтә алам. Ул булган булса, бәйрәмне тагын да ямьләндергән булыр иде”, — дип сөйләде ул.

tatar-inform.tatar

Просмотров: 864

Комментирование запрещено