Мәскәү Сабан туенда ялгыз татарларны кавыштыралар

sabantyi-7Татарча Speed Dating проекты Мәскәүдә инде алты ел эшли, шушы вакыт эчендә рәсми рәвештә 15 гаилә теркәлгән, ә никахлар саны аннан да күбрәк.

6 июль көнне Мәскәүдә Сабан туе үтәчәк, әлеге зур мәдәни фестивальдә күп кенә яңа чаралар планлаштырылган. Яшьләр зонасында Speed Dating (тиз күрешү) форматында очрашулар үткәреләчәк. Бу турыда проект җитәкчесе Сулпан Хөсәенова хәбәр итте. 

Аның сүзләренчә, мондый чаралар күптән уздырыла һәм Мәскәүдә яшәүче Казан, Оренбург, Уфа һәм башка регион татарлары арасында бик популяр.

Сабан туе мәйданына проект беренче тапкыр гына чыга. Бүгенге көндә ялгызлар теркәлү уза. “Бу идея минем апам үзенә пар эзләгәндә килеп туды. Егетләр белән очрашып-танышып карый, ләкин татар түгел дип, һәрвакыт аларны кире кага иде. Шулай без әлеге проектны башладык,” – ди Сулпан. Ул проект кысаларында апасын гына түгел, башка татарларны да гаиләле иткән.

  • Speed Dating форматындагы очрашулар Америкада барлыкка килгән. Мәскәүдә бу проект инде күптәннән уздырыла. Махсус татарлар өчен мондый чара 6 ел элек барлыкка килде. Проектның үзенчәлеге шунда: очрашуга килгән һәр егет һәм кыз бер-берсе белән танышып, аралашып өлгерә. Һәркемгә җидешәр минут бирелә, шушы вакыт эчендә егет-кызлар үзара сөйләшә һәм урыннарын алмашып, башкалар белән танышуын дәвам итә.

Ахырдан һәр кеше симпатия картасында башкаларга үз бәясен бирә. Симпатия туры килгән очракта, егет белән кыз телефоннар белән алыша. Мондый чаралар Мәскәүдә ай саен шәһәрнең төрле рестораннарында үткәрелә, алар түләүле. Ә Сабан туенда исә очрашулар бушка уздырылачак. Барлыгы өч очрашу каралган. 12.00 һәм 16.00 сәгатьләрдә — яшьләр, 15.00 сәгатьтә 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 45 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар өчен.

  tatar-inform.tatar

Просмотров: 742

Комментирование запрещено