Балалар һәм интернет

Газизуллова 1Бүгенге тормышны ин­тернеттан башка күз ал­дына да китереп булмый. Бөтен кирәк мәгълүматны, яңалыкларны шуннан алабыз. Скайп, социаль челтәрләр йөзләгән чакрым ераклыкта яшәгән дус-ишләр, туганнар белән аралашырга да ярдәм итәләр. Тик, кызганычка, интернетның зыяны да бар.  Кайберәүләр, аеруча яшь­ләр, балалар, күп вакытларын шунда уздыралар. Психикага зыян китергән уеннар уйнап, чын­барлыкны виртуаль тор­мыштан аермый баш­лыйлар. Шул уеннардагы тис­кәре геройларга охшарга тырышып, иптәшләрен, якын­нарын үтерүчеләр, үз-үзләренә кул салучылар да юк түгел.

Көтеп алган җәйге каникуллар дәвам итә. Буш вакыт күп, әти-әни эштә чакта, компьютер артында күпме телисең, шулкадәр утырып була. Балаларны интернет зыяныннан  ничек сакларга соң? Бу турыда ике бала әнисе, балалар һәм гаилә психологы, “Тормыш белән канәгать булганнар” проекты авторы Лилия Газизуллова белән сөйләштек.

- Лилия ханым, ничә яшьтән балаларга интернет белән файдалану рөхсәт ителә?

- Технологияләр заманында яшибез. Белем бирү программасы да шуңа нигезләнеп тезелгән. Хәтта башлангыч сыйныф укучылары да “пәрәвез”дән кирәк мәгълүматны эзләп таба, докладлар, проектлар әзерли белергә тиеш. Шуңа балалар 7-8 яшьтә инде интернеттан куллана башлыйлар. Тик бу яшьтә монитор артында 20-30 минуттан артык утырырга рөхсәт ителми.

- Алар кирәкмәгән сайт­ларга кермәсен өчен нишләргә кирәк?

- Балаларның интернеттагы куркынычсызлыгы 90 процентка ата-аналардан тора. Компьютерларга махсус саклану программалары, контроль фильтр­лары кую, баланың социаль челтәрдәге сәхифәләрен даими күзәтеп тору мөһим. Интернеттан дөрес кулланырга өйрәтергә, теркәлү кирәк булган сайтларда ата-аналар үзләре теркәргә тиеш.

Шулай да минут саен: “Кая, карыйм әле, интернетта нишләп утырасың икән?” – дип йөдәтеп бетермәгез. Аеруча яшүсмерләр мондый каты контрольне яратмый. Баланы интернет куркынычыннан сак­лыйм дип, арагызны бозып куюыгыз бар. Моның тискәре нәтиҗәгә китерүе ихтимал.

- Бу турыда төгәлрәк сөйләсәгез иде.

- Яшүсмерләр һәрвакыт мөс­тәкыйльлеккә омтыла. Ба­ла белән өлкәннәр ара­­лашкан кебек сөйләшергә, якын дустың кебек серләшергә кирәк. Улыгыз-кызыгызның ыша­­нычын яулап алырга тырышыгыз. Аны һәрвакыт каты контрольдә тотасыз, әз генә дә “сулыш” алырга бирмисез икән, ул үзен “аңлаган” кешеләрне урамда, шул ук интернетта эзләячәк. Социаль челтәрләрдә яшүсмерләрне үз-үзләренә кул салырга өйрәткән, аларны шул халәткә җиткергән төркемнәр булуы турында барысының да ишеткәне бардыр. Аларга күбесенчә тирә-юньдәгеләр тарафыннан игътибар һәм аңлашу җитмәгән балалар эләгә. Анда алар үзләре өмет иткән «ярдәм»не эзләп табалар кебек тоела. Экранның икенче ягыннан аларның хис-тойгылары белән оста рәвештә идарә итәләр, “юаталар”, үлем барлык проблемаларны да хәл итә, дип башларына сеңдерәләр. Шуңа, улыгыз-кызыгызның үз-үзен тотышында гадәти булмаган әйберләр сизәсез икән, игътибарсыз калдырмагыз.

- Мәсәлән?

- Бала үз-үзенә бикләнә, элек сәгатьләп утырган социаль челтәргә керми башлый, телефонына килгән СМС хәбәрләрдән сискәнә икән — болар барысы да әти-әниләр өчен беренче сигнал булып тора. Үлем турында еш сөйли башлавы, соңгы тапкыр өйдән чыгып китәргә җыенган кебек бүлмәсен-әйберләрен җыеш­тыруы, башлаган эшләрен тизрәк төгәлләргә тырышуы да сезне дулкынландырырга тиеш. 

Кызганычка, якты дөньядан китәргә теләүче үсмерләр үлемне ниндидер төшкә охшаган, абстракт күренеш буларак кабул итә, гомерләре өзелүен тулысынча аңлап бетермиләр.

- Лилия ханым, каникуллар вакытында балалар мониторга гына текәлеп утырмасын өчен нишләргә?

- Аларны нинди дә булса кызыклы шөгыль белән мавыктырырга. Бүген шәһәр-авылларда җәй көне дә төрле түгәрәкләр, җәйге лагерьлар эшли. Балагыз белән бергә су керергә, кинотеатрга яисә походка барырга вакыт тапсагыз, үзегез дә ял итәрсез, ике арада мөнәсәбәтләр дә ныгыр.

 Әлбәттә, без барыбыз да эш кешеләре. Шулай да балаларны бөтенләй игътибарсыз калдырмагыз, соңыннан үкенечкә калмасын. Күптән түгел миңа бер ана мөрәҗәгать итте. “Яшүсмер улым белән уртак тел таба алмыйм. Ул әтисе өчен үлеп тә китә, ә мине санга сукмый. Улым кеше баласыннан ким-хур булмасын дип, икешәр сменада эшләп, матур киендердем, төрле түгәрәкләргә йөрергә акча бирдем. Нәрсә тели — шуны сатып ала идем”, — дип елый. Егет белән сөйләшкәндә ул: “Әнине күрмичә үстем, дисәм дә була, мин һәрвакыт әти белән идем”, — диде. Бала ничек акча эшләгәнне, аның кая китүен аңлап бетерми, ә менә ата-ана мәхәббәтенә, илтифатка һәрвакыт  мохтаҗ. Шуны онытмаска кирәк. Кабатлап әйтәм, үзен ялгыз, беркемгә дә кирәкмәгән дип санаган балалар интернет “пәрәвезе”ндә үзенә юаныч таба.

Газизуллова 1

- Ата-аналар һәм балалар уртак тел тапмаган очраклар еш була. Бу очракта нәрсә киңәш итәсез?

- Гаиләдә низаг чыккан очракта, белгечкә мөрәҗәгать итүдән тартынып тормаска. Махсус психологик ярдәм үзәкләре булышырга һәрвакыт әзер. Әти-әниләр һәм балалар өчен ил күләмендә бушлай ышаныч телефоны бар — 8-800-2000-122 номеры буенча шалтыратырга кирәк.

- Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Лилия ханым.

- Сезгә рәхмәт! “Бердәмлек” газетасы укучыларына гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлык телим!

 

Әңгәмәдәш —

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1008

Комментирование запрещено