Размер нисаба для совершения курбана определен в размере 20 000 рублей / Корбан бәйрәмендә гает намазының кайчан кылынасы билгеле

думртВ резиденции ДУМ РТ состоялось расширенное заседание Совета казыев. В работе совещании приняли участие все региональные казыи Татарстана, мухтасибы, представители руководства ДУМ РТ. Главным на повестке дня был вопрос об утверждении времени гает-намаза Курбан-байрама и нисаба для совершения курбана.

Как известно, Курбан-байрам ежегодно отмечается в 10-день месяца Зульхиджа – в этом эта выпадает на 11 августа 2019. По единогласному решению казыев, совершить курбан можно также 12-го и 13-го августа.

Размер нисаба для совершения курбана определен в размере 20 000 рублей. Нисаб Курбана – это размер имущества, обладание которым делает обязательным совершение жертвоприношения в дни Курбана, т.е. мусульманин обязан совершить жетвроприношение, если он имеет в наличии 20 тыс рублей за вычетом расходов на его основные потребности и долги.

Время гает-намаза для Казани 11 августа определено на 4.30 часов. Праздничный вагаз в столичных мечетях начнут читать в 4.00 часа. В других городах и селах Татарстана время будет определено в соответствии с восходом солнца.

Забой жертвенных животных в Казани будет организован после праздничного намаза на 19 специально отведенных местах – их адреса и контакты ДУМ РТ сообщит дополнительно.

Кроме того, в Казани и городах Татарстана по традиции в дни Курбан-байрама на примечетских территориях и в парках пройдут детские и семейные праздники.

dumrt.ru

* * *

Зөлкагдә аеның 5 нче көнендә нәзарәттә Казыйлар шурасының киңәйтелгән җыелышы үтте. Утырышта барлык төбәк казыйлары, мөфтиятнең җитәкчелек вәкилләре катнашты, мөхтәсибләр. Казыйларның игътибар үзәгендә төп мәсьәлә буларак Корбан бәйрәменең гает намазы вакытын һәм корбан нисабын билгеләү торды.

Билгеле булганча, Корбан гаете көне Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә, ягъни 2019 елның 11 августында булачак. Татарстан казыйларының бердәм фикере буенча, бу көнне корбан чалырга өлгермәүчеләр 12 һәм 13 нче август көннәрендә шулай ук корбанлыкларын бугазлый алалар. Бүгенге утырышта корбан нисабының күләме дә тәгаенләнде: барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш 20 мең сум акчасы булган кешегә корбан чалу мәҗбүри.

Бәйрәм намазы 11 нче августта Казан шәһәрендә 4.30 сәгатьтә укылачак. Бәйрәм вәгазен иртәнге 4.00-тә башлау тәкъдим ителә. Башка шәһәр һәм авылларда гает намазы һәм вәгазе вакыты кояш чыгу вакытына карап билгеләнәчәк.

Казанда 19 урында корбан чалу оештырылачак – аларның төгәл адреслары һәм телефон номерлары белән исемлек соңрак хәбәр ителәчәк. Башка еллардагы матур гадәт буенча, балалар өчен бәйрәм чаралары мәчет каршындагы мәйданчыкларда, район-шәһәр паркларында дәвам итәчәк. Алар гает көннәрендә уздырылачак, дип хәбәр итә Диния Нәзарәтенең матбугат хезмәте.

vatantat.ru

Просмотров: 942

Комментирование запрещено