Татар җәмәгатьчелеге Мәскәү Сабантуеның татарлыгы югалуга зарланып Собянинга хат юллады

москваХатта быел Мәскәүдә 6 июньдә Сабантуеның «Халыкара Сабантуй фестивале» дип аталуына гаҗәпләнү белдерелә. Халыкара фестиваль дип атау бәйрәмнең миллилен бетерә диелә.

Мәскәүдә «Ватан» оешмасы шәһәрдә ел саен уза торган Сабантуй бәйрәменең язмышы өчен борчылып, шәһәр мэры Сергей Собянинга, Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисовка һәм Татарстанның Русиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга ачык хат юллады.

Хатта быел Мәскәүдә 6 июньдә Сабантуеның «Халыкара Сабантуй Фестивале» дип аталуына гаҗәпләнү белдерелә.

«Мондый үзгәрешләрне ничек аңларга? Элек ул шәһәркүләм бәйрәм дип аталса, хәзер – Халыкара Сабантуй фестивале. Бер яктан бу аның әһәмиятен һәм дәрәҗәсен күтәрү булса, икенче яктан – бөтен миллилеген, татарлыгын бетереп ташлау. Соңгысы җитди курку тудыра: бәлки, без киләсе, 2020 елгы Сабантуйда бер татар әйбере дә күрмәбез? Чөнки ул хәзер Халыкара фестивальгә әйләнде, ягъни әле 1988 елда Мөхәммәт Миначев (Мәскәүдә Икенче дөнья сугышыннан соң беренче Сабантуй (1987 ел) оештырган җәмәгать эшлеклесе​ — ред.) яңадан кайтарган, Измайлово паркында уза торган гомумшәһәр татар бәйрәме булмаячак. Димәк, анда, кайсы милләттән булуга карамастан, теләсә кайсы ансамбльләр, музыкаль коллективлары чыгыш ясый алачак. Шуңа күрә Мәскәү мэриясе ягыннан да, татар вәкилләре ягыннан да бу мәсьәләгә ачыклык кертүләрен теләр идек. Безнең Сабантуй татар бәйрәме булып калырмы, әллә безнең Сабантуйдан исеме генә калыр, ә милли эчтәлеге алып ташланыр дигән борчылуларыбызга нигез бармы? дип сорау куя хат авторлары.

6 июльдә Мәскәүнең Колменское музей-тыюлыгында «Сабантуй-2019″ халыкара фестивале узды. Татарстаннан анда Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Киләсе елда биредә федераль Сабантуй узачак. Ул Татар АССР төзелүгә 100 ел тулуга багышланачак. Быелгы федераль Сабантуй Новосибирскида узды.

azatliq.org

 

Просмотров: 492

Один комментарий

  1. татарский сабантуй может быть только в Татарстане,а в Москве- всенародный праздник!

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>