Константин Малышев: Чувашлар өчен татарлардан да якынрак төрки халык юк

чувашЧувашлар – Татарстан Республикасында сан буенча өченче милләт. Чуваш телендәге беренче газета Казанда чыккан, беренче чуваш спектакле дә Казанда куелган. Республикабызның күп кенә районнарда чувашлар яши. Татарстан башкаласында инде 25 ел дәвамында “Сувар” чуваш газетасы басылып килә. Басма  турында аның баш мөхәррире Константин Малышев белән сөйләштек.

- Күптән түгел “Сувар” газетасының 25 еллыгы билгеләп үтелде. Константин Анатольевич, Татарстандагы чуваш газетасы ничек барлыкка килде һәм аны кемнәр оештырды?

- Әлегә хәрәкәткә беренче этәргечне Татарстан халыкларының I корылтае бирде. Милли үзаң үсеше иң элек Чаллыда, Түбән Камада, Казанда сизелде. Республикадагы чуваш халкының уртак омтылышлары һәм ихтыяҗлары нәкъ шушы шәһәрләрдә барлыкка килде.

Казанда чуваш үзәге оешты. Ул вакытта аны Николай Степанцев җитәкли иде. Корылтайдан соң милли радиотапшырулар чыга башлады, ә соңыннан чуваш җәмәгатьчелеге инициативасы буенча Министрлар Кабинеты чуваш республика газетасын оештыру турында карар кабул итә. Аның беренче баш мөхәррире итеп Татар АССР Югары Советы депутаты, тәҗрибәле журналист Владимир Данилов билгеләнә. Аңа Николай Сорокин, Виталий Елтов һәм чуваш телен белүче башка журналистлар ярдәм итә. Шулай итеп 1993 елда безнең газетаның тарихы башланып китә. Ул елны 2 сигнал басмасы чыга. Ә 1994 елның гыйнварыннан “Сувар” газетасы укучыларга рәсми төстә, язылу буенча килә башлый. Редакциядә нәкъ шушы датаны башлангыч көн дип санау гадәткә кергән.

өчен “Сувар” һәм бу атаманың авторы кем була?

- Документлардан күренгәнчә, газетаның беренче эшче исеме “Дружба” – “Туслăх” булырга тиеш булган. Әмма Норлат районында шундый ук исемдә чыга торган газета булгач, республикакүләм яңа газетаның исемен үзгәртү карары кабул ителә. Газетаның яңа исеменә бәйге игълан ителә. Бу конкурста Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис җиңә. Әлеге исемне ул тәкъдим итә һәм газета шушы исемдә чыга башлый.

- Чувашлар һәм татарлар күп гасырлар дәвамында дус булып, янәшә яшәүче ике төрки халык. Идел Болгары әлеге ике тугандаш халыкның ватаны булып санала. Татарстанда һәм Идел буенда чувашларның һәм аларның ата-бабаларының тарихы нинди?

- Тарихчыларның күптәнге бәхәсенең теге яки бу ягын яклап, бик күп дәлилләр китерергә була. Әмма Идел Болгары дәверендә һәм аның территорияләрендә бер генә этнос яшәгән дип әйтү хата булыр иде. Һичшиксез, аның территориясендә мордваларның, мариларның, удмуртларның да ата-бабалары яшәгәндер. Алар шулай ук әлеге дәүләтнең бер өлеше булган.

Шунысы да мөһим: күпмилләтле булуына карамастан, бу дәүләт бердәм булган һәм ул чордагы иң көчле дошманына да каршы тора алган. Монголларның беренче явы да Идел Болгары тарафыннан җимерелүен беләбез. Бу әлеге дәүләткә кергән этносларның һәм кабиләләрнең бердәмлеге турында сөйли.

Бүген дә чувашлар өчен татарлардан да якынрак башка төрки халыклар булмавын күрәбез. Безнең тамырлар бәйләнгән һәм менталитетыбыз да охшаш – бу күрше халыклар өчен бик әһәмиятле. Без татар бәйрәмнәрен үзебезнеке итеп кабул итәбез һәм татарлар да безнең бәйрәмнәрне үзләренеке кебек кабул итә. Дини бүленеш бар, әмма ул артык сизелерлек түгел. Иң мөһиме, безнең тормышка карашлар охшаш.

Чувашиянең халык шагыйре, Татарстанның Әлки районында туган Петр Хузангайның шундый шигырь юллары бар:

«Живем среди татар в ладу и мире.

Два языка мы знаем, третий — наш…

В соседних памятных селеньях

Татарин, русский и чуваш

Зовут друг друга с уваженьем

Иптәш, товарищ иль юлташ».

- Газета аркылы укучылар чуваш милләтеннән яки чуваш тамырлары булган танылган мәдәният, фән, спорт, сәясәт эшлеклеләре турында беләләр. Күпләр өчен бу ачыш бит. Танылган чувашлар турында, шулай ук ата-бабалары Татарстан җиреннән булган чувашлар турында да сөйләсәгез иде.

- Әгәр төрле өлкәләр буенча карасак, дәүләт эшлеклеләреннән Татарстанга гына түгел, ә Идел буена һәм тулаем илгә йогынты ясаучылар бар. Георгий Степанович Савандеев Чуваш автоном өлкәсенә нигез салучыларның берсе. Ул тумышы белән Сембер губерниясенең Буа уездыннан. Тагын Тәтеш районыннан Семен Матвеевич Ислюков бар. Ул 1968-1985 елларда Чуваш АССР Югары Советы Президиумын җитәкләгән. Бу шактый зур срок. Тагын бер билгеле якташыбыз – Чүпрәле районында туган Петр Васильевич Дементьев. Ул 14 ел Советлар Союзының авиация сәнәгатен җитәкләгән кеше. Сталиннан башлап Брежнев чорына кадәр безнең авиациянең чәчәк аткан вакыты була.

Татарстаннан Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган тугыз чуваш кешесен беләбез. Хәзер “Мемориал” дип аталган яңа эзләү системасы ярдәмендә яңа йөзләр һәм геройлар табыла. 

2018 ел азагында кинотеатрларда зур уңыш белән “Несокрушимый” фильмы барды. Фильмның төп герое Семен Коновалов дошманның зур көчләреннән куркып тормыйча, үзенең хәрби иптәшләре белән тигезсез сугыш алып бара. Аның чынбарлыктагы прототибы – Югары Ослан районының Ямбулат авылыннан чыккан чуваш кешесе. Әлеге бәрелештә нибары бер совет танкы немецларның 16 танкын, дошманның тере көче белән ике бронемашина һәм сигез йөк машинасын юк итә.

Ә фән өлкәсенә килгәндә, әлбәттә Иван Яковлевич Яковлев – чуваш язма теленә һәм Сембер чуваш укытучылар мәктәбенә нигез салучы. Чуваш халкының хәзерге мәгърифәте шуннан башлана да инде. Танылган геодезист Александр Изотов, ул тумышы белән Нурлат районыннан. 1949 елда ул җир шарының размерын, аның төгәл диаметрын һәм башка мөһим параметрларын үлчи. 1952 елда ул Сталин премиясенә лаек була.

Авыр атлетика буенча Монреальдәге Олимпия чемпионы Николай Колесников Бөгелмә районының Наратлы авылыннан. Хәзерге вакытта авыр атлетика буенча Россия хатын-кызлар җыелмасында өлкән тренер булып эшли.

Мондый кешеләр гаять күп һәм без, чыннан да, һәр номер саен диярлек газета битләрендә алар турында сөйлибез. Теләсә нинди тармакта танылган якташны табарга була. Әтиле-уллы танылган актерлар – Олег һәм Михаил Ефремовлар. Кечесе чуваш язма теленә нигез салучы Иван Яковлевның бертуганының оныгы булып чыга.

- “Сувар” Казандагы чуваш милли-мәдәни автономиясе белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Чуваш халкының милли мәдәниятен, телен, әдәбиятын саклауда һәм үстерүдә газетаның өлешен ничек бәялисез?

- Әйткәнемчә, безнең милли үсешкә Татарстан халыкларының I корылтае башлангыч бирә. Соңыннан 1994 елда Казан педагогика университеты каршында рус филологиясе факультетында чуваш бүлеге ачыла. Шәһәр шартларында туган тел һәм мәдәниятне саклауны кайгыртып йөргән актив чуваш интеллигенциясе газета редакциясе тирәсендә берләшә. Ул үзенә күрә милли яңарыш идеясе рупоры булды. Бу сүзне курыкмыйча әйтәм. Без, чынлап та, төрле чаралар оештырабыз. Һәм бүген популяр булган күп кенә чуваш проектлары нәкъ менә бездә барлыкка килде. Мәсәлән, “Татарстанның чуваш гүзәле”, “Никрут юрри” рекрут җыры, чуваш җырын башкаручыларның музыкаль альбомнары фестивале һәм башкалар.

Газета бик күп идеяләр барлыкка китерде, без фестивальләр уздыра башладык. Шул исәптән Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән “Уяв”, “Акатуй” республикакүләм фестивальләр дә оештырыла.

1997 елда Татарстан Республикасында Чуваш милли-мәдәни автономиясе теркәлә. Газета һәм аның хезмәткәрләреннән башка бу мөмкин булмас иде. Чөнки һәрбер җитди гамәлдә дә бик зур әзерлек эшләре бар.

- Тантаналы кичә-концертта “Сувар” газетасын Россиянең төрле почмакларыннан, БДБ илләреннән һәм чит илләрдән укучылар сәламләде. Газета укучыларының географиясе һәм социаль сурәте нинди?

- Бәлки бу мактану булып яңгырар, ләкин бу вакыт эчендә газетаның үз йөзе, үз рәвеше формалашты. Чуваш дөньясындагы, Чуваш республикасындагы хәлләргә карата безнең үз фикеребез бар һәм без бу хакта ачыктан-ачык язабыз. Битараф булмаган кешеләр, чыннан да, зур кызыксыну белдерә. Һәм безне илдән читтә дә белүләре белән горурланабыз. Интернет ярдәмендә безне һәркайда да укыйлар. Безне кайсы җирләрдә укыганнарын күрәбез. Укучыларыбыз Казахстан, Белоруссия, Украинада, якын һәм ерак чит илләрдә бар. Күпләр күченеп киткән, әмма туган телләрендә аралашырга һәм милләтнең ничек яшәвеннән хәбәрдар булырга телиләр. Безнең язмалар буенча фикер алышалар һәм бу безне куандыра.

- Газета укучылар белән элемтәне бик актив куллана һәм һәрдаим диалогта тора. Эшегездә нинди яңа формалар кулланасыз?

- Без гаилә газетасы. Без уртакул, дежур материаллар бирмәскә тырышабыз. Укучы уйлансын өчен эшлибез. Безнең укучы – уйлый белә торган, үз халкының язмышына, теленә һәм мәдәниятенә гамьсез булмаган укучы дип уйлыйм. Чувашлар милләт буларак алга таба да саклансын өчен бу бик әһәмиятле.

Телне гасырлардан-гасырларга күчерү безнең бурыч. Бу бик җиңел кебек, әмма хәзерге глобализация шартларында моны эшләү катлаулы. Кешедә мәгълүмат күп, хәтта артыгы белән дә, әмма бу мәгълүмат байлыгы һәрвакытта да аларның туган телендә алып барылмый. Еш кына кешеләр үзләре өчен үтемлерәк телдә сөйләшә башлый, гәрчә аларның туган теле чуваш теле булса да. Безне төрле кызыксынулары булган кешеләр туган телдә укысын дип тырышабыз. Иҗтимагый чаралар, фестивальләр, спорт ярышлары, мәдәни бәйрәмнәр күптөрлелеге арасында иң мөһимен күрсеннәр һәм туган телләрендә аралашсыннар өчен тырышабыз. Теләсә нинди коммуникаторда һәм социаль челтәрләрдә укучылар хозурына туган телдә мәгълүматны тапшыра алуыбызны күрсәтергә кирәк.

- “ТАТМЕДИА” җәмгыятенең соңгы коллегиясендә “Сувар” газетасы Интернетта һәм социаль челтәрләрдә иң актив басма буларак телгә алынды. Яңа аралашу чаралары һәм укучылар белән аралашу эшен ничек оештырасыз?

- Ике ел элек мин Инстаграмда чуваш телендә блог алып бара башладым. Һәм үземне беренче чуваш блогеры дип игълан иттем. Әле ул вакытта интернет челтәрендә шундый дүрт кенә кешене табарга мөмкин иде. Нишләргә? Без шундый аз, ә Инстаграм иң тиз үсүче социаль челтәрнең берсе.

Без яшьләргә мөрәҗәгать иттек, көндәлекләрен чуваш телендә алып барырга өндәдек. Татарстандагы чуваш мәктәпләренә бардык. Анда чыгышлар ясадык, күрсәттек, агитация алып бардык. Һәм шуннан реакция китте.

Балалар, мәктәп укучыларын әледән-әле яңа форматларга җәлеп итеп тордык. Күп кенә танылган һәм популяр медиашәхесләр, мәсәлән, чуваш гүзәле Ксения Романова, чуваш блогерлары булып китте. Чабаксардагы дусларыбыз – артистлар, эстрада җырчылары әлеге хәрәкәткә кушылды. Яшьләр үз кумирларының туган телдә сөйләшүен һәм ул телдә гаиләдә яки дуслар янында гына түгел, ә социаль челтәрләрдә дә сөйләшергә мөмкин икәнен күрә. Бу бик мөһим.

Кумир сиңа туган телдә мөрәҗәгать итеп, үрнәк күрсәтсә, бу кешегә этәргеч бирә һәм аның аңын үзгәртә. Без моны дәвам итәргә тиеш дип уйлыйм. Үсеп килүче буынга дөньяның теләсә кайсы почмагында үз туган телеңдә сөйләшү мөмкинлеге биреп, аларның йөрәкләренә шакырга кирәк.

Әйе, газетаны традицион форматта, кәгазь вариантта укучы аудитория зур. Әмма без яңа чынбарлыкта да булырга тиеш. Әгәр киләчәк турында уйламыйбыз икән, без юкка чыгачакбыз.

Хәзер укучылар Интернетка күчә һәм чуваш телендә укучылар саны да һәрдаим үсә. “Одноклассники”да укучылар бик күп, “Вконтакте”да арта, “Инстаграм”да көн саен яңа кешеләр өстәлә. Яшьрәкләр социаль челтәрләргә күчте. Алар өчен бу уңайлы, тиз һәм кул астында. Бу гомуми тренд. Төп проблема кеше җыю гына түгел, ә шуның белән акча эшләргә дә өйрәнү. Шуңа да без сакланып калуның һәм шушы хәрәкәтчән дөньяда үзгәреп торуның яңа ысулларын эзлибез.

- Үзегезнең «Шурăмпуç» («Заря») әдәби альманахы турында сөйләсәгез иде.

- Без инде аны күптәннән, 1995 елдан бирле “Сувар” газетасына әдәби кушымта буларак чыгарабыз. Чуваш язучыларының һәм Татарстан шагыйрьләренең безгә җибәргән әсәрләреннән торган җыентык ул. Без иң яхшыларын сайлап, аларны үзебезнең әдәби журналда бастырабыз. Чуваш милли-мәдәни автономиясе һәм аның җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Дмитрий Самаренкин шактый яхшы тираж белән — 1000 данәдә чыгарырга ярдәм итте. Китапханәләребезне һәм иҗтимагый үзәкләребезне тәэмин итә алырбыз дип уйлыйм. Чуваш автономиясе белән без бюджетсыз акцияләр буенча күп кенә бурычларны чишәбез. Журнал газета кебек картаймый, ул гел китап кебек: нигезле һәм озак вакытка тәгаенләнгән.

- Газета чыгарудан тыш, редакция төрле бәйгеләр уздыра һәм күп проектларга инициатива бирә. Сезнең яшь егетләрне армиягә озаткан вакыттагы җырлар буенча бик кызыклы конкурс булган иде. Чуваш тарихчыларының материаллары, укучылар арасында балык тоту буенча ярыш… Укучылар белән эшләүнең нинди яңа формаларын кертәсез һәм тәкъдим итәргә әзер?

- Рекрутлар җыры фестиваленә килгәндә, бу уникаль күренеш. Аны патентлаштырырга кирәк, бу без уйлап чыгарган әйбер.

Гореф-гадәтләре исән булганда, халык та исән. Армиягә озату да борынгы йолаларга керә, ул бит бервакытта да туктап тормаган. Элек чувашларга да, башка күп халыклар кебек, төрле сугышларда катнашырга туры килгән. Озату йоласы халык хәтеренә сеңеп калган. Һәм бүген күп кенә районнардан хәрби хезмәткә китүчеләр шушы борынгы рекрут җырларын башкара. Бу нәкъ менә ирләр арасында буыннан-буынга күчеп килә.

Монда шуны да әйтергә кирәк: вокал ягыннан әзерлексез ир-егетләр бергәләшеп онытылып, бирелеп үз туган телләрендә солдат җырларын башкара. Клуб яки мәктәп хезмәткәрләре инициативасы буенча түгел. Бу җырлар урамда табигый рәвештә, бернинди оештырусыз җырлана.

1 апрельдә язгы чакырылыш игълан ителде. Чирмешән, Буа, Чүпрәле, Аксубай районнарындагы чуваш авылларына барыгыз, әгәр дә уңыш елмайса, сез бу күренешне күрә алачаксыз. Һәм без әлеге патриотик күренешкә мәдәни ярыш формасы бирергә уйладык. Җиңү бәйрәменең чираттагы юбилеена без конкурс – рекрут җыры фестивале игълан иттек. Һәм катнашучылар арасында көтелмәгән массакүләм кайтавазга тап булдык. Астан, гади кешеләрдән килгән инициатива безне гаҗәпләндереп һәм куандырып кына калмады, ә эләктереп тә алды.

Соңыннан футбол. 2017 елда башладык, Казанның һәвәскәрләр лигасына кердек. Казанда эшләүче чуваш яшьләреннән торган “ЧНКА” командасы төзедек. Һәм ул шактый гына уңышлы чыгыш ясап, “С” лигасына узды. Без команданы төзүдә, комплектлауда, матчлар уздыруда, җанатарлар ярдәме күрсәтүдә, очрашулар һәм чемпионат турында мәгълүмат таратуда актив катнаштык. Хәтта социаль челтәрләрдә чуваш телендә туры эфирлар да алып бардык. Йогышлы үрнәк булды. Киләсе елда без тагын бер команда тупладык. Бу команданы “Сувар” дип атадык. Һәм ул республика күләмендәге турнирга чыкты. Тагын әле ел саен “Сувар” газетасы Кубогына Буада балалар арасында турнир оештырабыз.

- Казан чувашлар өчен мөһим шәһәр. Чуваш телендәге беренче газета Казанда басылган, беренче чуваш спектакле уйналган. “Казан чувашлары” төркеме аркасында беренче тапкыр монда чувашча рок, рэп, джаз яңгырады. Чуваш Интернеты премьерасы да Казанда булган дип сөйлиләр?

- 2016 елда без челтәрдәге чуваш телендә теркәлгән беренче басма булдык. Шуңа күрә чуваш интернет массакүләм мәгълүмат чарасының Ватаны Казан булды. Чувашча рэп, рок һәм джазга килгәндә, без, чынлап та, бу яңа формаларга ярдәм итәргә, үстерергә тырышабыз. Барысы да бер шаблон буенча гына бармасын. Тәҗрибәләр ясарга кирәк. Чуваш дөньясы өчен тагын берәр нәрсә уйлап табарбыз әле.

Безнең яшьләр бик актив. “Аталан” хәрәкәте “үсештә бул” дип тәрҗемә ителә. Алар Казанда укучы студентлар, яшьләр. Һәм алар Дуслык Йортында җыела, чуваш авыллары мәктәпләрендә укучы балалар өчен үсеш блогы әзерлиләр. Алар социаль челтәрләрдә эшләргә, шәхси үсеш белән шөгыльләнергә, ничек лидер булырга, максатларны ничек дөрес куярга һәм аларга ирешергә өйрәтә. Һәм болар барысы да чуваш телендә алып барыла. Чуваш теле популярлаша, ул дөньядагы башка әйдәп баручы телләр белән бер дәрәҗәгә куела. Башка телләргә мөрәҗәгать итмичә генә, үз туган телең ярдәмендә үсәргә мөмкин икәнен күрсәтә. Бу безнең өчен мөһим. Һәм, әлбәттә, без боларга мәгълүмати яктан ярдәм итәбез.

- Газетаның юбилеенда Петр Хузангай сүзләренә язылган чуваш халкының данлыклы “Мы были, есть и вечно будем” гимны яңгырады. Газета Татарстан, Чувашстан һәм Россиянең башка төбәкләрендәге Язучылар берлекләре белән ничек хезмәттәшлек итә?

- Татар АССРның Әлки районында туып үскән Чувашиянең халык шагыйре Петр Хузангай шәхесенә килсәк, ул безнең халыклар арасында дуслык илчесе буларак гаять зур роль уйнаган. Татар һәм чуваш язучыларының зур дуслыгы, күпчелек аның шәхесе һәм актив эшчәнлеге ярдәме белән ныгыган. Һәм бу күркәм традиция хәзер дә дәвам итә.

Чуваш шагыйрьләре татар шагыйрьләрен тәрҗемә итә, татар шагыйрьләре һәм прозаиклары безнең авторларны тәрҗемә итә. Һәм бу безне бик шатландыра. Без хәтта үзебезнең альманахта Роберт Миңнуллин, Зиннур Мансуров шигырьләренең чувашчага тәрҗемәсен дә бастырдык. “Күңел инженерлары” үзара тату булганда, бу башкалар өчен дә яхшы үрнәк. Мондый дуслык безнең ата-бабаларыбыздан ук килә һәм мәңге дәвам итәр дип уйлыйм.

- Чабаксарда һәм Чувашстанның башка шәһәрләрендә сатуда безнең “Сувар” газетасын күрергә була. Газета Россиянең башка төбәкләрендә ни дәрәҗәдә тәкъдим ителгән һәм аны тарату киңлеген арттыру буенча нинди планнарыгыз бар?

- Хәзерге вакытта безнең газета Чувашиядә, Самара, Ульян өлкәләрендә һәм Башкортстанда тәкъдим ителгән. Бу төбәкләрдә безне актив яздырып ала башладылар. Һәм без бу укучыларны югалтмыйбыз: әгәр алар бер мәртәбә булса да язылганнар икән, алга таба да язылуны дәвам итәчәкләр. Алар безнең ышанычлы гвардия булачак. 

intertat.tatar

Просмотров: 748

Комментирование запрещено