28 июля 2019 года в селе Старое Фейзуллово Кошкинского района пройдет вечер памяти, посвященный 10-летию со дня смерти местного поэта и художника Гакиля Сагирова.
Односельчане, писатели, поэты, журналисты, представители региональных министерств культуры и татарских общественных организаций, люди, любящие родной язык и ценящие его слово, соберутся, чтобы почтить память поэта и художника Гакиля Шарифулловича Сагирова. Человека бесконечной стойкости и силы духа, чей талант не уничтожила даже тяжелая болезнь. После неудачной операции у пятнадцатилетнего юноши стали неподвижными руки и ноги. Взяв карандаш в зубы, Гакиль научился жить и творить.
В программе мероприятия:
- Презентация «Жизнь и творчество Гакиля Сагирова».
- Знакомство с книжно-иллюстративной выставкой «Жизнь как подвиг».
- Воспоминания близких и односельчан; стихи и песни на стихи Г. Сагирова.
- Родные, друзья, официальные гости и жители села в этот день также посетят могилу Г.Ш.Сагирова.
Место проведения:
Старо-Фейзулловская сельская библиотека, Самарская обл, Кошкинский р-н, с Старое Фейзуллово, ул Озерная, 47
Дата проведения:
28 июля 2019 с 12:00 до 14:00
Вход свободный.
Кошкинская центральная библиотека.
* * *
28 июльдә Кошки районының Иске Җүрәй авылы китапханәсендә (Озерный урамы, 47) шагыйрь, язучы һәм рәссам Гакыйль Сәгыйровны искә алу кичәсе үткәреләчәк.
Гакыйль Сәгыйровның фаҗигале тормыш сынауларын җиңеп яшәве һәм аның язып калдырган әдәби мирасы — күпләребез өчен сабырлык үрнәге. Үз ирке белән бер генә адым атлый алмаса да, аның даны бик еракларга таралган. Гомере буе тән һәм җан газаплары кичерүенә карамастан, ул янына килгән кешеләргә киңәшләр биреп, авыр чакта юата да белә иде. Аның шигырьләре яшәү мәгънәсен аңларга, дөнья тәмен тоярга һәм тормыш гүзәллеген күреп яшәргә ярдәм итә. Гакыйль Сәгыйров — шундый хәлдә дә халкыбызны яклап, туган телебезне, мәдәниятебезне саклап яшәгән кеше.
Шагыйрь ун ел элек, 2009 елның 29 июлендә, вафат булган иде. Аның хәтер кичәсенә авылдашлары, шагыйрьләр, массакүләм матбугат чаралары хезмәткәрләре, өлкә милли-мәдәни татар оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары килүе көтелә.
Кошки районы администрациясе һәм Үзәк китапханә әзерләгән искә алу чарасында Гакыйль Сәгыйровның тормышы һәм иҗат юлы буенча видео-презентация, аның китаплары һәм рәсемнәре күргәзмәсе булачак, авылдашлары һәм аны яхшы белгән кешеләрнең истәлекләре, Гакыйльнең шигырьләре һәм аларга язылган җырлар яңгыраячак, аның музеен ачу буенча фикер алышу да көтелә.
Ахырда чарага җыелучылар шагыйрьнең каберенә зиярәт кылачаклар, дип хәбәр итә Кошки районының Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре.
Просмотров: 1212