Мәчәләй мәчетендә юбилей

25 лет Мечелей мэчетенэ7 июльдә Мәчәләй авылының Муса Җәлил урамында урнашкан 1114 мәхәллә мәчетенә 25 ел тулды.

Бу матур юбилейга авыл­ның 4 мәчете имамнары, мөә­зиннәре, Самарадан һәм Үрнәк авылыннан күпсанлы кунаклар килделәр. Мәчет рәисе Фәрит Яһудин, бәйрәмне ачып, беренче сүзне Әнәс Гайсинга бирде. Мәчет тарихын язып баручы Әнәс ага шушы 25 ел эчендә нәрсәләр булганын бәйнә-бәйнә язып барган икән.

1993 елның март ахырын­да, Ураза гаетеннән кайтып барганда туа бу фикер. Беренче мәхәллә мә­че­тенә га­еткә килүчеләр сый­мый башлаган чак була. Киемнәр аяк астында ята, күпләргә йөрергә ерак дип, Фәйзерахман Шабаев, Вәлиулла Алиев, Фәләх Иваев, Якуп Иваев, Әхмәдулла Иваев, Шакир Алиев, Әнәс Субеев, Мөгаллим Субеев, Рәшит Канюкаев һәм  Әнәс Гайсин – барлыгы ун кеше, яңа мәчет салу нияте белән йөри башлыйлар.

- Мәхәллә булгач, мулла белән мөәзин дә кирәк бит инде. Мулла итеп Фәйзерахман Шабаевны, ә мөәзин итеп Мөгаллим Субеевны сайладык. Һәр йорттан акча җыеп, Похвистневога барып, егерме кубометр агач яздырып алдык һәм “Подбельский” совхозы бригадиры Шамил Мәкъсутовтан машина сорадык. Шамил беркайчан да каршы килмәде. Бөтен урман эше аның ярдәме белән эшләнде. Аллаһының рәхмәтләре булсын үзенә. Урман кисү һәм ташу эшендә бик күп авылдашлар ярдәм итте.

Бисмиллаларыбызны әйтеп, изге теләк белән бура бурарга керештек. Күп кеше урман кисеп ташу һәм бура бурау эшләрендә катнаштылар. Кемнәр, кайда, кайчан нәрсә эшләгәннәре барысы да язылган. Эшләп тә, акчалата булышкан кешеләргә дә Аллаһы Раббыбызның рәхмәтләре яусын.

1993 елда бураны бурап, тау башына күтәреп куйдык. Хәзер инде документлар юнәтергә кирәк иде. Бу эшләрне Шамил Канюкаев кайгыртты. Ә мәчет уставын регистрацияләү, таныклык алу һәм документларын ясату эшләре белән мин йөрдем.

1994 елда Вәлиулла Алиев һәм Фәләх Иваев Үзәк Диния нәзарәтеннән Фәйзерахман Шабаевка – муллалыкка, ә Мө­галлим Субеевка мөә­зин­леккә указлар алып кайттылар.

Шакир Алиев белән Куйбышевтан егерме блок кайтаргач, мәчетне нигезенә күчерергә мөмкин булды. Аннан соң да аның түбәсен ябу, манара күтәрү, газ кертү, микрофон кайтару, сылау, бурлау, буяу өчен бик күп чыгымнар кирәк иде. Бу эшләргә авыл халкы да акча җыйды, чит-ят кешеләр дә бирде, ун кешедән торган оештыру комитеты да, вакыты, акчалары белән санлашмыйча, үз өлешләрен керттеләр.

Шулай итеп, 1996 елның 23 маенда Иске Мәчәләй авылы мәчетенә манара куелды. Ул күтәрелгәндә бөтен авыл халкы, читтән килгән кунаклар тәкбир әйтеп тордылар. Гали авылы мәчете имамы, мөхтәсиб Илгизәр хәзрәт Сәгъдиев һәм башка имамнар вә­газьләр сөйләделәр, Ракыя Бахметова корбан суеп, зур табын уздырды… — дип искә алды Әнәс Гайсин.

Менә шундый кыенлык­лар һәм ихласлык белән төзелгән мәчетнең 25 еллыгы бәйрәм ителде. Самарадан килгән дин әһеле Наил хәзрәт Биктаев, бәйрәм белән тәбрикләп: «Шушы мәчетне төзүгә үз өлешләрен керткән кешеләргә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын, мәрхүм- мәрхүмәләрнең рухларын шат кылсын иде. Без аларның барысын да истә тотып, догадан калдырмаска тиешбез. Гасырлар үтсә дә, мәчет төзүдә каткашкан кешеләрнең рухларына мәчеткә йөрүчеләрнең, намаз укучыларның, вә­газь­ тыңлаучыларның  догалары тук­тамыйча бара», — дип сөй­ләде.

«Шушы мәчетне төзү­челәргә һәм төзеклән­дерү­челәргә Аллаһының рәх­мәт­ләре яусын. Шуны­сы гына борчый: картлар китә баралар, ә яшьләр мәчеткә йөрергә бик ашыкмыйлар. Дөрес, авылда Коръән укучыларның саны арта бара, балалар да бик тырышып Коръән укырга өйрәнәләр. Җәен шәһәрләрдән кайткан балалар да мәчеткә дин дә­рес­ләренә киләләр», — дип сөйләде Наил хәзрәт Курмаев бәйрәм белән котлаганда.

Мәчет рәисе Фәрит Яһудин исә «Восток» авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләренә рәхмәтләрен әйтте. Зиратны чистарту, коймаларын ремонтлап тору эшләрендә шәһәрдә яшәүче 164 кеше акчалата булышкан. Фәрит хәзрәт аларга да Рәхмәт хатлары тапшырды.

Хәзерге имам Рамил хәз­рәт Курмаев та мәчеткә яңа кешеләр килмәве өчен борчылып сөйләде, яшьләргә мөрәҗәгать итте, биргән садакаларга һәм бүләкләргә дога кылып, рәхмәтләрен әйтте.

Мәчет манарасын ясаганда Мөгаллим бабайның малайлары Фатыйх, Зөфәр һәм Халит бик булышканнар иде. Алар шушы юбилейны оештыруда да актив катнаштылар. Халит та әтисенең изге эшләрен онытмаган авылдашларына рәх­мәтләрен әйтте, әтисе бакыйлыкта булса да, мәчет манарасы өчен әҗерләре барып торсын, урыны җәннәттә булсын иде, дип теләде.

Ахырда Коръән-хафиз Наил Биктаев догалар укып, әрвах­ларга багышлады.

Шамил МАМЫШЕВ.

Мәчәләй авылы,

Похвистнево районы.

«Бердәмлек»

 

Просмотров: 1213

Комментирование запрещено