Җәй башы өлкә татарлары өчен иң кызу һәм шул ук вакытта күңелле вакыт булды. Чөнки күпчелек шәһәрләрдә һәм татар авылларында кыр батырларын зурлаган, милли җыр-биюләр, күңелле уеннар белән үрелеп барган Сабан туйлары гөрләде. Бу милли бәйрәмнәр чираты Похвистнево районында төгәлләнде.
Яңа Мансур авылы Сабан туенда быел халык аеруча күп иде. Бәйрәмне Әхмәткәрим хәзрәт Гарифуллин изге дога белән ачып җибәрде. Ә аннан соң авыл җирлеге башлыгы Ирек Газиев барлык авылдашларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады, аны оештыруда ярдәм күрсәткән иганәчеләрнең исемнәрен атап, ихлас рәхмәтен белдерде. Похвистнево районы башлыгы Юрий Рябов та халыкка изге теләкләрен җиткереп, районның 90 еллыгына карата авылны төзекләндерүдә хәйрия ярдәме күрсәткәннәре өчен Рамил Ильясовка, Әмирҗан Кәримовка, Рамил Хәйретдиновка һәм Илдус Усмановка Рәхмәт хатлары тапшырды.
Ә төп игътибар, әлбәттә, җирдә эшләүчеләргә бирелде. Җирле “Сагиров Д.Р.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Динар Сәгыйров, хуҗалык мөдире Шамил Зөбәеров, тракторчылар Михаил Мезенцев һәм Василий Смирнов, тракторчы-комбайнчылар Наил Рәхимов һәм Раил Шәфыйков, терлекче Минегали Гарифуллин, слесарь Мирсалих Фәхретдинов кыйммәтле бүләкләргә ия булдылар. Наил Гафиятуллин, Марсель Минегалимов, Шәүкәт Шәйхетдинов һәм Раил Фәткуллинны да алар эшләгән крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Асия Шәйхетдинова бүләкләде.
Әхмәткәрим хәзрәт Гарифуллинны авылдашлары 70 яшьлек юбилее белән котлап, изге теләкләр теләделәр, халыкка дини хезмәт күрсәткән өчен рәхмәт белдерделәр.
Бәйрәмнең рәсми өлешеннән соң, мәйданда милли көрәш, ә сәхнәдә бәйрәм концерты башланды. Авыл үзешчәннәре, җырчы Зөлфия Арсланова, Татарстан артистлары Зиннур Сафиуллин һәм Рамил Галимҗанов иң матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр.
Ә бу вакытта мәйданның бер читендә милли уеннар гөрләде. Кемдер чүлмәк ватты, кемдер капчык киеп йөгерде, ә кемдер көянтә-чиләк белән түкми-чәчми су ташыды. Яңа Мансур авылы Сабан туенда гына уздырыла торган бәйгеләрне дә халык көтеп алды. Чаңгы киеп йөгерү, кул арбасы узышларында катнашу өчен бала-чага да, өлкәннәр дә чират торды.
Ул арада Сабан туеның абсолют батыры билгеле булды. Бу исемгә Яңа Мансур авылында туып-үскән Илдар Фәттахов лаек булып, сарык тәкәсе белән бүләкләнүе аеруча куандырды.
Ә атлар чабышында Камышлы районыннан һәм Яңа Мансурдан дүрт чабышкы катнашып, иң беренче булып финишка үзенең атында искеярмәкле Фәрит Гайфуллин килде. Җиңүче ат биеп-биеп мәйданны әйләнгәндә, халык аны кайнар алкышларга күмде.
- Сабан туе искиткеч матур булды. Күңел ачулар кич белән авыл спорт мәйданында да дәвам итте. Халык ачык һавада Татарстан артистлары концерты белән ләззәтләнде, аларга кушылып җырлады һәм биеде.
Шушындый күркәм бәйрәм бүләк иткән өчен авыл җирлеге башлыгы Ирек Газиевка, ярдәмчеләре Илмир Гыйззәтуллинга һәм Раил Фәткуллинга, иганәчеләргә (төп чыгымнарны Ринат Сәгыйров һәм Асия Шәйхетдинова үз өсләренә алганнар) зур рәхмәт.
Киявем Илдар икенче ел рәттән инде көрәш буенча Сабан туе батыры исемен яулады һәм сарык белән бүләкләнде. Без аның белән чиксез горурланабыз. Икенче елга да сынатмас, дип уйлыйбыз, — дип хис-тойгылары белән уртаклашты Самарадан килгән Гөлҗиһан Шакирова.
Уен-көлке, җыр-бию белән үрелеп барган милли бәйрәмебез һәркемнең күңелендә әнә шундый онытылмаслык матур хатирәләр калдыргандыр, дип өметләнәбез.
Гөлгенә Сәлахова.
Просмотров: 1436