«Сабантуй Серебряного возраста» провели в Камышлинском районе ( ФОТОРЕПОРТАЖ) / «Көмеш яшьтәге әбиләр Сабан туе”

1Сотрудники комплексного Центра м.р Камышлинский 11 июля на майдане сабантуя провели для благополучателей и активных граждан пожилого возраста Камышлинского района «Сабантуй Серебряного возраста». Игры, развлечения, песни и танцы, а также конкурс на самый вкусный блин, испеченный в Кукморской печи, не оставили равнодушным никого.

231456910
12141516
18192021
22

ГКУ СО «КЦСОН СВО» отделение м.р.Камышлинский.
* * *

Бүген бездә Сабантуй,
Эшләреңнең барын куй.
Тизрәк йөгер мәйданга:
Бәйрәм башлана анда.
Кемдә нинди һөнәр бар?
Йөгерергә кемнәр бар?
Кызганмый табаннарны
Урагыз мәйданнарны.

11 июльдә Камышлының Сабантуй мәйданында «Көмеш яшьтәге әбиләр Сабан туе” үтте. Бу чараны социаль хезмәт үзәге үткәрде. Бәйрәмгә Балыклы, Иске Ярмәк, Иске Усман, Камышлы авылларыннан җыелдылар.

Кукмара йортына 100дән артык кеше тулды. Мәйданны яңгыратып җыр-моң таралды, Кукмара миченнән гөрләтеп төтен күтәрелде, самавыр чыҗлый башлады, шау-гөр килделәр, бер-берсе белән күрештеләр, фотога төштеләр.

Сабантуйны социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре Рәмзия Мәгдән кызы Әсәдуллина ачып җибәрде. Беренчеләрдән булып җыелган халыкны социаль хезмәт үзәгенең директор урынбасары Наилә Таһир кызы Габидуллина котлап китте.

Аннан китте: чүлмәк вату, аркан тарту, чиләк-көянтә белән су ташу, йомырка-кашык белән һәм капчык киеп йөгерүләр.

Ә ярышлар арасында авыллардан килгән һәвәскәр артистларыбыз (Ибраһимова Люция, Әбдерәхимова Лилия, Каюмова Розалия, Йосыпова Венера, Шәрәфетдинова Хәлимә, Әхмәтшина Галимә, Яруллина Гөлчирә, Абсаттаров Линар, Рамзия һәм Рушания дуэты) чыгышлар ясадылар.

Бәйрәмебезне ямьләндереп, матур котлау белән районның мәдәният, спорт, туристлык һәм яшьләр комитеты җитәкчесе Резидә Мөхтәбәр кызы Төхбәтшина да килде. Ул халыкка исәнлек- саулык, күңелле ял итүләрен теләп, шушы мәйданда уздыралган чара – «Әбиләр Сабан туе» матур гадәткә кереп, елның елында уздырылса иде, дигән теләктә калды.

Сабантуйны гөрләтеп күмәк бию китте: барсы да рәхәтләнеп «ярмәк вагына» тыпырдадылар. Аппаратураны көйләп, матур җырлар куеп, Сафин Эдуард белән Абсаттаров Линар бәйрәмгә тагын да матурлык өстәделәр.

Иң зур ыгы-зыгы кызу мич янында булды: анда Нурия Хәниф кызы, Рәмзия Рәфгать кызы, Резидә Хәбиб кызы коймак пешерделәр. Ачы коймак, тары коймагы – боларны һәр авыл кызлары-апалары үзләренчә ачытып алып килгән иделәр. Ап-акка буялган горур мич мәйданның үзәге булды. 

Менә мәйданга коймак исе таралды. Мич коймагы үзенчәлеге белән аерылып торды: күпереп, матур кызыл йөзле булып пеште. Мәйданга җыелган халык аны авыз итте.

Ә инде зур җиз самавырны гөрләтеп кабызып җибәргән Әбүзәр улы Җәгфәр янына, тәмле үлән чәе артыннан чират тезелде.

Кукмара йортындагы имән өстәлләр өстендә нинди генә ризыклар юк: Ярмәктән кәрәзле бал, Балыклыдан тәмле кыярлар, Мәтебидән яңа җир жиләге кайнатмасы, Камышлыдан тәмле бавырсак — барсы да килгән кунакларның күчтәнәчләре иде. Ризыклардан авыз итеп, кутәренке күңел белән халык әкрен генә таралыша башлады. Ә без, шушы чараны үткәрәчеләр, арып, эшләгән эшебезгә сокланып, куанып, кунакларыбызны озаттык.

Зур рәхмәтебезне әйтәсебез килә шушы Кукмара өй алдын ясаучы кешеләргә: сап-сары нарат бурәнәләреннән ясаган курчак кебек өйләр, матур сәхнә, бураган чылбырлы кое, күпер, ап-ак такталардан ясалган басмачалар, манара, кирпечтән салынган мич… Болар барсы да безне бүрәнә өйле, коелы, мичле балачагыбызга алып кайттылар.

Җаннарыбыз тыныч, ил-җиребез имин, бала-чагаларыбыз, кардәш-ыруларыбыз, туган-тумачабыз сау-сәламәт булсын! Амин!

Камышлы авылының социаль реабилитация бүлеге җитәкчесе Рушания ДИНДАРОВА.

Просмотров: 1264

Комментирование запрещено