Моннан берничә ел элек шәһәребездә өлкә татар милли-мәдәни автономиясе “Самара төбәге тарихында татар исемнәре һәм вакыйгалар” проектын тормышка ашыра башлап, танылган татарлар яшәгән йорт, татар мәктәпләре, татар-башкорт педагогия училищесы, матбугат йорты диварларына истәлек такталары урнаштырылган иде.
Ә менә “Куйбышевнефть” берләшмәсенең баш геологы булып эшләгән, Социалистик хезмәт герое, ике тапкыр СССР Дәүләт премиясе лауреаты Әхмәт Нурмөхәммәт улы Мостафинов 1942 — 1952 елларда яшәгән Ленинградский урамының 72 санлы йортына истәлек тактасы куеп булмый әлегә.
- Аның проекты күптән әзер, шәһәр Думасы тарафыннан да хупланган. “Гражданнар Кодексы”ның өлешле милектә булган мал-мөлкәттән файдалану статьясы буенча, такта кую алдыннан, йортта яшәүче һәркемнең ризалыгын алырга кирәк. Ә халык моңа каршы чыкты. Әлеге өстәмә “Гражданнар Кодексы”на күптән түгел генә кертелгән. Әле ярый берничә тактаны элеп өлгердек, — дип сөйли тарихчы, истәлек такталарын элү эшләрен башлап йөрүче һәм гамәлгә кертүче өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Шамил Галимов.
Шушы көннәрдә Әхмәт Мостафинов истәлегенә мемориаль такта элү буенча инициатив төркем Ленинградский урамындагы 72 санлы йортта яшәүчеләр белән очрашып сөйләштеләр. Җыелышта Самарский районы депутатлары Усман Илингин һәм Александр Медведев, тарих фәннәре докторы, профессор, Самара университетының Россия тарихы кафедрасы мөдире Петр Кабытов та катнаштылар. Шамил Галимов чараны Әхмәт Мостафиновның биографиясе, илебезгә күрсәткән хезмәте белән таныштырудан башлап җибәрде.
- Биредә шундый олы кеше яшәгән һәм без моңа шат. Бу йорт 1934 — 1936 елларда шәһәрнең иҗади элитасы өчен махсус төзелгән булган. Күргәнегезчә, аның диварында “Белгечләр йорты” дип язылган. Йортның һәр фатирында диярлек дәрәҗәле исемнәргә лаек булган кешеләр яшәгән, - дип сөйләде Александр Бейлин, һәм сүзен дәлилләп, зур исемлек күрсәтте. - Ни өчен бер кешегә генә такта куелырга тиеш? Әйдәгез, барысының да исемнәрен мәңгеләштерик.
- Һәйкәл яисә мемориаль такта кую өчен инициатив төркем булдырып, шәһәр администрациясенә тәкъдим белән чыгарга кирәк. Сездән андый тәкъдим килгәне булмады. Әгәр бу йортта яшәгән кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерергә телисез икән, без бик теләп ярдәм итәчәкбез. Әхмәт Мостафинов та алар рәтендә бит, аның истәлегенә мемориаль такта куйсак, бик әйбәт булачак. Инде бөтен язулар, килешүләр дә бар, бары тик сезнең ризалык кына кирәк, - дип сөйләде Александр Медведев. Усман Илингин һәм Петр Кабытов та, чыгыш ясап, бу изге гамәл шәһәребез горурлыгы булуын белдерделәр.
Күпкатлы йорт рәисе Лариса Носкова халыкның йортны һәм йорт алдын төзекләндерү буенча район администрациясенә берничә шарты булуын, алар үтәлгән очракта, такта куярга ризалык бирәчәкләрен белдерде. Александр Викторович, аны һәм йорт активистларын очрашуга чакырып, бу мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә тәкъдим итте.
Әмма җыелган халыкның күбесе моның белән генә канәгатьләнмәде, Александр Бейлин кебек: “Бер кешегә генә такта куярга ризалык бирмәячәкбез, барысының да исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк”, — диючеләр шактый булды.
Шамил Галимов бу тәкъдим белән килешеп, йорт каршына танылган кешеләр исемлеге язылган стелла сыман бер корылма куярга була, дип белдерде. Нәтиҗәдә, Әхмәт Мостафинов истәлегенә мемориаль такта кую гамәле бүгенге көнгә хәл ителмичә калды. Бәлки депутатлар белән очрашып сөйләшү халыкның фикерен үзгәртә алыр.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1130