Сабан туйлы Гали авылы


ааа
Похвистнево районының Гали авылы Сабан туе мәйданы әллә кайдан күренеп тора. Күпсанлы машиналар, бәйрәм сәхнәсе янында мәш килгән оештыручылар, шашлык-пылау пешерүчеләр, сату рәтләрен күреп, бәйрәмгә килүчеләрнең кәефе күтәрелә. Ә халыкның  күңеле күтәренке булганда, бәйрәм дә матур үтә.

Коръән-хафиз Әбделвахит чараны моңлы азан белән ачып җибәргәннән соң,  сәхнәгә бәйрәмнең мөхтәрәм кунаклары күтәрелде. Авыл җирлеге башлыгы Идрис  Муллабаев галилеләрне бәйрәм белән котлап, Сабан туен уздыруда ярдәм иткән иганәчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. Ә Пох­вистнево районының капи­таль төзелеш, архитектура, торак-коммуналь һәм юл ху­җалыгы идарәсе җитәкчесе Сергей Райков район башлыгы Юрий Рябовның тәбрикләү сүзләрен җиткереп,  авылны төзекләндерүдә һәм Сабан туен уздыруда ярдәм иткән җирле фермер Наил Баһаутдиновка, эшкуарлар Сәйфулла Маннановка һәм Рамил Мостафинга озак еллар авылда фельд­шер булып эшләгән Гамбәр Заһидуллинага Рәхмәт хатлары тапшырды.  Сәйфулла  Маннанов  һәм Рәфгать Исхаков “Хезмәт даны” Мактау билгесе белән дә бүләкләнделәр. Гали авылының «Хәләл» цех һәм   «Исхаков» крестьян-фермер хуҗалыгының уңган эшчеләре  Рөстәм Гыйлаҗев, Рәмзия Гөзәерова, Владимир Овчинников һәм Анатолий Маняковка да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Рәхмәт һәм котлау сүзләре матур җыр-биюләр белән үрелеп барды. Гали авылы үзешчәннәре әзерләгән концертны һәм Башкортостан Республикасының Туймазы районыннан килгән татар халык фольклор ансамбле чыгышларын халык алкышларга күмеп барды. Татарстан артистлары Минсәгыйть Сибгатуллин, Рамил Айметдинов, Лилия Шәрифуллина, Башкортостаннан Илдар Госаметдинов та иң матур җырларын бүләк итеп, бәйрәмне бизәделәр.

Бу вакытта мәйданда милли көрәш бара иде. Җирле көрәшчеләрдән Рә­фис Исхаков үз авырлыгында (80 килограммга кадәр) җиңсә дә, абсолют батыр исемен яулый алмады. Төп бүләк – сарык тәкәсен Богырыслан батыры алып китте.

Гали авылында бер генә Сабан туе да ат чабышларыннан башка үтми. Бу юлы да төрле регионнардан 30лап чабышкы катнашты. Җирле юртаклардан иң беренче булып Успех Фрака кушаматлы атта (хуҗасы Камил Исхаков) Сергей Ершов килде.

Сабан туе мәйданы кичкә кадәр гөрләп торды.

Раилә Асылгәрәева,

Гали авылы Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1298

Один комментарий

  1. «Минсәгыйть Сибгатуллин,»-чыгыш ясаган артистларның исемнәрен дә белмисезмени?! Мирсәит Сөнгәтуллин.