Хәер бирү — бик саваплы эш

iӨч ел дәвамында  Дәүләткол авылында яшәүче фермер Фәрит Ирек улы Гыйләҗев үзе үстергән карабодайдан өлеш чыгарып, хәерне Камышлы авылының 76нчы мәхәлләсенә  китерә.

Җәй-көз айлары җитү белән бакчаларда мул итеп уңыш өлгерә. Шул уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала һәм гошер дип атала.

Гошер - су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен сәдака итеп бирү ул. 

Инде менә өч ел дәвамында  Дәүләткол авылында яшәүче гади эшкуар-фермер Фәрит Ирек улы Гыйләҗев үзе үстергән карабодайдан өлеш чыгарып, хәерне Камышлы авылының 76нчы мәхәлләсенә  — Жилгородок бистәсендә урнашкан мәчеткә китерә. Садака намазга йөрүче абзый-агаларга, апаларга таратыла. 

Бүген дә Фәрит әфәнде хәер белән мәчет әгъзаларын куандырды. Мәхәллә советы артык калган гошерне мохтаҗ булган авыл халкына да таратты.

i (1)i (2) i (3) i

Жилгородок бистәсендә урнашкан мәхәллә исеменнән Фәрит әфәндегә олы рәхмәтебезне белдерәбез. Фермерның игеннәре мул булып үссеннәр. Көзләр җиткәч исән-сау гына ашлыкларын җыеп алып, урнаштырырга булсын. Үзе һәм хәләл җефете Фәридә ханым сәламәт яшәсеннәр. Оныклары, балалары әти-әниләрен куандырып торсыннар. Аллаһы Тәгалә ярдәмен биреп торсын. 

Бакчаларыбыздан алган уңышның Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен без дә ятимнәргә, мескеннәргә, шәкерт-студентларга, гомумән, мохтаҗларга бирик. Хәер бирү — бик саваплы эш бит ул.

Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1312

Комментирование запрещено