Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен…

i (1)Аллаһыга шөкер, быелгы җәй бигрәк матур килде. Урманнарда җиләк, мәтрүшкә, печән дисеңме!.. Эштән кайтып, мин дә урманга җиләк җыярга менеп киттем әле. Матур аланнарны, төрле-төрле гүзәл чәчәкләрне күзәтеп барам шулай, юлымда киң алым белән печән чабучы ир-ат та күренә.

Гади чалгы тавышы минем күңелгә бик якын. Кошлар сайравы да ишетелә. Менә кайда оҗмах икән бит… 

Ир-атның печән чабуын сокланып карап торам. Бик тә якын шул безгә, авыл балаларына, печән әзерләүләр. Бала чагымда әтием мине дә урманга печәнгә алып бара торган иде бит…

Маңгай-битләрен, ике як  чигәсен  кулъялыгы белән сөртә-сөртә, ир-ат чалгысын яный башлады. Чалгы янау моңы бөтен урманны яңгырата…

i (2) i (3) i

Якынрак килсәм, әлеге ир-ат минем күршем Илдар Хәмидуллин икән бит. Әйе, ул бик уңган-булган ир заты. Башкалар мотоблоклар белән эшләсә, ул сыерына яшьлек чалгысы белән печән әзерли. Әйтергә кирәк, урамыбызда шул бер сыер гына калды да инде, аның сөтен сатып алабыз һәм яратып эчәбез.

Илдар печән чапса, шул вакытта аның хәләл җефете Асия ханым җиләк җыя. Алар һәрвакыт бергә, һәр эшне бергә башкаралар шул.


i (1)

i (4)

Күршеләрем сәламәт булып, чапкан печәннәрен киптереп, исән-сау кайтарырга насыйп итсен. Киләсе елларда да шулай матур ямьле җәйләрдә печән әзерләгә Аллаһыбыз ярдәмен биреп торсын иде.

Җиләк, печән генә түгел, шифалы үләннәрне дә Хәмидуллиннар парлап әзерли. Кышларын  алардан тәмле чәйләр кайнаталар һәм үзләрен дару урынына да кулланалар.

 Җәмилә Мөхтәбәр кызы МИНГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

Просмотров: 1229

Комментирование запрещено