«Бердәмлек» газетасыннан, 13 июль, 2019 ел

i

Мингалиева на 13 июляСамара шәһәре,

Георгий Димитров урамы
Нәсимә Гатаулла кызы

Мингалиевага — 90 яшь!

Кадерле Нәсимә апа! Сине олы юбилеең белән котлап, язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез! Син — безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле кеше, киңәшчебез, җылы кояшыбыз. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул.

Утлар, сулар кичтең,

батмадың,

Авыр еллар буйлап атладың.

Бирешмәдең җилгә, буранга

Чын мәгънәсендә кеше

булганга.

Йөз дигән киртәләрне

Бар бит әле үтәсе.

Никадәрле газиз җанга

Бәхет бүләк итәсе.

Иң изге теләкләр белән дусларың Разия, Аcия, Тәнзилә, Гөлсинә. 

* * *

Нәсимә Гатаулла кызы

Мингалиевага!

Безнең иң яраткан, иң кадерле кешебез – әниебезгә 90 яшь! Кадерле әниебез! Без сине туган көнең белән чын күңелдән котлыйбыз. Көннәрең шатлык белән үтсен, гомер юлларың озын булсын, кайгы-хәсрәт күрмичә, һаман шулай безгә терәк булып, матур яшә. Төпле киңәшең, җылы сүзең, нурлы йөзең өчен рәхмәт.

Котлы булсын, әнкәй, туган

көнең,

Балкып торсын һәрчак

йөзләрең.

Кайгы-хәсрәт күрми, шатлык

белән

Үтсен иде килер көннәрең.

Изге теләкләр белән кызларың Миңлегөл, Зөлфия, Мәрьям, Әлфия, кияүләрең Ирек, Илгиз, Равил.

* * *

Нәсимә Гатаулла кызы

Мингалиевага!

Кадерле әбиебез! Без сине гомереңнең шушы олуг, матур бәйрәме белән чын күңелдән котлап, кояштай озын гомер, нык сәламәтлек, ак бәхетләр, тынычлык телибез. Сиңа меңнәрчә рәхмәт сүзләре әйтәбез. Син — дөньяда иң затлы, саваплы кешеләрнең берседер, без сине чиксез хөрмәт итәбез, чын йөрәктән яратабыз.

Картайтмасын сине еллар,

Гомер алга барса да.

Өебезнең күрке булып,

Яшә безнең арада.

Изге теләкләр белән барча оныкларың.

* * *

Похвистнево районы,

Гали авылы

Рәфгать Мидхәт улы

Саниевка – 70 яшь!

Кадерле абыебыз! Олы бәйрәмең – юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, муллыкта яшәргә язсын. Рәшидә апабыз белән алдагы көннәрегез гел шатлыкта үтсен.

Еллар үтә дип, абый,

борчылма син,

Еллар үтү – берни түгел ул.

Сау-сәламәт булып, озак яшәү -

Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

Изге теләкләр белән сеңелләрең Асия, Җәмилә, Гөлия, Гөлфия, Зөһрә гаиләләре белән.

* * *

Самара шәһәре,

Александр Матросов урамы

Сәрия Хисаметдин кызы

Йосыповага – 75 яшь!

Кадерле әниебез, әбием! Ихлас күңелдән сине туган көнең белән котлап, аяз күк йөзе, корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Син сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше. Алдагы көннәреңдә дә сәламәтлек белән гомер итәргә, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә Ходай насыйп итсен иде.

Син бит, әнкәй, безнең кояш,

Синнән нурлар алып яшибез.

Озак яшә, хөрмәтлебез,

Иң кадерле якын кешебез.

Зур бәхетләр юлдаш булсын,

Көннәреңне шатлык

бизәсен.

Иң зур бәхет – сәламәтлек,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Иң изге теләкләр белән улың Рәмис, кызың Ләйләгөл, киленең Ирина, киявең Салават, оныгың Үмәр.

* * *

Сәрия Хисаметдин кызы

Йосыповага!

Кадерлебез! Сине туган көнең белән ихлас күңелдән тәбриклибез. Киләчәк көннәреңдә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхетле картлык телибез. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә насыйп итсен Ходай!

Зур бәхетләр юлдаш булсын

сиңа,

Көннәреңне шатлык бизәсен.

Сәламәтлек – ярты бәхет,

диләр,

Шушы бәхет читләп үтмәсен.

Юлларыңа ак бәхетләр яусын,

Шатлык балкып торсын

йөзеңдә,

Кайгы-хәсрәт баш очыннан

узсын –

Шул теләкләр бездән үзеңә.

Изге теләкләр белән апаларың Минниса, Наҗия, сеңелең Рәмзия, Мөнир – Румия, Рамил – Венера, Рәшит – Гөлнара балалары белән.

* * *

Сәрия Хисаметдин кызы

Йосыповага!

Хөрмәтле дустыбыз! Без сине чын күңелдән олы юбилеең белән котлыйбыз. Аллаһы Тәгалә сине исәнлектән аермасын, җан тынычлыгы белән дөньяның саф һавасын сулап, тәмле ризыкларын татып, үз аякларың белән йөреп, байлыкта, муллыкта яшәргә язсын.

Бүген синең юбилеең,

Үткән гомерең ала зур бәя.

Яхшы билге куя тормыш үзе,

Хөрмәтебез сиңа күбәя.

Якты кояш һәрчак юлдаш

булсын,

Шатлык тоеп типсен йөрәгең.

Кайгы-хәсрәт сине читләп

үтсен,

Кабул булсын һәрбер теләгең.

Күңел күгең һәрчак аяз булсын,

Читләп үтсен сагыш-

борчулар,

Ныклы сәламәтлек юлдаш

булсын,

Аннан кадерлерәк нәрсә бар!?

Иң изге теләкләр белән дусларың-авылдашларың Зәкия, Венера, Бибинур, Нурия, Мөнирә, Зөлфия, Фәния, Бишкек шәһәреннән Мәрьям, Нурия, Тәнзилә, Наилә.

* * *

Похвистнево районы,

Мәчәләй авылы

Тәнзилә Әхмәдулла кызы Хәбибуллинага – 70 яшь!

Кадерле әниебез, яраткан әбием! Без сине ихлас күңелдән юбилеең белән тәбрик итәбез. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа нык исәнлек, җан тынычлыгы, хәерле озын гомер, чиксез шатлыклар һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Котлы булсын, әни, юбилеең!

Нурлы булсын һәрчак күзләрең.

Кайгы күрми, шатлык белән

үтсен синең килер көннәрең.

Син бит безгә һәрчак үрнәк,

һәрвакытта киңәш бирүче,

Күктә янган кояш кебек,

Йөрәк җылысы биреп торучы.

Изге теләкләр белән улың Раил, киленең Зөлфия, оныгың Динар.

* * *

Похвистнево районының

Мәчәләй авылында туып-үскән, хәзерге көндә

Подбельск авылында яшәүче Әлфия Әнис кызы

Ижедировага – 60 яшь!

Кадерлебез! Без сине истәлекле юбилеең белән котлыйбыз. Киләчәктә тормыш күгең аяз, гомерләрең озын булсын. Аллаһы Тәгалә кылган изгелекләреңне күреп, сиңа исәнлек-саулык, җан тынычлыгы һәм иман байлыгы насыйп итсен.

Гел шатланып яшә, хәсрәт

күрмә,

Тыныч булсын һәрчак күңелең.

Бәрәкәтле, матур тормыш

сиңа,

Кояшларга тиңе гомернең.

Изге теләкләр белән тормыш иптәшең Владик, әтиең Әнис, әниең Рауза, улларың Айрат, Марат, киленең Зөлфия, оныкларың Айрат, Булат, сеңелең Зөлфия, кода-кодагыйларың һәм барча туганнарың.

* * *

Кошки районы,

Иске Җүрәй авылы

Чәчәк Хәбулла кызы

Авдонинага – 65 яшь!

Кадерле әнием, яраткан әбием, туганыбыз! Сине чын күңелебездән юбилеең белән котлап, йөрәкләребездән чыккан иң изге теләкләребезне юллыйбыз. Авыр тормыш юлындагы барлык киртәләрне җиңеп, һәрвакыт нурлы, ачык йөзең белән каршы алып, кыен чакта юатканың, дөрес киңәшләрең өчен сиңа мең рәхмәт!

Һәр яңа көн бәхет алып

килсен,

Алсу таңнар күмсен

шатлыкка.

Яшәү дәрте янсын йөрәгеңдә

Картаерга бер дә ашыкма.

Озын гомер бирсен Хак Тәгалә,

Тыныч булсын һәрчак

җаннарың,

Кочак-кочак бетмәс

куанычлар,

Төяп килсен туар таңнарың.

Котлы булсын туган көнең,

Гел шатланып үтсен

көннәрең.

Сиңа сөенеч кенә китерсеннәр

Якыннарың, барлык дусларың.

Иң изге теләкләр белән улың Рамил, оныгың Айназ һәм барча туганнарың.

Просмотров: 761

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>