27 июль - Сәүдә хезмәткәрләре көне
Бүген шәһәрләрдә, район үзәкләрендә адым саен супермаркет. Авылда яшәүче халык та интекми, кайберләрендә хәтта берничә кибет халыкны кирәк-ярак белән тәэмин итеп тора. Похвистнево районының Яңа Мансур авылында, мәсәлән, алар дүртәү. Берсе район кулланучылар җәмгыяте (РайПО) булса, өчесен шушы авылда туып-үскән эшмәкәр Хәбибулла Казаков тота.
- Кибетебездә азык-төлек, көнкүреш товарлары сатыла. Аларның сыйфаты яхшы, бәяләре дә кыйбат түгел. Халык канәгать, — дип сөйли Хәбибулла әфәнденең бер кибетендә сатучы булып эшләүче Гөлбәһар Җөмаева.
Кибеткә кеше күп йөрүе товарга хаҗәт булудан. Алай да, сатучының да өлеше зурдан. Гөлбәһар ханым һәркемне ачык йөз, татлы сүз белән каршы ала, кирәк товарны табып бирә, булмаса, заказ бирергә онытмас өчен, дәфтәренә язып куя. Акчасы җитмәгән авылдашларына, “Пенсиягә кадәр биреп тор инде”, диючеләргә товарны бурычка да биреп тора. “Авылда ярдәмләшмичә яшәп булмый. Бурычка алучылар да мине уңайсыз хәлгә куйганнары юк, вәгъдә иткән вакытка акчаларын китереп түлиләр”, — дип сөйли сатучы. Өлгер, исәп-хисап ягыннан белемле, олыны — олы, кечене — кече итә белүче Гөлбәһар ханымны авылдашлары да, кибет хуҗасы да хөрмәт итә. Ул үзе Яңа Мансурда туып-үсмәсә дә, авылны, аның халкын яратып өлгергән.
Гөлбәһар ханым Төрекмәнстанның Мары шәһәрендә туып-үскән. Мәктәпне тәмамлагач, пешекче һөнәрен үзләштерә, буфетчылар курсларын тәмамлый һәм туңдырма сату кафесында буфетчы булып эшләп ала. Ә 1997 елда өч яшьлек улы Йосып белән әнисенең туган авылына — Яңа Мансурга кайтып төпләнәләр. Шушы авылда ул булачак тормыш иптәше Зариф белән таныша, һәм бераздан алар гаилә корып җибәрәләр. Гөлбәһар шул ук елны кибеткә сатучы булып урнаша һәм менә 22 ел инде шунда хезмәт куя.
- Әлбәттә, эшем җиңелләрдән түгел. Көнозын аяк өстендә, авыр тартмалар, шикәр комы, он тутырган капчыклар күтәрергә туры килә. Хәбибулла абый атнага дүрт тапкыр товар кайтара, аларны киштәләргә тезеп куярга, складка урнаштырырга кирәк. Шулай да, хезмәтемне яратам. Һәр авылдашның ихтыяҗларын белеп бетердем, кемгә нәрсә тәкъдим итәргә кирәген алдан күрәм.
Авылда кибеткә барып килү — үзенә күрә күңел ачу чарасы да бит, шуңа сатып алучылар кибеттән товар гына түгел, яхшы кәеф тә алып китсеннәр, дип тырышам.
Җәйге айларда халык аеруча күп була. Әле чыр-чу килеп балалар йөгерешеп керә дә кәнфит, чипсы, сок, лимонад кебек әйберләрне себереп ала, әле ялга кайткан яшьләр килә. Алар да товарларның төрлелеге, сыйфатыннан канәгать. “Шәһәрдән күтәреп йөрергә дә кирәк түгел, сездә җаның теләгән нәрсәне сатып алырга була”, — диләр. Авыл күчтәнәче дип, бездән ипи (аны Иске Әмәнәктән көн саен китереп торалар), бавырсак, хәләл колбаса алып китәләр, — дип сөйли Гөлбәһар апа.
Товарларның ассортименты чынлап та бай. Прәннек-кәнфит, җиләк-җимеш, балык һәм ит консервалары, ярмалар төрлелегеннән күзләр камаша. Киштәдә чәйнең генә дә 12 төрлесе тезеп куелган! Хәтта йорт товарлары – көнкүреш химия, савыт-саба, урын-җир комплектлары да сатыла. Кибет хуҗасы халык ихтыяҗларын беренче урынга куеп, азык-төлек продуктларының ассортиментын һәрвакыт төрләндереп тора.
- Хәбибулла Мөхлисулла улы 29 ел буе җирле мәктәптә химия дәресләре укытты. Ә лаеклы ялга чыккач, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлады. Ачык күңелле, эчкерсез кеше ул. Кирәк икән, әби-бабайларга товарны өйләренә дә илтеп бирә. Авылда төрле бәйрәмнәр уздырганда да ярдәмгә килә, — дип сөйләде авыл җирлеге башлыгы Ирек Газиев.
Ул Гөлбәһар ханым турында да бик җылы сүзләр әйтеп, аның эш урыны да, йорт-җире дә һәрвакыт тәртиптә булуын билгеләп үтте.
- Хуҗалыгыбыз әллә ни зур түгел инде, бакчабызда яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез, тавыклар тотабыз. Авыл җирендә ансыз булмый, — дип тыйнак кына елмая Гөлбәһар Мөхәммәт кызы. — Ә ирем аквариум балыклары, йорт күгәрченнәре үрчетү белән мавыга, йөзләп күгәрченебез бар.
Тормыш иптәше Зариф Себердә вахтада эшләгән чакта хуҗабикә бөтен йорт эшләрен үз җилкәсендә тарта. Балыклар да, күгәрченнәр дә аның карамагында. Похвистневода яшәүче улына кунакка барып килергә дә өлгерә. Йосып бүген үзе дә гаилә башлыгы, тормыш иптәше Асия белән әти-әнисенә өч онык бүләк иткәннәр. Алинә белән Амирә балалар бакчасына йөри, ә Сафиягә әле алты ай гына. “Оныкларымны күрүгә бөтен ару-талуларым эреп югала. Аллаһыга шөкер, үземне бик бәхетле кеше, дип саныйм. Яраткан ирем, балаларым бар, “әби-бабай” дип өзелеп торган оныкларым үсеп килә — хатын-кыз өчен тагын ни кирәк?
Ә хезмәтемә килгәндә, мин үземә башка һөнәр теләмәс идем, хезмәтемнән, сатып алучылар белән аралашудан тәм табып яшим”, — дип елмая Гөлбәһар Мөхәммәт кызы.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 912