Кара диңгез, ак дулкыннар

Лилия һәм Ринат ГАФИЯТУЛЛИННАР

Лилия һәм Ринат ГАФИЯТУЛЛИННАР

Җәй – иң яраткан, көтеп алынган ел фасылыдыр, мөгаен. Һәркем аның тәмен тоеп калырга, чираттагы ялын шушы айларга туры китерергә тырыша. Без газета укучыларыбыздан җәйге ялларын ничек үткәрүләре турында сораштык.

Нурия Хөсәенова,

Самара шәһәре:

- Ирем белән елына ике тапкыр санаторийда ял итәбез, дәваланабыз. Олы яшьтәге кеше сәламәтлеге өчен файдасы да зур, дөнья да күреп йөрергә мөмкин. Җәен дә, кышын да барабыз. Ноябрьдән апрельгә кадәр “Открытый юг” дип аталган программа буенча юлламалар ике тапкыр арзанрак. Гадәттә Кара диңгез буе шифаханәләренә, Кисловодск якларына барабыз, ә үткән елда Карелияне күреп кайттык. Анда “Марциальные воды” дип аталган 300 еллык тарихы булган санаторийда ял иттек. Быел исә Татарстанның “Крутушка” дип аталган ял йортына юллама алдык. Өч тапкыр ашау, комфортлы бүлмәдә яшәү һәм дәвалану икебезгә алтмыш мең сумга төшә. Бу артык кыйбат түгел, Самара шифаханәләрендә, мәсәлән, бер кеше өчен шул кадәр акча түләргә кирәк.  Свияжск шәһәр-утравына, изге Болгар җиренә экскурсиягә дә барырбыз, дип торабыз.

 

Гөлнур Рыбакова,

Придорожный бистәсе:

- Быел апам белән беренче тапкыр ял итәргә Төркиягә бардык. Кыйбатка төшмәсен өчен, интернет аша “горящая путевка”ларны күзәтеп торырга туры килде. Туристлык агентлыгында да арзанрак путевка сайларга ярдәм иттеләр. Шулай итеп, очкыч билетлары һәм 7 көн буе өч йолдызлы отельдә яшәү (аша-эчү белән бергә) бер кешегә 25 мең сумга  төште.

Без Кемер шәһәренең Бельдиби бистәсендә ял иттек. Июльдә анда бик кызу, июнь, август, яисә сентябрьдә һава температурасы артык югары түгел икән.

Безне Төркиянең тарихи урыннары кызыксындырды. Апам белән Анталиянең “Яшел үзән” (“Green Kanyon”) дип аталган бик матур табигать кочагында, башка истәлекле урыннарда булдык, көн саен диңгездә су кердек.

Төрек базары да үзенә күрә матур, истә калырлык урын. Арзан бәягә сыйфатлы кием-салым, күннән тегелгән аяк киемнәре сатып алдык.  Төрекләр сатулашканны ярата, беренче бәядән яхшы гына ташлама ясыйлар. Төп акча — лира, шулай ук доллар, евро, хәтта безнең сумнарны да алалар. Банк картасы белән дә түләргә була. Кибетләрдә төрле тәм-томнар, чәй белән сыйлыйлар. Гомумән, җирле халык ачык күңелле, кунакчыл, туристларны хөрмәт итүчән.

Күчтәнәчләргә, экскур­сия­ләргә түләгән, базарда калдырган (15 мең сумга якын) акчаларны һәм юллама бәясен санасаң, барлыгы 40 мең сумга якын акча туздырылган.

 

Лилия Гафиятуллина,

Отрадный шәһәре:

- Башка елларда Кара диң­гез буенда яисә Төркиядә ял итсәк, быел гаиләбез белән Кырымга барырга булдык. Яшәү өчен Коктебель бистәсен сайладык, чөнки аның тирә-ягы Кырым­ның иң матур җир­ләренең берсе булып санала. Шуңа алдан ук Коктебель­нең бер ку­нак­ха­нәсенә бронь­ алган идем.

Чынлап та, бистә Кара-Даг тыюлыгы, Клементьев тавы, “Алтын капка”, Хамелеон борыны (мыс), искиткеч матур яр буйлары һәм башка истәлекле урыннары белән хәйран калдырды. Ә күңел ачу өчен дельфинарий, аквапарк һәм төрле ял итү урыннары бар.

Үзебезнең машинада булгач, бөтен курорт шәһәрләрен әйләнеп чыктык, дисәм дә була. Ялтада танылган “Карлыгач оясы”  замогы белән хозурландык, Судакта Генуэз ныгытмасында булдык, ә Феодосия музейлар төрлелеге белән хәйран калдырды. Бер сүз белән әйткәндә, һәр шәһәрдә истәлекле урыннар, күңелдә матур хатирәләр калдырырлык искиткеч табигать почмак­лары бар. Кара диңгезнең шифалы һавасы, вак ташлы һәм комлы пляжлары, татлы җиләк-җимешләре ни тора! 

Ә менә акча ягыннан Кырымга баруыбыз кыйбатка төш­мәде, дип әйтер идем. Җи­де көнгә ирем белән икебезгә 43 мең сум акча тоттык.

Рәмзия Муллахмәтова,

Тольятти шәһәре:

- Укытучы буларак, җәен 56 көн ял итәм. Бөтен ялымны үземнең туган Яңа Ярмәк авылында  (Камышлы районы) уздырам. Ел буе шәһәр фатирында “бикләнеп” яткач, туганнарым, күрше-күләннәрем бе­лән аралашу да, бакчада “казыну” да җанга рәхәтлек өсти. Миңа шуннан да яхшырак ял юк!

Дөрес, һәр җәйне Казан­га курсташлар (мин Казан Федераль университетын тә­мам­ладым) белән очрашуга барам. Бервакыт гаиләбез белән ун көн Геленджикта ял итеп кайткан идек. Ә быел Чувашия Республикасының Яльчик районына барырга ниятлибез. Бик матур табигать почмагында урнашкан Чебоксар култыгын (залив), борынгы архитектура һәйкәлләрен күреп, бераз ял итеп кайтырбыз, дип чамалыйбыз.

Лилия һәм Ринат ГАФИЯТУЛЛИННАР

                              Лилия һәм Ринат ГАФИЯТУЛЛИННАР

Гөлнур РЫБАКОВА (сулда) һәм Гөлсия МАДЬЯРОВА

Гөлнур РЫБАКОВА (сулда) һәм Гөлсия МАДЬЯРОВА

Язманы Алия АРСЛАНОВА әзерләде.

«Бердәмлек»

 

 

Просмотров: 962

Комментирование запрещено