Кечкенә Бозбашның олы җанлы кешеләре

Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНАга гу¬бер¬натор бүләген Рафаэль БАҺА¬УТДИНОВ тапшыра.

Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНАга губернатор бүләген Рафаэль БАҺАУТДИНОВ тапшыра.

Үткән атнада Ка­мышлы районы, Бозбаш авы­лының 100 еллыгына багышланган Сабан туе уз­ды­рылды.

Иртән-иртүк авылдашларым Рәмзия һәм Мансур Әсәдуллиннар  мине Сабан туе аланына алып чыктылар. Урыны да матур — каеннар уратып алган аланда мәтрүшкәләр,  аллы-гөлле чәчәкләр хуш ис таратып утыралар.

Бозбашның 100 еллыгына багышланган Сабан туе бик матур узды.  Авылдашлар да, кунаклар да рәхәтләнеп концерт карадылар, биеделәр, җыр­лашып утырдылар, балалар милли уеннарда катнаштылар, ир-егетләр кө­рәштеләр, хатын-кыз­лар көянтә-чиләк бе­лән йө­герделәр, ә сәхнәдә Сама­ра­ның “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле, Камышлы районы үзешчәннәре чыгыш ясады. Бүләкләүләр дә күп булды. Миңа да, актив тормыш позициясендә торучы ин­­валид-колясочникка, өлкә фо­токүргәзмәсендә катнашкан өчен Рафаэль Баһаутдинов гу­бер­натор Дмит­рий Аза­ров­тан — III дәрәҗә дип­лом һәм чә­чәкләр, районның инвалидлар оешмасы җитәкчесе Зөл­фия Дәрҗеманова — урын-җир комплекты һәм савыт-саба, ә Камышлы районы ад­ми­ни­страциясенең мәдә­ният, спорт һәм яшьләр коми­теты җи­тәкчесе Резеда Төх­бәт­ши­наның кызы Альбина Шәй­дул­лина үз куллары белән ясалган зур роза чәчәге, светильник һәм башка бүләкләр тап­шырдылар. Яшермим, шундый зур бүләкләр күңелемә хуш килде.

Сабан туе — ул гаилә бәйрәме дә. Без туган-ту­ма­чалар белән аралашып, иптәшләр белән сөйләшеп, классташлар белән күрешеп, вакыт узганын сизми дә калдык. Авылыбызның йөз еллыгы уздырылу уңа­еннан шундый матур бәйрәм ясаган Камышлы районы администрациясе хез­мәткәрләренә, шәхсән Рафаэль Баһаутдиновка, Мин­заһит ага Сафинга, Рәфис ага Гыйззәтовка, Фәһим ага Нуруллинга, Фәһим ага Миневәлиевка, Булат ага Сәлаховка рәх­мәт­лә­ре­без­не әйтеп таралышкач, өйгә тиз генә кайтып җитә алмадым, авылдашларым Илфат һәм Гүзәлия Ша­кировлар безне кунакка алып керделәр. Төтен исе аңкып торган шашлык­лар, кайнар пылау ашап, үлән чәйләре белән сыйланып, рәхәтләнеп ял иткәннән соң гына шатлык тулы күңел белән өе­мә кайтып кердем. Ми­не шул ук Рәмзия белән Мансур абый илтеп куйдылар. Анда да өй тулы кунак икән – апайлар, җизниләр күтәреп алды, бүләкләремне кү­реп, минем белән бергә сөенделәр. Авыру сәбәпле әтием Сабан туена бара алмаган иде. Рәхмәт инде, Фә­һим абый Нуруллин аңа дигән күчтәнәчләрне китереп киткән, олы кешенең күңелен күргән.

Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНАга гу¬бер¬натор бүләген Рафаэль БАҺА¬УТДИНОВ тапшыра.

i6437GGTHiKPPSLU8J Бузбашевский сабантуй сабантуй 2019 сабантуй Бузбаш сабантуй

Кечкенә генә Бозбаш авылында яшәүче олы күңелле кешеләргә Аллаһының рәх­мәт­ләре яусын иде, авылыбыз бетмәсен, җирдә эшләп, шундый бәйрәмнәр үткәреп, гөрләп яшәсен иде.

Эльмира РӘХМӘТУЛЛИНА.

Бозбаш авылы, Камышлы районы.

«Бердәмлек»

Просмотров: 1055

Один комментарий