Изге Корбан гаете алдыннан Самараның Тарихи мәчете гөмбәзенә ярымай куелды.
Тантанага дин әһелләре, мәхәллә халкы, мәртәбәле кунаклар килгән иде. Мөселманнарны бу истәлекле вакыйга белән Самара өлкәсе мөселманнарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин котлады.
- Өлкәбездә яшәүче төрле милләт халыклары һәркайсы үз диненә табынып яшиләр. Без — мөселманнар, аларның диннәренә тигез карап, күршеләр белән дус яшәргә тиеш. Гасырлар аша килгән шушы кыйммәтләр — уртак горурлыгыбыз һәм байлыгыбыз булып тора. Киләчәктә дә шушы мөнәсәбәттә яшәп, үсеп килүче буыннарга да дуслык мирасын тапшырып калдырырга тиешбез.
Мәчетебез шушы җылы атмосферада төзелеп бетсен, халкыбызның борынгыдан килгән йолаларын, әдәп-әхлагын сакласын, нигезе нык булып, төрле милләт халыклары арасында татулык тудыруга үз өлешен кертсен иде, — дип изге теләкләр теләде мөфти һәм Аллаһы йортын төзүчеләргә, ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтләрен җиткерде.
Тарихи мәчетнең гөмбәзе алдан ук беркетелеп, япма белән каплап куелган иде. Япма төшерелгәнен халык, мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә, тәкбир әйтеп күзәтте. Ялтырап торган гөмбәз өстендә ярымай күренгәч, мөселманнар сөенү хисләрен яшермәделәр, сөбханалла диешеп, бер-берсен бу шатлыклы вакыйга белән котладылар.
Чарада Самара тарихчысы Шамил Галимов та бар иде. Без аңардан мәчет тарихын искә төшереп үтүен соралдык.
- Мәчет 1891 елда танылган татар сәнәгатьчесе һәм меценаты Сембер ягында гомер иткән Тимербулат Акчурин акчасына төзелгән. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында аңа манара һәм ярымай куелмыйча калган. Шуннан соң тагын ике (1903 һәм 1926 елларда) төзелеш проекты ясала, ләкин алар да төгәлләнмичә кала.
1932 елның февралендә, советлар хөкүмәте диннәрне кысрыклый башлагач, мәчет ябыла. Шул чорда дин әһелләренә каршы репрессияләр дә башлана. Куйбышев өлкәсенең авыл һәм шәһәрләре мәчетләрендә хезмәт итүче муллаларны һәм мөселманнарны бер-бер артлы кулга алалар, күпләрне атып үтерәләр. Шулар арасында Самараның танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Мортазин да була.
Шуннан соң мәчет бинасы шәһәр мәгариф бүлеге карамагына тапшырыла һәм биредә озак еллар 255 санлы балалар бакчасы эшләп тора, соңрак ул янгынга тарган кешеләр өчен торак фонды булып хезмәт итә.
Үзгәртеп кору чоры башланып, Россия Федерациясе президенты дин йортларын дингә ышанучыларга кайтару турында күрсәтмә чыгарганнан соң, 1994 елның 23 апрелендә, Алексей Толстой урамындагы мәчет Диния нәзарәтенә кайтарыла. Өлкә хөкүмәте һәм Самара шәһәре администрациясе ярдәме белән 2007 елда мәчеттә (бу вакытка аңа Тарихи мәчет исеме бирелгән була инде) төзекләндерү эшләре башлана, — дип сөйләде Шамил әфәнде.
Тарихи мәчет имамы Наил хәзрәт Биктаев та безнең әңгәмәгә кушылды:
- Советлар чорында бина танымаслык хәлгә килгән иде. Мәчет мөселманнарга тапшырылгач ук, уку бүлмәсе тәртипкә китерелде һәм иске шәһәрдә яшәүче халык намазга йөри башлады. Тора-бара мәҗлесләр, ислам дине буенча лекцияләр дә гамәлгә керде. Ә төзекләндерү эшләре һаман бара әле. Унике ел эчендә биредә бик зур эшләр башкарылды. Ә шулай да, гөмбәз һәм ярымай кую белән төзекләндерү эшләре тәмам, дип әйтә алмыйбыз. Җиң сызганып эшебезне дәвам итәргә кирәк. Өлкә хөкүмәте ярдәм итә, итүен. Тик ул гына аз. Иганәчеләребез дә санаулы гына. Алар болай да шәһәребездәге барлык дини һәм милли чараларны, бәйрәмнәрне уздыруда ярдәм итеп торалар. Бу изге гамәлгә бөтен мөселманнар да кушылса, эшләребез тизрәк барыр иде.
Бүген төп гөмбәзгә ярымай куелуы - күптән көтелгән, шатлыклы вакыйга. Ул кояшта ялтырап, нур сибеп, биредә мәчет булуын ерактан ук күрсәтеп, мөселманнарны Аллаһы йортына чакырып торачак, — дип сөйләде Наил хәзрәт.
Алия АРСЛАНОВА.
Просмотров: 1052