Тарихи мәчет өстендә ярымай балкый

Тарихи(4)Изге Корбан гаете алдыннан Самараның Тарихи мәчете гөмбәзенә ярымай куелды.

Тантанага дин әһелләре, мәхәллә халкы, мәртәбәле ку­наклар килгән иде. Мөсел­маннарны бу истәлекле вакыйга белән Самара өлкәсе мөсел­маннарының региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин котлады.

- Өлкәбездә яшәүче төрле милләт халыклары һәркайсы үз диненә табынып яшиләр. Без — мөселманнар, аларның дин­нә­ренә тигез карап, күр­­­шеләр белән дус яшәргә тиеш.  Гасырлар аша килгән шушы кыйм­­мәтләр — уртак горур­лыгы­быз һәм байлыгыбыз булып то­ра. Киләчәктә дә шушы мөнә­сә­бәттә яшәп, үсеп килүче буын­нарга да дуслык мирасын тап­шырып калдырырга тиеш­без.

Мәчетебез шушы җылы атмосферада төзелеп бетсен, халкыбызның борынгы­дан килгән йолаларын, әдәп-әхлагын сакласын, нигезе нык булып, төрле милләт ха­лыклары арасында татулык тудыруга үз өлешен кертсен иде, — дип изге теләкләр теләде мөфти һәм Аллаһы йор­тын төзүчеләргә,  ярдәм кулы сузу­чыларга рәхмәтләрен җит­керде.

Тарихи(4)

Тарихи мәчетнең гөмбәзе алдан ук беркетелеп, япма белән каплап куелган иде. Япма төшерелгәнен халык, мөфти Талип хәзрәт Яруллин җитәкчелегендә, тәкбир әйтеп күзәтте. Ялтырап торган гөмбәз өстендә ярымай күренгәч, мө­селманнар сөенү хислә­рен яшермәделәр, сөбханалла дие­­шеп, бер-берсен бу шатлык­лы вакыйга белән котладылар.

Чарада Самара тарихчысы Шамил Галимов та бар иде. Без аңардан мәчет тарихын искә төшереп үтүен соралдык.

- Мәчет 1891 елда танылган татар сәнәгатьчесе һәм меценаты Сембер ягында гомер иткән Тимербулат Акчурин акчасына төзелгән. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында аңа манара һәм ярымай куелмыйча калган. Шуннан соң тагын ике (1903 һәм 1926 елларда) төзелеш проекты ясала, ләкин алар да төгәлләнмичә кала.

1932 елның февралендә, советлар хөкүмәте диннәр­не кысрыклый башлагач, мә­чет ябыла. Шул чорда дин әһелләренә каршы ре­прес­сияләр дә башлана. Куйбышев өлкәсенең авыл һәм шәһәрләре мәчетләрендә хез­мәт итүче муллаларны һәм мөселманнарны бер-бер артлы кулга алалар, күпләрне атып үтерәләр. Шулар арасында Самараның танылган дин һәм җәмәгать эшлеклесе Фатыйх Мортазин да була.

Шуннан соң мәчет бинасы шәһәр мәгариф бүлеге карамагына тапшырыла һәм биредә озак еллар 255 санлы балалар бакчасы эшләп тора, соңрак ул янгынга тарган кешеләр өчен то­рак фонды булып хезмәт итә.

Үзгәртеп кору чоры башланып, Россия Федерациясе президенты дин йортларын дингә ышанучыларга кайтару турында күрсәтмә чыгарганнан соң, 1994 елның 23 апрелендә,  Алексей Толстой урамындагы мәчет Диния нәзарәтенә кайтарыла. Өлкә хөкүмәте һәм Самара шәһәре администрациясе ярдәме белән 2007 елда мәчеттә (бу вакытка аңа Тарихи мәчет исеме бирелгән була инде) төзекләндерү эш­ләре башлана, — дип сөйләде Шамил әфәнде.     

Тарихи мәчет имамы Наил хәзрәт Биктаев та безнең әңгәмәгә кушылды:

- Советлар чорында бина танымаслык хәлгә килгән иде. Мәчет мөселманнарга тапшырылгач ук, уку бүлмәсе тәртипкә  китерелде һәм иске шәһәрдә яшәүче халык намазга йөри башлады. Тора-бара мәҗлесләр, ислам дине буенча лекцияләр дә гамәлгә керде. Ә төзекләндерү эш­ләре һаман бара әле. Унике ел эчендә биредә бик зур эшләр башкарылды. Ә шулай да, гөмбәз һәм ярымай кую белән  төзекләндерү эшләре  тәмам, дип әйтә алмыйбыз. Җиң сызганып эшебезне дәвам итәргә кирәк.  Өлкә хөкүмәте ярдәм итә, итүен. Тик ул гына аз. Иганәчеләребез дә санаулы гына. Алар болай да шәһәребездәге барлык дини һәм милли чараларны, бәйрәмнәрне уздыруда яр­дәм итеп торалар. Бу изге гамәлгә бөтен мөселманнар да кушылса, эшләребез тизрәк барыр иде.

Бүген төп гөмбәзгә ярым­ай куелуы -  күптән көтелгән, шатлыклы вакыйга.  Ул кояшта ялтырап, нур сибеп, биредә мәчет булуын ерактан ук күрсәтеп, мөселманнарны Аллаһы йортына чакырып торачак, — дип сөйләде Наил хәзрәт.

Алия АРСЛАНОВА.

«Бердәмлек».

 

Просмотров: 1116

Комментирование запрещено